

Безгә Аксәеттә яшәүче Рәхимә әби Туктамышева һәм Самат бабай Нурисламовлар белән якыннан танышу бәхете тиде. Бер гасырлык гомер юлы узган Ак бабай һәм Ак әбинең гыйбрәт итеп сөйләрлек, киңәш бирерлек сүзләре бик күп.
Район гәзитен күзлексез укып утырган ачык йөзле бабакайны 100 яшен тутырган дип кем әйтер?! Күзендә нур, йөзендә самими елмаю балкыган Самат Нурислам улын күргәч тә, үзенә «Чибәр бабай» дип эндәшәсе килде. Аның шулай безне ихлас куанып каршы алуы, «Район гәзитен гомер буе яратып укыдым, балакайларым!» – дигән сүзләрен ишетү, үзен әллә кайчаннан белгәндәй, тагын да якынайтып җибәрде.
100 ел элек, 1926 елның 1 апрелендә, Кашкак авылында гомере илебез тарихы белән үрелеп барган малай туа. Әнисе Дөрри, әтисе Нурислам аңа Самат дип исем куша. Исеме җисеменә туры килә. Гарәп телендә бу исем мәңгелек, тотрыклы, нык дигәнне аңлата.
Ачлы-туклы узган балачак, ир баланың җилкәсенә төшкән авыр хезмәт, сугыш еллары, үзәккә үткән ачлык, югалту, кайгылар... Нинди генә чаклары булмагандыр гомер юлында. Көчле рухлы, уңган, җитез, кирәк чакта усал да була белгән Самат Нурислам улы авырлыкларга һич тә бирешмәгән.
Бар гомерен туган авылы, Крупская хуҗалыгына багышлый ул.
– Күрмәгәннәр калмады инде, балакайлар. Ачлыгын да, ялангачлыгын да үткәрдек. Сугыш башлангач, авылда картлар белән бала-чагалар гына калды. Нинди эш кушалар, көч җитәме-юкмы, барысын да башкардык. Күрдемнән ат белән ягулык ташыдык. Йоклап ятмадым, барасы җиргә иртә белән чыгып китәм дә, башкалардан алдарак кайтам. Колхоз эшеннән тизрәк бушагач, йорттагы эшләрне башкарырга вакыт күбрәк кала иде. Гомер буе тик торырга яратмадым, авыр эштән куркып тормадым. Өйдә дә, колхозда да җиң сызганып эшләдем. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит, – дип хатирәләре белән бүлеште үрнәк булырлык озын, матур тормыш юлы үткән бабай.
Нинди генә авыр вакытлар булса да, яшьлек үзенекен итә. Яшьләр җыелышып клубка чыга, җырлый-бииләр, танышып кавышалар. Самат Нурисламов та Рәвия Салихҗан кызы белән гаилә корып, алты балага гомер бүләк итәләр. 9 оныгы һәм 15 оныкчыгының кадерле дәү әтисе ул. Бүгенге көндә йөзьяшәр бабакай килене Лилия Мөхәмәтнурова тәрбиясендә яши.
– Киленем бигрәк уңган, акыллы. Улым вафат булгач, туган авылына кире кайтырга булды. Мин синнән калмыйм, килен, мине синең кебек беркем дә тәрбияләмәс дип, аның белән бергә Аксәеткә күчендем. Аллаһка шөкер, бер авыр сүзен ишеткәнем, караңгы йөзен күргәнем юк. Ходай сәламәтлектән аермасын, балаларыннан изгелек күреп, минем кебек кадер-хөрмәттә генә яшәсен. Бик канәгать мин, рәхәт тормышта яшибез бит. Мәрхүм булган әткәй-әнкәем, абыемны бүгенгә көнгә кире кайтару мөмкинлеге булса, алар шул гомер эчендәге үзгәрешләрне күреп, без җирдәге җәннәткә эләктек, дип әйтер иде. Чыннан да, яшәү шундый матур бит, – ди зарлануны белмәс бабаебыз.
Язмаларны күзлексез укыган, заманнан һич тә калышырга теләмәүче Самат бабайның акылы камил һәм хәтере яхшы, зиһене сокланырлык. 100 яшеңдә дә аяк-кулларың йөреп, акылың аек, зиһенең төгәл булганда, чыннан да, нигә зарланып торырга соң әле?!
