Барлык яңалыклар

«Ялгышырга хакыбыз юк»

Нинди генә оешманы алсак та, аның уңышлары бухгалтер хезмәте белән бәйле. Бу хезмәтнең никадәр тынгысыз, җаваплы булуын әлеге вазыйфаны башкарган кеше үзе генә аңлыйдыр.

«Ялгышырга хакыбыз юк»
«Ялгышырга хакыбыз юк»

Заман белән бергә яңа программаларда эшләргә өйрәнү, вакыт белән исәпләшмәү, төгәл, гадел, намуслы булу зур ихтыяр көче сорый торган хезмәт ул. Кыскасы, эшләре тавык та чүпләп бетермәслек аларның. Шулай да әлеге һөнәрне сайлаган кеше аннан гомере буе аерыла алмый. Тәтешле юл ремонтлау-төзү идарәсенең баш бухгалтеры Рәмзия Арасланова да нәкъ шундыйларның берсе.

Төгәл фәннәр, саннар дөньясын, бухгалтер һөнәрен яраткан Рәмзия Шәмсемөхәмәт кызы Башкорт дәүләт аграр университетының экономика факультетын уңышлы тәмамлап, 1996 елда «Тәтешле агросәнәгать энергиясе» оешмасында баш бухгалтер булып хезмәт юлын башлый. Бу оешма ябылгач, ул Тәтешле юл ремонтлау-төзү идарәсенә эшкә урнаша. Һәм менә 26 ел инде шушы оешманың  бухгалтерлык эшен җитәкли.

– Миңа идарәнең барлык үзгәреш кичергән вакытларын да күрергә туры килде. Бүген безнең идарәгә Балтач, Борай, Яңавыл, Калтасы, Краснокама районнары участоклары да карый. Шуңа бәйле рәвештә эш күләме дә артты. Ләкин зарланып утырырга вакыт юк. Хезмәттәшләремнең һәрберсе үз вазыйфаларын төгәл башкара, –ди Рәмзия Арасланова.

Тырышлык, логик һәм аналитик фикерләү, игътибарлылык һәм җаваплылык хисе кебек сыйфатларны үз һөнәре өчен иң әһәмиятлеләре дип билгеләп үтте баш бухгалтер.

Ул эшен яратып, бөтен күңелен биреп үти. Тормышта, коллективта туры сүзле, төгәл, җаваплы кеше. Һөнәре турында: «Минем һөнәрем – ул коры саннар гына санап утыру түгел, законнарны да яхшы белү кирәк. Төрле кешеләр белән дә аралашырга туры килә. Хезмәтеңне яратмасаң, бухгалтер булып эшләп булмый. Бухгалтерның ялгышырга, хата җибәрергә хакы юк. Отчет вакытларында эштән соң калып, ял көннәрендә дә эшләргә туры килә. Һәрвакыт коллегаларымның ярдәмнәрен тоям», – ди ул.

Рәмзия ханым яшь вакытыннан яңалыкка омтыла, һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшли, яңа программалар үзләштерә, замана белән бергә атлый. Компьютерлаштыруга карамастан, бухгалтерның эше җиңел түгел. Мобильлек, югары җаваплылык хисе һәм, әлбәттә, үз эшенә мәхәббәт куелган бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә аңа.

Төпле фикерле, тирән белемле Рәмзия Шәмсемөхәмәт кызы – хезмәт юлында төрле дәрәҗәдәге Почет грамотлары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән һөнәр иясе.

Шәхси тормышында ул гомерлек юлдашы Ирек Нурлыгаян улының таянычы, киңәшчесе, уллары Тимур, кызлары Альбинаның кадерле әнисе.

– Форсаттан файдаланып, финанс өлкәсендә эшләгән барлык хезмәттәшләремне hөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Эшләрегездә исәп-хисаплар дөрес барсын, отчётлар авырлыксыз тапшырылсын. Корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, ә хезмәтебездә яңа hөнәри уңышларга ирешүләребезне телим, – дип сүзен төгәлләде Рәмзия Арасланова.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: