Барлык яңалыклар

Яшьлек дәрте сүнмәс ханым

Заман нинди генә катлаулы тормыш сынаулары алдына китереп бастырмасын, дөньяга үз карашы булган булдыклылар анда югалып калмый.

Яшьлек дәрте сүнмәс ханым
Яшьлек дәрте сүнмәс ханым

Коллектив хуҗалык итү тәрбиясе алган кешеләргә тормыш авырлыкларын җиңү җиңелрәк. Мәмәтәй авылы мәдәният йорты җитәкчесе нәкъ шундыйларның берсе. Сүзем Гөлфирә Шәрифханова турында.

Аксәет авылында туып-үскән кыз Мәмәтәй егете Нәгыйм Шәрифханов белән чәчләрен-чәчкә бәйлиләр.Туры сүзле, гадел, таләпчән, шул ук вакытта кирәк чакта төпле киңәш бирергә, ярдәм кулы сузарга, авыр вакытларда кайгы-хәсрәтеңне уртаклашырга әзер булган ханымны авыл халкы ихтирам итә.

Гөлфирә Мулланур кызының тормыш юллары җиңелдән булмаса да, ул авырлыкларга баш ими. Өч баласының кадерле әнисе, биш оныгының яраткан дәү әнисе ул. Кайда гына хезмәт куйса да, һәр эшен җиренә җиткереп башкара.

Салават колхозы Ленин исемендәге колхоздан аерылып чыккач, 1988 елда Гөлфирә Шәрифханова зоотехник-селекционер булып эшли башлый. Токымчылык эшенең аксаганын күреп, ул Пермь өлкәсеннән токымлы башмаклар кайтаруга иреште. Колхоз алдынгылар рәтенә чыкты.

Күп еллар ябылып торган балалар бакчасын яңадан ачуда да аның өлеше гаять зур. Авыл Советы хакимияте, Мәмәтәй авылы халкы бакча мөдире вазыйфасын башкаруны да икеләнмичә аңа йөкләтте. 25 ел эшләү дәверендә ул җитәкләгән коллектив төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннарга, төрле наградаларга лаек булды, балалар бакчасы территориясен гөлбакчага, әкият дөньясына әйләндерде.

Хаклы ялда булуына карамастан, яшьлек дәрте ташып торган ханым бүгенге көндә авыл мәдәният йортын җитәкли. Һәр бәйрәм, һәм чараны оешканлык белән күңелле итеп үткәрә. Ул эшен авыл халкы белән уртак тел табып оештыра. Балалар, яшьләр һәм өлкәннәр өчен вокал, фольклор төркемнәре, «Оста куллар», җыр, бию түгәрәкләре эшли.

Агымдагы елда авылыбыз белән «Урындагы башлангычларны хуплау» программасында катнашабыз. Бу эштән дә уңган ханым читтә калмый. Бүлкайпан авыл Советы хакимияте белән берлектә үткәрелгән һәр чарага зур җаваплылык белән карап, аларны үткәрүдә башлап йөри. Гөлфирә Мулланур кызы кебек авылым дип яшәгән авылдашлар барда бу программада да җиңүгә ирешербез һәм балаларга уйнар, өлкәннәргә ял итәр өчен менә дигән парк булдырырбыз дигән ышанычтабыз. Аның зур дәрт, тырышлык белән мәдәният учагын саклап, эшләрен гөрләтеп алып баруы сокландыра. Киләчәктә дә эшләре уң булсын!

Разыя Әсхәбетдинова, Мәмәтәй авылы

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: