Тәтешледә гомер итүче Муллагаян Хәмидуллин әнә шул һөнәрне гомерлек юлдашы итә.
Аук-Бүләктә туган Муллагаян Муллаян улының балачагы җиңелдән булмый. Бик иртә хезмәт тәмен тоярга туры килә аңа. Әнисенең кул арасына бик иртә кереп, яшьли генә тормыш арбасына җигелеп, авыл җирендәге күпсанлы көндәлек мәшәкатьләрне башкарып үсә ул. Эштә чыныккан егетнең белем алу теләге бик зур була. Югары Тәтешле 1нче мәктәбендә яхшы билгеләргә генә өлгәшкән Муллагаян ага Чиләбе авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру институтын да уңышлы тәмамлый.
Хезмәт юлын Казахстанның Тургай өлкәсе Октябрь районы авыл хуҗалыгы идарәсендә башлап җибәрә яшь белгеч. Ләкин туган якның тарту көче, туган җиргә хезмәт итү теләге көчле була. Ике елдан соң туган «Октябрь» колхозына кайтып, баш инженер булып эшли башлый Муллагаян Хәмидуллин.
Тырыш, эшен яратып, җиренә җиткереп башкарган белгечне район җитәкчелеге тиз күреп ала. Аны «Райсельхозтехника» предприятиесенең линия-монтаж участогы җитәкчесе итеп тәгаенлиләр. Биредә ике дистә елга якын хезмәт итү дәверендә Муллагаян Муллаян улы үзен инициативалы инженер, оста оештыручы буларак күрсәтә.
Муллагаян ага җитәкләгән коллектив күп кенә рационализаторлык тәкъдимнәре дә кертә һәм фермалардагы кул көче таләп иткән байтак эшләрне механикалаштыруга күп көч сала.
– «Лентяй Муллагаян участогы» дип ирештерәләр иде безнең участокны(кыскача ЛМУ дип атала иде). Район хуҗалыкларының терлекчелек фермаларында тирес түгү, су белән тәэмин итү системаларын, саву аппаратларын монтажлау – болар барысы да ЛМУ хезмәткәрләре тырышлыгы белән башкарылды. Иң беренчеләрдән башлап Әмиров исемендәге колхоз фермаларын механикалаштырдык. Һәр колхозга сыерларның җиленнәренә массаж ясый торган унар җайланма урнаштырдык Сиксәненче еллар ахырына саву аппаратлары фермаларда гына түгел, җәйге лагерьларда да кертелде. Кул белән саву үткәндә калды. Берничә фермада сөтүткәргечләр дә эшләдек, – дип искә алды ул елларны әңгәмәдәшем.
Муллагаян Хәмидуллин инициативасы белән районда сыер саву аппаратларын техник хезмәтләндерү цехы ачыла, технолог вазыйфасы булдырыла. Ул шушы цехны кирәкле җиһазлар белән комплектлый, шулай ук ике автомобиль бүлеп бирүгә дә ирешә: фермалардан ремонт һәм хезмәтләндерү өчен аппаратларны үзләре барып алалар, үзләре илтеп бирәләр. «Барысын да үзебезнең көч белән өмәләр эшләп булдырдык. Белорусиядән кайткан җиһазларны яңадан үзебезгә яраклаштырып урнаштырдык», – ди ул.
Районда газлаштыру башлангач, ЛМУ бу эшләргә дә күчә. Ә бу эшләргә лицензия алуның нәрсә икәнен җитәкче генә белә: бу газ үткәрү буенча өйрәтелгән кадрлар, сертификацияләнгән җиһазлар, материаллар һәм башкалар, һәм башкалар.
Тәтешле ПМКсы җәмгыятенә җылылык челтәре һәм су белән тәэмин итү буенча инженер вазыйфасына билгеләнгәч тә тәҗрибәле белгеч үз эшен нәтиҗәле оештыра. Җәмгыять җитәкчелеге аның хезмәтен һәрчак югары бәяли. Районның инженер-техник хезмәткәрләре арасында да абруе зур була. Муллагаян Муллаян улының югары һөнәри осталыгы һәм нәтиҗәле хезмәте бик күп Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнә. Алар арасында БР Төзелеш министрлыгы, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлекләренең өлкә комитеты тарафыннан тапшырылганнарын иң кадерле ядкәрь итеп саклый ул.
Авылдашы, Аук-Бүләк кызы Римма Әдеһәм кызы белән менә дигән гаилә корып, мул һәм җитеш тормышта бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Ул үз гаиләсе өчен – ныклы таяныч. Уллары Илфат та әтисе белем алган югары уку йортын тәмамлый, гаиләсе белән Уфада төпләнгән. Кызлары Алия югары белемле педагог, гаиләле, Нефтекамада яши. Римма ханым һәм Муллагаян ага биш оныкларының яраткан дәү әни-дәү әтисе.
Тырышкан тапкан, ташка кадак каккан, ди халык мәкале. Муллагаян Хәмидуллин да нәкъ шундыйларның берсе. Шуңа күрә аны уңыш та, бәхет тә урап узмый.