Барлык яңалыклар

Булдыклы гаилә – авыл бизәге

Гаилә – күп милләтле дәүләтебезнең нигезе, ышанычлы тыл һәм таяныч. Бүген гаиләдә өч сабый икән, күп санала. Ә Аксәеттә яшәүче Рәфидә һәм Ринат Хәтмуллиннар гаиләсендә алар бишәү. Бу гаиләне шаулап, яфрак ярып утырган агачка тиңлисе килә. Бүгенге язмабыз алар турында.

Булдыклы гаилә – авыл бизәге
Булдыклы гаилә – авыл бизәге

Гаилә башлыгы Ринат Илмәт авылында Инзилә һәм Финат Хәтмуллиннар гаиләсендә дөньга аваз сала. Кечкенәдән шук, тиктормас малай булып үсә ул. Аксәет урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Пермь крае Куеда поселогында механизаторлыкка укый, аннары ерак Хабаровск өлкәсендә армия сафларында хезмәт итеп кайта. Кайту белән җиң сызганып эшкә тотына яшь егет. Хезмәт юлын район кулланучылар җәмгыятендә башлый Ринат Финат улы. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы производствосында армый-талмый хезмәт куя. Бүгенге көндә ул – Әмиров АПКсының иң яхшы механизаторларының берсе. 2024 елгы җитештерү эшчәнлеге йомгаклары буенча район ярышында «Һөнәре буенча иң яхшы» дип танылган Ринат.

– Ринат Хәтмуллин – бик намуслы, җаваплы эшче, – ди хуҗалык җитәкчесе Азат Ханов аның турында. – Нинди генә авырлык килеп туса да, аңа ышанып була. Ул малчылык тармагында да, кыр эшләрендә дә алыштыргысыз кеше. Кышын фермада, иртә яздан кара көзгәчә басучылыкта намуслы хезмәт итә.

Рәфидә Фәйзулла кызы тумышы белән Краснокама районы Саузбаш авылы кызы. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама шәһәренең күп профильле колледжында бизәү эшләре остасы һөнәрен үзләштерә. Аксәеткә бертуган апасына кунакка килгәч таныша ул булачак тормыш иптәше Ринат белән. 2003 елда яшьләр чәчләрен чәчкә бәйләп, матур гаилә кора. Яшь килен Әмиров АПКсының малчылык тармагында эшли башлый. Гаиләгә шатлык һәм бәхет өстәп, бер-бер артлы балалары Регина, Ранис, Ралина, Рамиль һәм Розалина туа. 2017 елда аның иңнәренә Аксәет фермасында хисапчы вазыйфасы башкару йөкләтелә. Әйтергә кирәк, үз бурычларын Рәфидә Фәйзулла кызы җиренә җиткереп башкара. 2016 елда Рәфидә Хәтмуллина «Ана даны» медаленә лаек була.

– Тормыш иптәшем Ринат белән гаилә төзеп яши башлаганыбызга 20 елдан артык вакыт узып та киткән. Мин биш бала әнисе. Кызмы ул, малаймы – аерма юк, һәркайсы газиз, һәрберсенең дөньяга килүе зур шатлык. Иң мөһиме – исән-сау гына булсыннар, – ди Рәфидә ханым.

– Ринат та күп балага шатмы? – дип сорыйбыз хуҗабикәдән.

– Сөенеп туя алмый, балаларны бик ярата. Һәр бала үз ризыгы белән туа, саулык булсын, һәммәсен аякка бастырырбыз, ди. Регина, Ранис, Ралина Нефтекама күп профильле колледжын тәмамладылар. Ранис улыбыз Себер якларында эшләп йөри. Кызыбыз Ралина үткән елның ямьле җәендә Кодаш егете Фәдис Йосыпов белән кавышты. Рамил улыбыз Аксәет мәктәбенең 9нчы сыйныфында белем ала, төпчегебез Розалина – 5 нче сыйныф укучысы. Бертуган булсалар да, алар бер-берсенә охшамаган, холыклары да төрле. Ләкин һәрберсе изге күңелле һәм тәртипле. Күп балалы гаилә булырбыз дип, уйламаган да идем, ләкин мин Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтлемен. Күп балалы булу авыр түгел, рәхәт кенә. Ишле гаиләдә балаларның хезмәт сөючән, бер-берсенә ярдәмчел, тәртипле булып үсүләре күптән сыналган, – дип сөйли Рәфидә.

Күп балалы гаилә тормыш авырлыкларына бер дә зарланмый. Алар хәләл малны тир түгеп табып, булганына шөкер итеп, барлыкта-муллыкта яшиләр. Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап, гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, биш балаларына кадерле әти белән әни. Авыл җирендә төп таяныч үз көчеңә генә… Тырышкан кеше барын да булдыра. Ә бу гаилә бар яктан да булдыклы.

Автор: Сирена Рахимьянова
Читайте нас