Барлык яңалыклар

Яшә җирдә эз калдырып…

Килешле кыяфәтле, зәвыклы киенгән, әдәпле, ышанычлы адымнар белән туры карап алга баручы укытучы образы турында күп язып була. Ә менә шушы образны тулысынча ачкан мөгаллимә белән әңгәмәләшү тагын да кызыклырак.

Яшә җирдә эз калдырып…
Яшә җирдә эз калдырып…

Сүзем 39 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, «РФ гомум мәгариф өлкәсенең почетлы хезмәткәре» исеменә лаек булган, БР Мәгариф министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнгән хезмәт ветераны, укытучы һәм остаз Миләүшә Сәйфегалиева турында.

– Мин Борай районы Иске Карагыш авылы кызы. Әти-әнием Бәһиҗәт Лотфулла кызы һәм Зөфәр Әгъләм улының алты балалы гаиләсендә тәрбияләндем. Әнием һөнәре буенча укытучы иде, татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирде. Әтием – сугыш ветераны, озак еллар авыл Советы рәисе булды. Кәшкәләү мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамладым. Авыл мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла иде. Әти-әнием, югары уку йортына керү өчен русча белем алырга кирәк, дип, 9-10-сыйныфка мине Борайның 1нче санлы мәктәбенә күчерделәр. Аны тәмамлагач, Бөре педагогия институтының физика-математика факультетында укып, һөнәр алдым. Юллама буенча Тәтешле районына җибәрделәр. Һәм шуннан бирле язмышым Тәтешле белән бәйле, – дип башлады сүзен Миләүшә Зөфәр кызы.

Районга килгәч, аны Бәдрәш урта мәктәбенә тәгаенлиләр. Монда ул  җиде ел хезмәт куя. Гомерлек яры Илдар Галихан улы белән дә алар шунда танышалар. Илдар Сәйфегалиев шушы ук мәктәптә физкультура дәресләрен укыта. Бер-берсен ошатып, бер ел дуслашып йөргәч, гаилә корып җибәрәләр.  Яшь гаилә Илдар Галихан улының туган авылы Иске Кайпанга кайтып төпләнә. 32 ел Иске Кайпан мәктәбендә балаларга физика һәм математика серләрен чишә Миләүшә Сәйфегалиева. Сигез ел мәктәп директоры булып эшләргә дә туры килә аңа. Коллегалары өчен абруйлы хезмәткәр, укучыларының яраткан остазы булу – аның өчен  зур мәртәбә.

Хаклы ялга чыккач та кул кушырып тик утырмый Миләүшә Зөфәр кызы. Кызы белән бергәләп Югары Тәтешледә балалар өчен «Лимпопо» күңел ачу үзәген ачалар. Ләкин, коронавирус пандемиясе башлану сәбәпле, үзәкнең эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булалар.

Тынгысыз ханымда үзенең балачак сәләтен – рәсем төшерүне камилләштерү теләге күптәннән яшәп килә. Ләкин хезмәт елларында моңа вакыты калмый: төрле планнар язу, дәрестән соң чаралар үткәрү, төрле түгәрәкләр алып бару бик күп вакытны ала. 2023 елда ул интернет челтәрләрендә «Арт-Матита» марафоны турындагы  игъланга тап була. Егор Матитаның «Нульдән карандаш белән реалистик рәсем» марафонында катнашып, графика буенча курсларга язылуга ирешә ул. Узган елның гыйнвар, февраль айларында курс биремнәрен үтәп чыга. Ә инде  4 июньнән 26 июльгә кадәр  Борайда «Танып-су» арт галереясендә Миләүшә Сәйфегалиеваның «Хатирәләр карый күзләргә» исемле шәхси күргәзмәсе үтә. Экспозициядә беренче тапкыр куелган биш дистәгә якын эш тәкъдим ителә. Бу – аның «Арт-Матит» рәсем мәктәбендә укыганда башкарган эшләре, гаилә фотоальбомыннан, сыйныфташларының портретлары.

