Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
9 октябрь 2024, 15:46

Тормыш сукмаклары борма-борма...

Шунда тормышка чыгып, бер кыз, бер улга гомер бирә Лилия. Бер болганмый су да тынмый, ди халык.

Тормыш сукмаклары борма-борма...
Тормыш сукмаклары борма-борма...

1 октябрь – Өлкәннәр көне

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Лилия Әмир кызы Биҗ авылында дөньяга килгән. Ул Йосып мәктәбенә йөреп укыды һәм югары сыйныфка Аксәет мәктәбенә барды. Шул елларда гаиләләре Аксәеткә барып төпләнә. Шунда тормышка чыгып, бер кыз, бер улга гомер бирә Лилия.

Бер болганмый су да тынмый, ди халык. Гаилә тормышы таркалып, озак кына ялгыз яшәгәннән соң, Кашкак егете Шамил Самат улы белән кавышалар. Лилия авыл кибетендә сатучы булып эшләде. Бер очрашуда тормыш иптәшенең фаҗигале үлеме турында елый-елый сөйләгән иде. Сынау артыннан сынау үтте Лилия гаилә тормышында. Әмма дөньяга тудырган ике баласын кадерләп үстерергә көч тапты. Кызы Ләйсән кияүгә чыгып, авылда төпләнде. Кияве Филүс белән әниләрен ярдәмнәреннән калдырмыйлар.

Ә улы Илнар тормышын хәрби хезмәткә багышлаган ир-ат. Бәләкәй чагыннан җырларга ярата, мәктәп елларында Әнзирә Ханова җитәкчелегендәге баян классына йөреп, гармунда, баянда, үзаллы гитарада уйнарга өйрәнә. Бәләкәйдән шофер булырга хыяллана ул. Өлгергәнлек аттестаты алгач, Куедада водитель һөнәрен үзләштерә. Аннан армия сафларына баса, анда ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Шунда ук контракт төзеп, хәрби хезмәттә кала да инде. Быел хәрби хезмәтенә 25 ел тулып узган. Әни, борчылма, бик озакка учениега китәбез, үзем шалтыратырмын, дип кисәтеп куя ул әнисен.

 «Светлый шәһәрендә гаилә корды, өч бала атасы булды быел улым. Үзе махсус хәрби операциядә катнашып йөри. Кызым белән бала тудыру йортыннан киленебезне, оныгыбызны каршы алырга бардык. Әни, улыбызга дәү әтинең исемен кушсак, рөхсәтме, дип сорады Илнар улым. Балага Әмир, дип исем куштылар. Өлкән оныгым Данилгә 13 яшь. Әтиең кебек музыкант булырсың әле, дим. Юк, мин дә әтием кебек хәрби булам, ди ул. Оксана киленнең дәү әтисе Бөек Ватан сугышы герое булуы белән дә горурланып үсә алар. Илнар апрель аенда ялга кайтып китте. Бар нәрсәне дә тыныч кабул итегез, беркайчан да паникага бирелмәгез, дип әйтеп тора улым. Аятел Көрси догасының яртысын аңа язып җибәрдем, яртысы үземдә калды, кайткач бергә кушып укырга өметләндереп тора. Берүк балакайларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар», – ди яугир анасы Лилия. Аның исәнлегенә корбан чалдырып, белгән догаларын укып, теләкләрен теләп яши газиз ана.

Тормыш иптәше Шамил үлгәч, Лилия Аксәеткә кире кайтып, иске генә йорт алып чыга. Ялгыз калган кайнатасын да үзе белән алып килә, тәрбияләп карый.

«Әлеге сайлауларга килергә эндәшүче булмагач, «Килен, әллә мине үлгән дип уйлап, сайлауга чакырмыйлармы? Бөтен күрше-тирә сайлап кайтты инде. Кайда әле костюмымны кидер, барып үз тавышымны биреп кайтыйм. Менә сиңа, онытканнардыр шул», – дип сөйләнеп, сайлау комиссиясе әгъзаларының өйгә килүен дә көтмичә таягына сузылды әткәй. 98 яшен тутырды бит инде кайнатам, әле үз акылында: күзләре күрә, колаклары ишетә, үткән гомерен көне-сәгате белән хәтерли ул. Бүгенге көндә юанычым, иптәшем, сердәшем ул минем. Сайлауга алып бардым, йөреп кайткач, кош тоткандай сөенгәнен күрсәгез әткәйнең, яшәреп киткәндәй булды. Кеше арасына чыгасы, сөйләшәсе килә аның да. Ямансулап ятмасын, дип, вак-төяк эш тә кушам. Үзем «Диләфрүз» түгәрәге кызлары белән скандинав йөрешенә чыгып киткәндә балан тәлгәшләре биреп куйган идем, тазартып куйган. Гомере генә булсын. Әле гәзит укырга да өлгерә. Килен, менә шуны язганнар, тыңла әле, дип сөйләп тә күрсәтергә иренми. Үткән елларда бигрәк күп итеп гәзит-журналлар яздыра иде. Быел барысына да язылмадың, килен, дип канәгатьсезлеген белдереп куя», – дип сөйләп үтте Лилия Әмир кызы.

Үзе әтисез үскәнгәме, кайнатасын бик якын итеп тәрбияләп карый Лилия. «Читтә биш балам бар, хәл белгәннәре дә юк, бәлки 100 яшькә кайтырлар әле», – ди 98 яшьлек Самат Нурислам улы. Олы кешенең кызык вә кызганыч хәлләре күп була.

Тыңлаучы барда сөйләп калырга кирәк, дигәндәй, үткән тормышын хәтеренә төшерде ул. «Бабай, яхшы саклангансыз, аракы эчеп, тәмәке тартып йөрмәгәнсездер», – дим. «Әйе, кызым, теләсә кайчан рюмка күтәреп эчеп йөргәнем булмады, ә тәмәкене ташлавымның сәбәбе бал кортлары булды, – дип сөйләп китте ул. – Яшь чакта башыма бер күч бал корты килеп сарыды. Табиблар, бу хәлләрдән соң Самат үләр инде, шулкадәр корт чаккан кеше исән калмый, дип кайтып киттеләр. Ә мин исән калдым, башым, битем тулган ай кебек ялтырап йөрде беравык. Шул хәлдән соң тәмәке тартасым килмәде».

Килен белән кайнатаның Аксәеткә күченеп кайтуларына быел җиде ел тулып узган. Яннарында гына яңа йорт тергезеп баралар. Инде идән, түшәмнәре дә әзер. Акрынлап аткарып чыгарбыз, Аллаһ бирсә, ди алар.

Авырлыкларны күтәрер көч табып яши ачык йөзле, киң күңелле якташым. Әйе, Лилия Мөхәмәтнурова улын яуга озаткан ана буларак: «Без барсына да түзәбез, иң мөһиме илләр тыныч, балалар исән-сау булсын», – дигән теләктә яши.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: