Кашкакта гомер итүче Муллаян Таҗетдинов өчен дә тормыш шундый көтелмәгән борылыш әзерли: 1993 елдан бирле ул 1нче группа инвалид кызы Гөлзиләне тәрбияли.
Муллаян ага Кашкак авылында яшәүче Миңнеҗәмига һәм Минхаҗетдин Таҗетдиновлар гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылы мәктәбен тәмамлый, Прогресс (Яңавыл районы) һөнәрчелек училищесында белем ала, Бөредә шоферлар курсын тәмамлый. Туган ил алдындагы изге бурычын Оренбург өлкәсендә үти.
– Армиядән кайткач, кайдадыр читкә китеп хезмәт салу планнары зурдан иде. Ләкин әти-әниемнең «Без сине шуның өчен үстердек мени?» дигән сүзләренә каршы килеп булмады. Ата-ана хакын хаклау безнең буын өчен изге иде бит. Менә шулай минем язмыш хәл ителде, – дип искә алды ул елларны Муллаян Минхаҗетдин улы.
Аның тормыш юлы туган авылы, туган колхозы белән бәйле. Бар хезмәт юлы механизатор булып эшләүгә багышланган. Нинди генә техника да хезмәт куйса да, кушылганны намус белән җиренә җиткереп башкара ул.
– Авыл хуҗалыгының барлык тармагында да эшләдем: техникасын да йөгәнләдем, бригадир да булдым, – ди әңгәмәдәшем.
1976 елда Яңавыл районы Тау авылы сылуы Рәмилә Рәхимҗан кызы белән гаилә учагын тергезә алар. Гаиләдә бер-бер артлы уллары Рөстәм, кызлары Гөлзилә туа. Балаларның уңышларына сөенеп, булганына шөкер итеп тормыш көткәндә кызлары авырый башлый. Сабый бала гомерлеккә инвалид кала. Бәла ялгызы гына йөрми, ди халык. 2007 елда Муллаян аганың тормыш иптәше Рәмилә апа да инсультан соң тәрбиягә мохтаҗ була. 15 ел аны да тиешенчә тәрбияләп, ике ел элек соңгы юлга озата бу изге җанлы абый. Үткән елда улы Рөстәм гаиләсенә дә күтәрә алмаслык кара кайгы килә – юл фаҗигасендә кызлары, Муллаян аганың оныгы һәлак була.
– Бу сынаулар Аллаһтан бирелгән. Яратканыма бирермен, дигән бит Раббыбыз. Аллаһка шөкер, улым, киленем, күршеләр, авылдашлар ярдәмнәреннән ташламый. Иң зур рәхмәтем ут күршеләрем Мөхтәбәровларга, бигрәк тә Ленизага. Форсаттан файдаланып, Крупская җәмгыятенең элекке рәисе Фаил Нургалиевка да олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Кайчан, нинди ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәм дә, бер тапкыр да кире какмады, – ди Муллаян Минхаҗетдин улы.
Гөлзилә һәр көн, һәр сәгать әтисе ярдәменә мохтаҗ. Муллаян абый кайдадыр китсә, ихатага чыкса да ул аны тәрәзәдән карап көтә. Алар инде бер-берсен сүзсез дә аңлашырга өйрәнгән. Безнең әңгәмәбез вакытында да ул кухнядан чыгып, әтисе кырына килеп, аны биленнән кочаклап утырды.
Инвалид кешене карау – бик җаваплы эш, аны һәркем дә булдыра алмый. Бигрәк тә ир-атлар мондый сынаулар алдында тиз бирешүчән. Ә Муллаян Таҗетдинов көчле рухлы, бернигә дә карамастан, һәр яңа туган көннең кадерен белеп, сөенеп яшәүче кеше. Ул безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Өстәге шигырь юлларында әйтелгәнчә, тормыш куйган сынаулар алдында баш имичә, намусына тугры булып яши мәкаләм герое.
Сәламәтлекләре чикләнгәннәргә ярдәм кулы сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.