– Район гәзитен көтеп алып, һәр язманы укып барам. Туган авылым, аның кешеләре, язгы чәчү, урып-җыю чорында басудагы эшләр турында укырга яратам. Катлаулы хезмәтегездә уңышлар телим, укучыларыгыз күп булсын! – дип теләкләрен җиткерде районыбызның хөрмәтле йөзьяшәре.
Самат бабай белән 105 яшьлек юбилеена кадәр дип саубуллаштык.
Рәхимә әби Туктамышева да күптән түгел үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы бер гасырлык гомерендә бик күп авырлыкларны күргән Рәхимә әби дә тормышыннан зарланмый.
Рәхимә Газиз кызы 1926 елның 5 маенда Пермь крае Барда районы Усть-Ашап авылында туа. Ул чордагы барлык авырлыкларны үз иңнәрендә күтәрә. Абыйлары Мазһар, Фоат эш, ашарга эзләп Кодашка киләләр. Авылда аларга Кордонда урнашкан леспромхозны өйрәтеп җибәрәләр. Үзләре эшкә урнашкач, әниләре Әминә, сеңелләре Рәхимә һәм Кәсибәне чанага утыртып, Кордонга алып киләләр. Менә шулай безнең якларда гомерлеккә торып кала Рәхимә әби. Бөек Ватан сугышы елларында укытучылар җитмәү сәбәпле, аны башлангыч сыйныфларны укытырга куялар. Үзе дә укучы гына булса да, кушканны җиренә җиткереп үти яшь кыз. Укытучы һөнәренә мәхәббәт менә шулай яралгандыр инде. 1947 елда ул читтән торып Краснокама районы Краснохолмск педагогия училищесын тәмамлый, соңыннан исә Бөре педагогия институтында белем ала.
Тормыш иптәше, Артавыл егете Шәйхинур Закиров белән алар укытучылар конференциясендә таныша. Мәхәббәтле ике йөрәк кавышып, матур гаилә коралар. Шәйхинур Гыйльмулла улы Әмиров исемендәге колхоз рәисе, Аксәет авыл Советы биләмәсе башлыгы булып эшли. Кызганычка каршы 2013 елда вафат була. Гаиләдә дүрт кыз үсә. Аларның барысына да белем һәм тәрбия биреп, олы тормышка аяк басарга ярдәм итә ата-ана. Кызлары да үзләре кебек тырыш, эшсөяр булып үсә. Бүгенге көндә Рәхимә әби онык-оныкчыклары өчен яраткан дәү әни.
Бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Рәхимә Тутамышева Бүлкайпан, Аксәет мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып хезмәт салып, хаклы ялга чыга.
Рәхимә Газиз кызы – РСФСР халык мәгарифе отличнигы, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен», 1941-1945 еллардагы Бөек Җиңү хөрмәтенә юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Кызлары Рәхимә әбине сабый бала кебек тәрбияли.
– Әни һәрвакыт изге күңелле, олы йөрәкле булды. Без аның кеше белән сүзгә килгәнен хәтерләмибез, шуңа күрә күршеләр белән дә бик тату тордык. Эшләп яшәсәң, тормышта бар да була, ди ул. Безне дә шулай өйрәтеп үстерде, рәхмәт аңа.
Әниебез рәсем төшерергә бик оста булды. Советлар Союзы вакытында авыл Советында, колхозларда ялкауларны, эчкән кешеләрне карикатурага төшереп куялар иде бит. Әниемә бу эшне дә башкарырга туры килде. Төнлә карикатураны эшли дә, кеше күрмәгәндә генә чыгарып элә, – дип истәлекләре белән бүлеште Эльза ханым.
– Оста тегүче дә иде ул. Сабантуйларга дүртебезгә дә күлмәкләр тегеп кидерә иде. 1966 елда кызларга чыгарылыш кичәсенә барысына бер төрле күлмәкләр теккәне бүгенгедәй күз алдымда, – дип сүзгә кушылды Лениза Шәйхинур кызы.
Рәхимә әби Туктамышеваның яшьләргә иң зур теләге – тормышта бернинди дә начар юлга басмыйча, кеше булып калсыннар һәм беркайчан да үз диннәреннән, үз илләреннән, үз халкыннан ваз кичмәсеннәр.
Без Рәхимә әби һәм Самат бабайның тыныч картлыгына, чиста-пөхтә йорт-җирләренә, иң мөһиме – аларга карата булган кадер-хөрмәткә куанып кайттык.