Филкат ага Мөслимә һәм Сабирҗан Яруллиннарның ишле гаиләсендә туып үсә. Гәрәбаш сигезьеллык мәктәбендә белем ала егет. Хезмәт юлын Шулганда киномеханик булып башлый. Армия хезмәтен Мәскәү шәһәрендә үтә. 1975 елның көзендә яңадан шушы эшенә тотына Филкат Сабирҗан улы. Күрше Гәрәбаштан бер ел Шулганга йөреп эшли ул. Шунда булачак тормыш иптәше Элиза Фатыйх кызын очрата. Яшьләр 1976 елда тормыш корып, бер сукмактан атлап китә. Шулганда төпләнеп, тормыш көтә алар. Шул дәвердән алып 42 ел гомерен Шулган авылы халкына кино күрсәтүгә багышлый Филкат Яруллин.
– Киноленталарны Күрдемнән ат белән алып кайтам. Кышкы, язгы юлсыз вакытта тасмаларны ташу җиңел түгел иде. Барып кайтканчы көн үтә дә китә. Ә мондый «сәяхәтләрне» көн саен диярлек эшләргә туры килде. Куелган планны һәрвакыт үтәп бардым. Һинд киноларын аеруча яратып карый иде тамашачы, –дип искә алды ул елларны әңгәмәдәшем.
Киномеханикның уңышка ирешүенең сәбәпләре гади була: ул үз эшен һәм тамашачыларын ярата. Филкат Сабирҗан улы даими рәвештә сеансларга йөрүче халык саны арттыру өчен көрәшә. Ул киноленталарны китереп биргәннәрен көтеп утырмыйча, аларны ничек булса да тизрәк алып кайтып, халык өчен киносеанслар үткәрү теләге белән янып эшли. Шул еллар эчендә аның ничә километр кинопленка әйләндергәнен, шулганлылар өчен ничә фильм күрсәтүен санап бетергесез.
Теләсә нинди хезмәт җаваплылык, игътибар таләп итә, ә менә киномеханик эшендә бик яхшы физик әзерлек тә кирәк икән, чөнки бер бобина 10 килограмм чамасы авырлыкта булган.
– Җәйге айларда Крупская исемендәге колхозда эшләргә дә өлгерде, хуҗалыгыбыздагы ир-ат эшен дә җиренә җиткереп вакытында башкарырга вакыт тапты, – дип сүзгә кушылды Филкат аганың тормыш иптәше Элиза Фатыйх кызы. – Икәүләп кино күрсәткән чакларны сагынып искә алырга гына калды инде. Мин киносеансларга билет сатам, ул күрсәтә. Өйдә өч бала үзләре генә кала, алар өчен дә борчылам. Аллаһка шөкер, булсын дип тырышып эшләгәч, нәтиҗәләр дә сөенерлек иде.
Элиза апа Госстрахта иминият агенты булып хезмәт кую белән беррәттән Филкат ага белән бергә авылдашларына кино аша мәдәни тәрбия бирүгә үз өлешен кертә.
Тырыш хезмәте өчеен Филкат Яруллин РФ хезмәт ветераны исеменә лаек була. Гаилә архивында бихисап Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм «1975 елгы социалистик ярышта җиңүче» медале кадерләп саклана.
Яруллиннар гаиләсендә ике ул, бер үсә. Руслан, Илнур, Илнарага тәрбия һәм белем биреп, олы тормышка басарга ярдәм итә Элиза апа һәм Филкат абый. Бүген балалары үзаллы тормыш көтә, тырыш хезмәт сала. Дүрт оныкларының яраткан дәү әни-дәү әтисе булып, аларның уңышларына сөенеп гомер кичерә алар.
Вакыт уза. Хәзер, интернет ярдәмендә, киноны бөтен җирдә дә карарга мөмкин: өйдә, транспортта, паркта, кафеда, – гомумән, теләсә кайда. Ләкин барлык авылдашлар бергә җыелган, киномеханиклар авылда мәдәниятне алга алып баручылар булган чорны искә төшерү бик күңелле. Ә безгә үз һөнәренә һәрвакыт тугры калган киномеханикларга бары тик рәхмәтләребезне генә белдерәсе кала.