– Рәсем эшләү сәләте миңа әниемнән бирелгәндер. Аның дәфтәр читенә карандаш яки ручка белән эшләнгән сурәтләрен күрә идем. Иркенләп утырып эшләргә вакыты булмагандыр, чөнки өйдә алты бала, мал-туар, мәктәп, җәмәгать эшләре берсе артыннан берсе тезелеп киткән бит. Институтта укыганда Салават абыем кебек карандаш белән портретлар ясау белән аз-маз мавыктым. Тулай торак бүлмәсендә үз кулларым белән ясалган Дин Рид портреты эленеп торды. Курсларда укый башлагач, онытылганнар искә төште, биремнәрне үтәү авыр булмады. Ришат Төхвәтуллинга портретын эшләп бүләк итү хыялын да чынга ашырырга насыйп булды. Алай гына да түгел, аның тормыш иптәше Алиянең да портретын эшләдем, – дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем.

Бәһиҗәт һәм Зөфәр Харисовлар гаиләсендә тәрбияләнгән балалар барысы да талант ияләре. Миләүшә ханымның абыйсы –  РФнең атказанган, Башкортстанның халык рәссамы Ринат Харисовны күпләребез белә. Икенче абыйсы Салават Харисов  үзлегеннән нота грамотасын үзләштереп, көйләр яза башлый. Гитарада уйнап, җырларын сәхнәләрдә башкара, конкурсларда җинү яулый. Кызганычка каршы, юл һәләкәтендә вафат була. Ул автор-башкаручы буларак халык хәтерендә яши. Аның җырларын борайлылар әле дә яратып башкара. Бер энесе Айрат Харисов – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, тальян-гармуннар ясау остасы. Ул Татарстанның 100 еллыгына йөз тальян эшләгән. Икенче энесе Илгиз Борай район мәдәният бүлеген җитәкли, рәссам. Илгиз Зөфәр улыюгары категорияле сынлы сәнгать укытучысы, хезмәт ветераны, «РФ гомум мәгариф өлкәсенең почетлы хезмәткәре» дигән югары исеме бар. Апасы Зилә – югары категорияле инглиз теле укытучысы, «Укытучы-методист», хезмэт ветераны. Ирешкән унышлары өчен РСФСР Мәгариф министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнгән, «РСФСР мәгариф отличнигы» дигән мактаулы исемгә лаек булган. Озак еллар дәвамында Кәшкәләү авыл клубында агитбригада җитәкчесе, драма коллективы режиссеры була, пьесаларда төп рольләрне башкара. Ул җитәкләгән драма коллективы төрле конкурс-фестивальләрдә призлы урыннар яулый. Зилә Зөфәр кызы шулай ук сценарийлар да яза. Район мәгариф бүлеге үткәргән шәҗәрә конкурсларында, авыл мәдәният йортлары арасында оештырылган фольклор бәйгеләрендә ул әзерләгән сценарийлар һәрвакыт җинүчеләр рәтендә була.

Гаиләсендә дә бәхетле Миләүшә ханым. Тормыш иптәше Илдар Галихан улы белән алма кебек ике бала үстергәннәр, аларга югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Кызлары Гүзәл районның «Мир добра» үзәген җитәкли, уллары Наил «Сельхозтехника» предприятиесе директоры. Миләүшә һәм Илдар Сәйфегалиевлар  бүгенге көндә өч оныкның яраткан дәү әнисе һәм дәү әтисе.

Хаклы ялдагы хөрмәтле укытучының гаиләсе матур, тормышы түгәрәк. Яраткан шөгыленә бар күңелен салып, балалар игелеген, кадер-хөрмәтен күреп, кадерле оныкларын сөеп гомер итә ул.

Гәзит укучыларыбызга 2 мартта район мәдәният сараенда Миләүшә Сәйфегаливаның «Яшә җирдә эз калдырып» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылуы турында да хәбәр итәсем килә.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: