Чиксез басу-кырларны эшкәрткән, ашлык чәчкән, хуҗалык малларына азык хәзерләгән, уңыш җыйган механизаторларга көчле техника ышанып тапшырыла. Авылда механизатор һәрвакыт абруйлы һөнәрләрнең берсе булып санала.
Уңыш үстереп алыр өчен туган җирне ярату гына түгел, ә техниканы да биш бармагың кебек белергә кирәк. Карл Маркс АПКсы механизаторы Илһам Бәкиров шундыйларның берсе. Аның әтисе Рәвил ага да гомер буе шушы хуҗалыкта тракторчы булып тир түккән. Кечкенәдән үк Илһам әтисенә трактор ремонтлашырга булышып, үзе дә руль артына утырып үсә. Шуннан башлап аңа «техника җене» кагыла да инде. Аңа гына түгел, энеләре дә шофер һөнәрен сайлый.
Күрдем урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул туган колхозына эшкә килә. Баштагы мәлләрне тәҗрибәле механизатор Фирдәвес Даһиев белән бергә эшли. Ул әле булса остазын бары җылы сүзләр белән генә искә ала. 1984-1987 елларда колхоз юлламасы буенча Дуван авыл хуҗалыгы техникумында зоотехник һөнәрен үзләштерә. Белгечлеге буенча колхозда эшли башлый. Ләкин техникага булган кызыксыну көчлерәк була – Илһам Бәкиров яңадан «тимер атын» йөгәнли. «Иртә яздан кышка кадәр киеренке чор башлана, – дип сөйли ул. – Авыр табигать шартларында эшләргә туры килә. Эсседә кабинада түзәрлек булмый тынчу. Ләкин һәр минуты кадерле чорда мондый уңайсызлыкларга игътибар итмәскә тырышам. Эш вакытында техника сынатмасын өчен, аны һәрвакыт карап, тикшереп торам. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп сөенү – үзе бер бәхет».
Язын тәҗрибәле механизаторга басуларга орлык чәчү эшен ышанып тапшырсалар, азык хәзерләү кампаниясендә исә «Полесье» комбайнында эшли. Басуларны туңга сөрүдән дә читә калмый ул. Кышын фермада тирес чыгару, азык кертү кебек эшләрне башкара. Хезмәтнең сыйфаты һәм вакыты эш башкаручының осталыгы һәм намуслылыгыннан тора, ә Илһам абыйда боларның барысы да бар.
Илһам Бәкировның 40 еллык хезмәт стажының 36 елдан артыгы техника руле артында үткән. Тәҗрибәле механизатор яшьләргә эш үзенчәлекләре белән теләп уртаклаша, төпле киңәшләрен бирә, кирәк чакта ярдәм кулы суза.
Карл Маркс АПКсында ул ихтирамлы механизатор. Хуҗалык җитәкчелеге дә, коллегалары да аның турында бары тик уңай фикердә. Тынгысыз тырыш хезмәте өчен бик күп Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Мәкалә героем тормыш иптәше Зөлбәйзә Ясәви кызы белән ихата тутырып мал-туар тота, кош-корт асрыйлар. 30 елдан артык бер сукмактан атлап, өч кызга гомер бүләк итеп, биш оныкларының яраткан дәү әни-дәү әтисе алар.
Механизаторлар – җирне кадерләп үстерүче, соңгы бөртегенә кадәр уңыш җыеп алучы, безне туендыручы һәм шуңа да җәмгыятьтә аларга тиешле караш булуы мөһим.