Барлык яңалыклар

Хезмәткә багышланган гомер

Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган шәхесләр зур хөрмәткә лаек.

Хезмәткә багышланган гомер
Хезмәткә багышланган гомер

Ахирәтебез Роза Мәгасумова да шундыйларның берсе.

Роза Шулганда гомер итүче Хәнифә һәм Рәфкать Сарабаевлар гаиләсендә дөньяга килә. Аңа 40 көнлек вакытта Сарабаевлар Югары Тәтешлегә күченә. 1нче мәктәпне уңышлы тәмамлаган кыз, Дуван авыл хуҗалыгы техникумында укып, агроном белгечлеге ала. Хезмәт юлы район орлыкчылык инспекциясендә башлана Роза Рәфкать кызының. Максатчан, белемгә омтылучы кыз бухгалтер-икътисадчы һөнәрен дә үзләштерә. Тырышлыгын күреп, район җитәкчелеге аны район киночелтәрләре җитәкчесе итеп тәгаенли. Менә шушы вакытта кирәк була аңа бухгалтер-икътисадчы белгечлеге. Роза ханым ныкышмалылыгы, бердәм коллектив туплавы белән район киночелтәрләрен алдынгылар рәтенә чыгаруга ирешә. Коллективы да аны аңлап, һәр сүзенә колак салып хезмәт куя. Районда ул вакытта 70тән артык кинокорылма исәпләнә. Аларда кино күрсәтү дәрәҗәсе яхшыра, кино караучылар саны артканнан-арта бара. Ярышларда җиңү яулап, район киночелтәрләре күчмә Кызыл Байракны берничә ел үз кулында ныклы тота. «Азамат улым район үзәгендәге сеансның беткәнен көтеп тора. Велосипедына утырып, кинолентаны якын-тирә авылларга алып китә. Үзе генә түгел, ярдәмгә дуслары да килә иде. Менә шулай кино күрсәтү планын үти идек», – дип искә ала ул елларны Роза Мәгасумова.

Илдәге 1990 еллардагы үзгәрешләр, икътисади хәлләр Розаны да читләп үтми: ул эшкуарлык белән шөгыльләнә башлый. «Башыңа төшсә, башмакчы буласың», – ди халык мәкале. Роза Рәфкать кызы да тормышын алга алып бару, балаларын үстерү өчен тырыша. Өстәвенә төзи башлаган ике катлы йортның да эшләрен тәмамларга кирәк була.

2002 елда район кулланучылар җәмгыяте җитәкчелеге үзенең бар белемен куеп, хезмәтен намус белән башкарган Роза Рәфкать кызын төзелеп кенә килгән «Очрашу» юл буе кафесына мөдир итеп билгели. Мөдир кафены җиһазлау, кадрлар туплау, аларны эш нечкәлекләренә өйрәтүгә бар күңелен сала. Төрле кичәләр, туйлар, юбилейлар шаулап үтә «Очрашу»да. Алар хезмәтләндергән клиентларның рәхмәте исә Роза Мәгасумова җитәкчелек иткән коллектив өчен иң зур бүләк була.

Район кулланучылар җәмгыяте аны икмәк комбинатына җитәкче итеп тәгаенләп тә ялгышмый. Монда да Роза Мәгасумова бар булмышын салып хезмәт куя, комбинат ирешкән уңышларда аның роле бик зур. «Хезмәт юлымда төрле җитәкче һәм коллективлар белән эшләргә насыйп булды. Бергә эшләгән хезмәттәшләремә, җитәкчеләремә чиксез рәхмәтлемен. Аллаһга шөкер, һәрвакыт бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшләдек», – дип уртаклаша хатирәләре белән Роза Рәфкать кызы.

Кайда гына хезмәт куйса да, эшен ул бик яратып, теләп башкара. Шуңа да «Русия кулланучылар кооперациясендә намуслы хезмәте өчен» билгесе, «Башкортстан Республикасы төзелүгә 100 ел» юбилей медале, республика (Башпотребсоюз) һәм район кулланучылар җәмгыятләренең күпсанлы Мактау грамоталарына ия була.

Барлык хатын-кызлар кебек үк, эш һәм гаилә мәшәкатьләре белән кайнап яши ул. Өч баласына тиешле тәрбия һәм белем биреп, олы тормыш юлына басарга ярдәм итә. Улы Азамат гаиләсе белән озак еллар Себер якларында яшәгәннән соң, Казанга күченеп кайтты. Ә кызлары Ләйсән һәм Эльза туган авылларында төпләнде. Алты оныгы һәм оныкчыгының уңышларына сөенеп, аларны изге догаларыннан ташламый Роза дустыбыз.

Бүгенге көндә дә актив тормыш белән яши Русия Федерациясенең хезмәт ветераны. Гәзит-журналлар укый, телевизор-радио тыңлый, гомумән, илдәге яңалыклар белән хәбәрдар булып тора. Уразалар тота, тәһлилләр әйтә, догалар укый. Махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан яугирләргә шәхсән үзе бәйләгән оекбашлар биреп җибәрә ахирәтебез. Гуманитар ярдәм җыюдан да читтә калмый, кулыннан килгәнчә үз өлешен кертә.

Шушы көннәрдә Роза Рәфкать кызы 75 яшьлек гомер бәйрәмен билгели. Хөрмәтле дустыбыз! Чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез! Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балалар һәм  онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: