Барлык яңалыклар

Синең белән бергә кавыштырган Язмышыма чиксез рәхмәтем

Эльза белән Маратны язмыш юллары Кодаш авылында очраштырды. Йөзләреннән елмаю китмәгән Эльза һәм Марат Арслановларның туйларында әле генә биеп йөргән идек. Гомерләр сизелми дә үтте. Алар бүген күп балалы әти-әни, районыбызның күркәм гаиләләренең берсе һәм тормышта үз урыннарын тапкан намуслы хезмәткәрләр.

Синең белән бергә кавыштырган  Язмышыма чиксез рәхмәтем
Синең белән бергә кавыштырган Язмышыма чиксез рәхмәтем

Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди халык. Эльза Зыянтдинова бу елларда мәдәният техникумын тәмамлап кайтып, мәдәни ял үзәгендә балалар белән эшли иде. Мин аны художество җитәкчесе итеп Кодаш мәдәният йортына чакырдым. Азалия исемле ялгыз әбигә фатирга керде, икесе бик килешеп яшәделәр. Авыл җирендә яшь чибәр кызга күз атучылар да булды, әлбәттә. Әмма клуб эшендә актив катнашып, театр-да уйнап, кулыннан килгәнчә булышып йөргән Маратны сайлады ул. Ә егет исә апасына кунакка килгән иде. Бу тыныч холыклы, мөлаем егетне барыбыз да яраттык. Ул инде армия сафларында хезмәт итеп, һөнәр үзләштергән ныкча гәүдәле җиткән егет. Яшьләр ял көннәрендә парлашып чаңгыда йөриләр, бәйрәмгә әзерләнә башласак, Марат ярдәмгә килә.
Ямьле май бәйрәмнәрен уздыргач, өйләнешергә хәер-фатыйха сорап, Эльзаның әти-әнисе яшәгән Беләш авылына юл алды алар.
Шулай матур итеп гаилә корып җибәрде Арслановлар. Гөрләтеп туйлар ясап, 2006 елда яшь гаилә Пермь шәһәренә күченеп китте. Мәхәббәт җимешләре булып уллары Максим дөньяга килде. Эльза да, Марат та авылда чишмә сулары эчеп, кырларда җиләк җыеп, печән чабып үскәннәр. Шәһәр тормышын яратып бетерми алар, күңелләре авылга тарта. Ике ел үтүгә кирегә Тәтешлегә кайтып урнаша алар. Үз көчләре белән күркәм йорт тергезеп чыгалар. Яңа өйне котлап, уллары Руслан һәм кызлары Ирина дөньяга аваз сала. Ялгыз вакытларында кышларын чаңгыда йөрергә, табигать кочагында ял итәргә яраткан Арслановларның матур мәшәкатьләре арта. Берсен балалар бакчасына, икенчесен мәктәпкә озатырга, өченчесен йокысы туйганчы йоклатып, уйнатырга, тәрбияләргә кирәк.
Шулай, гомер сизелми генә үтә дә китә. Быел кызлары Ирина 1нче сыйныфны, ә абыйсы Максим 1нче курсны уңышлы тәмамлады. Шушы вакыт эчендә Эльза белән Марат та читтән торып югары белем алырга өлгерде. Үз тырышлыгы белән гади водительдән следовательгә кадәр күтәрелде Марат Әдип улы. Намуслы хезмәте өчен БР Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Эчке эшләр хезмәте лейтенанты өч тапкыр «За отличие в службе» медале белән бүләкләнә. Хезмәт баскычларыннан күтәрелеп, эшендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән ир-атны Бәләбәй шәһәре эчке эшләр бүлегенә тыл начальнигы вазыйфасына чакыралар. Ир кайда, хатын шунда – Арслановлар ике ел дәвамында читтә яшәп кайта.
Узган ел исә гаилә башлыгы лаеклы ялга чыкты. Әмма кул кушырып утырыр вакыт түгел: балаларны укытып, аякка бастырыга кирәк. Марат водитель булып М-12 юл төзелешенә эшкә урнашкан.
Эльза Мәзһәт кызы исә ярты тормышын мәдәнияткә багышлаган режиссер, читтән торып ВЭГУда менеджмент һөнәрен үзләштергән. Ул инде методист булып та, үзен оештыручы итеп тә, биюче итеп тә таныткан хезмәткәр. Әлеге көндә «Умырзая» фольклор төркеме җитәкчесе.
Район һәм республика конкурс-фестивальләрендә призлы урыннар яулый алар. Бу җиңүләр аның талымсыз хезмәт җимешләре. Хезмәттәшләре арасында абруйлы яхшы дус һәм сердәш ул, кыскасы, мәдәни мохиттә үз кеше булып өлгергән Эльза Арсланова.
«Үз йортыбыз булгач, кош-корт та карыйсы килә, Марат бал кортлары тотарга хыяллана. Улларыбыз икесе дә компьютер технологияләре белән кызыксына. Руслан да абыйсы кебек программист булырга хыяллана. Хәзерге тормышта кирәк һөнәр, без аларны хуплыйбыз. Максим әле 1нче курсны тәмамлады, мәктәптәге кебек анда да спорт белән шөгыльләнә, волейбол командасы әгъзасы. Марат яшьтән үзе дә, район эчке эшләр хезмәтендә дә гел спорт белән шөгыльләнде. Турникта күтәрелә, шашка, шахмат ярышларына йөри. Күз тимәсен, йорт җирендә барсын да үз куллары белән башкара», – ди Эльза Мәзһәт кызы.
Матур, тату гаилә. Яшьтән яратышып, гомерлеккә бергә булырга сүз бирешкән сөйгән ярың белән балалар тәрбияләп, туган ягыңда гомер кичерү – зур бәхет ул.

Автор Фәрзәнә Исмәгыйлева

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: