Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
12 декабрь 2022, 15:25

Сыйныфыбыз горурлыгы

Бүген нефть өлкәсендә эшләүче хатын-кыз гадәти күренеш, ләкин каска кигән хатын-кызның назлы йөзен күреп, гаҗәпләнүдән туктамыйсың: ничек итеп ирләр белән беррәттән, нәфис затлар туган якта нефть чыгаруга бәяләп бетергесез өлеш кертә?

Сыйныфыбыз горурлыгы
Сыйныфыбыз горурлыгы

Эх, гомер дигәнең,

Уза да китә икән.

Шул гомернең «почмагында»

 Бер мизгел кала икән.

Әйе, кеше гомерендә онытылмас мизгелләр бик күп була. Шуларның берсе - мәктәп еллары хатирәләре.  Кеше тормышында аерылышу һәм очрашулар һәрвакыт чиратлашып тора. Аерылышу күпме сагышлырак булса, очрашуы шул хәтле куанычлы. Бергә укыган сабакташлар белән очрашу аеруча куанычлы була. Күптән түгел миңа да бергә укыган сабакташларым белән очрашу насыйп булды. Зөбәрҗәт Муллагалиеваның гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбиллеенда сыйныфташ кызлар белән очрашып, хатирәләрне тагын бер тапкыр яңарттык без. Нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшләүче ахирәтебез безне очраштырып, күңелләребездә тагын да якты истәлекләр  калдырды.

Бүген нефть өлкәсендә эшләүче хатын-кыз гадәти күренеш, ләкин каска кигән хатын-кызның назлы йөзен күреп, гаҗәпләнүдән туктамыйсың: ничек итеп ирләр белән беррәттән, нәфис затлар туган якта нефть чыгаруга бәяләп бетергесез өлеш кертә?

Зөбәрҗәт тумышы белән Күрдемнеке. Гаиләдә алар дүрт бала үстеләр – ул иң өлкәне. Бәләкәйдән үк тиктормас, кызыксынучан бу кыз мәктәптә укыганда ук мотоцикл йөртергә өйрәнеп, барыбызны да аптыраткан иде. Чөнки 80 елларда әле мондый күренеш сирәк иде. Ә хәзер исә ул 22 ел стажы булган  шофер да. Күрдем урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зөбәрҗәт Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында укып бухгалтер белгечлегенә ия була. Карл Маркс исемендәге хуҗалыкта  алты ел бухгалтер булып эшләгәннән соң, 1997 елда  ул Краснохолм нефть һәм газ чыгару идарәсенең 4нче промыселендә нефть һәм газ чыгару буенча оператор  булып эшли башлый. Ул көннәрдән башлап чирек гасыр вакыт үткән. Бу  25 ел кышкы салкында да, җәйге эсседә дә, язгы-көзге пычракларда да Югары Тәтешле-Күрдем арасын үтү, үзеңә йөкләтелгән скважиналарны, кустларны карап-тикшереп чыгу, алар урнашкан территорияне чисталыкта, тәртиптә тоту, ремонт-буяу эшләрен башкару, тиешле документларны тутыру дигән сүз. Ә бит скважиналар теләсә кайда урнашкан. Кайсыларына машина белән барып булса, кайсыларына җәяүләп яки чаңгы белән барырга кирәк. Өстәвенә, урман эчендә булса, ерткыч җәнлекләр белән очрашу ихтималлыгы да бар. Хатын-кыз дип бернинди дә ташламалар бирелми, ир-атлар белән бер рәттән җиң сызганып эшли ул. Ничек кенә булмасын, Зөбәрҗәт Риф кызы хезмәтен һәрвакыт җиренә җиткереп башкара, куелган бурычларны төгәл үти. Шуңа күрә аның эше һәрчак мактаулы, коллегаларына үрнәк булып тора. Хәзер инде ул үз тәҗрибәсе үрнәгендә яшьләрне теләп эшкә өйрәтә, аларга төпле киңәшләрен бирә, кирәк чакта ярдәм кулы суза. Коллективта аны олысы да, кечесе дә ихтирам итә. Тырыш хезмәте өчен  Зөбәрҗәт  Муллагалиева «Башнефть – Добыча» җәмгыятенең Почет грамотасы белән бүләкләнгән.

Тормыш иптәше Наил Имамгали улы белән дә алар эш урыннарында танышалар. Наил дә  хаклы ялга чыкканчы нефтьчеләрдә слесарь булып хезмәт сала. Бик күп наградаларга лаек ир узаманы хатынына ышанычлы тормыш иптәше, балаларына кадерле әти. Кызлары Луиза Башкорт дәүләт медицина университетының бишенче курсы студенты, ә Камилла әти-әнисе юлын дәвам итеп, башкалабызның нефть колледжында белем ала. Йөреп эшлим, эшем авыр дип тормый тынгысыз хуҗабикә – кош-корт карарга да, яшелчә-җимешен үстерергә дә өлгерә. Гаиләсен генә түгел, хезмәттәшләрен, дус-ишләрен дә тәмле ризыклар белән сыйларга да форсат таба ул.

Зөбәрҗәтнең язмышына нефтьче булу, туган районыбыз, республикабыз үсешенә өлеш кертү, халкына хезмәт итү язылган булгандыр, күрәсең. Нефтьче һөнәреннән башканы ул бүген күз алдына китерә алмый. Минем шундый уңган-булган сыйныфташым булуына мин бик шатмын һәм аның белән горурланам.

 

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: