Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
7 ноябрь 2022, 11:24

Ихтирамлы авыл старостасы

 – Авыл халкын оештыру җиңел түгел, чөнки бүген һәркем үзе турында күбрәк уйлый, җәмәгать эшләрендә катнашырга бик ашкынып тормый. Үз мисалың белән халыкны кыймылдатырга кирәк, юкса авыл юкка чыгачак. Староста итеп сайлап куелгансың икән, димәк, авыл халкы сиңа ышана, син аларның һәрберсе өчен җаваплысың, – ди Фәнис Сабирҗан улы.

Ихтирамлы авыл старостасы
Ихтирамлы авыл старостасы

Авыл халкы өчен иң якын җитәкче кем дип уйлыйсыз? Авыл старостасы, әлбәттә. Ә яхшы староста-ул авылның тоткасы. Аларсыз туры килә. Алар җирле хакимиятнең беренче ярдәмчеләре, авыл проблемаларының уртасында кайнаучылар. Авылдашлары өчен старосталар коммунальщиклар да, социаль хезмәткәр дә, психолог та. Һәм болар барысы да җәмәгать башлангычларында.

Туган авылы Вязовканың һәр почмагын белә Фәнис Вәлинуров. Шушында туып-үскән өчен генә түгел, ул – авыл старостасы.

 – Авыл халкын оештыру җиңел түгел, чөнки бүген һәркем үзе турында күбрәк уйлый, җәмәгать эшләрендә катнашырга бик ашкынып тормый. Үз мисалың белән халыкны кыймылдатырга кирәк, юкса авыл юкка чыгачак. Староста итеп сайлап куелгансың икән, димәк, авыл халкы сиңа ышана, син аларның һәрберсе өчен җаваплысың, – ди Фәнис Сабирҗан улы.

Фәнис бик иртә әтисез кала. Гаиләдә биш бала үсә алар. Дөнья йөген тартырга кечкенәдән өйрәнеп, тормышка әзер булып үсә ул. Бигәнәй урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1985 елда, туган колхозында хезмәт биографиясе башлана аның: тракторчы, комсомол оешмасы секретаре, профком рәисе, хуҗалык рәисе урынбасары, бригадир. Нинди генә эшне башкарса да, һәрвакыт төгәл, җиренә җиткереп үти.

 –Халыктан башка староста үзе генә әллә нәрсәләр башкара алмый. Быел авылыбызның 100 еллык юбилеен үткәрдек. Шушы уңайдан җиләк-җимеш бакчасы утырттык. Елына ике-өч тапкыр урамнарны, йорт тирәләрен, зиратларны тәртипкә китерү, агач утырту буенча өмәләр оештырабыз. Шунысы куанычлы: әйткәнне дә көтми, үз белдекләре белән эшләүчеләр артканнан арта. Авыл Советы биләмәсе, авылдашлар ярдәме белән спорт мәйданчыгының читәне яңартылды. Авыл халкын оештырып җибәрү генә кирәк, акчасы да җыела, эше дә эшләнә, – дип сүзен дәвам итте Фәнис Сабирҗан улы. – Фәнил Нуриәхмәтов, Аркадий Дәүләтхановның кайчан мөрәҗәгать итсәң дә кире какканнары юк. Өлкән яшьтәге Иван Гәрәев, Дилми Хәспетдинов исә төпле киңәшләре белән ярдәм итәләр.

Авыл старостасы бүгенге көн белән генә яшәми. Балаларның, яшьләрнең киләчәге өчен дә борчыла ул. Авылда яшьләрнең калмавы, мәктәпнең ябылуы да борчуга сала аны.

-Балалар өчен ял итү мәйданчыгы булдыру, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә обелиск төзү – алдагы көнгә планнарыбыз шундый, – дип фикерләре белән  уртаклашты староста.

Фәнис Сабирҗан улы тормыш иптәше Ульяна Шәйхулла кызы белән матур гаилә корып, ике балага гомер бүләк иткәннәр. Кызлары Диана-эшкуарлык белән шөгыльләнсә, уллары Ранис Тәтешле электр челтәрләрендә хезмәт сала.

Авыл старостасы һәркем өчен үрнәк булырга тиеш. Фәнис Вәлинуров та шундый. Аның актив тормыш позициясе  тик мактауга гына лаек. Ә аның үзе өчен иң зур бүләк – туган авылындагы тынычлык, татулык һәм уңайлылык.

-

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: