Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
22 декабрь 2022, 09:20

Кызыклы да, җаваплы да һөнәр иясе

Энергетика сәнәгате – хәзерге дөньяда әйдәп баручы тармакларның берсе. Бу тармак электр энергиясе һәм җылылык җитештерү, тапшыру, бүлү һәм сатуны тәэмин итә.

Кызыклы да, җаваплы да һөнәр иясе
Кызыклы да, җаваплы да һөнәр иясе

Әмма бу материалда сүз электр энергиясенең әһәмияте турында түгел, ә үзенең тырышлыгы белән безгә тормышыбызда уңайлы булган электр приборларыннан тәүлек буе файдаланырга мөмкинчелек тудыручыларның берсе турында барачак.

Рамил Зарипов кечкенә I-Җиремҗибаш авылы егете. Шул елларда укыган башка егетләр кебек үк ул да мәктәп бусагасыннан кулына аттестат белән бергә тракторчы таныклыгы да алып чыга. Хәрби хезмәткә киткәнче К.Маркс исемендәге колхозда тракторда эшләргә дә өлгерә. Туган ил алдындагы изге бурычын Латвия җирендә үти. Хәрби хезмәт вакытында ул электромонтер һөнәрен үзләштерә һәм шул юнәлеш буенча хезмәт итә. 1987 елдан бирле Рамил Краснохолм нефть һәм газ чыгару идарәсенең 4нче промыслендә электромонтер булып эшли. Ул электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә.

Әңгәмәдәшем әйтүенчә, электромонтер һөнәре кызыклы да, бик җаваплы да. Бу көчле рухлы һәм яхшы физик әзерлекле кешеләр һөнәре икәнен аңлаган ул. Барлык авырлыкларга һәм киртәләргә карамастан, кулланучыларны ышанычлы һәм сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итү өчен авария хәлләрен булдырмаска кирәк. Электромонтер пөхтәлек, хезмәт сөючәнлек, түземлек, салкынканлылык, коллективта эшли белү һәм психологик тотрыклылык, хәлне бәяли белү сыйфатларына ия булырга тиеш, дип үз фикерләрен җиткерде Рамил Әнис улы.

«Сез үз һөнәрегезне нәрсә өчен яратасыз?» дигән сорауга ул:

 – Кешеләргә ярдәм итүебез өчен. Электр энергиясе булмаса, бөтен тормыш диярлек «үләчәк». Безнең эшебез кирәкле дә, куркыныч та. Әмма без даими рәвештә үз һөнәри әзерлегебезне камилләштерәбез, хәвефсезлек чаралары буенча күнегүләр һәм инструктажлар үтәбез, төрле профессиональ конкурсларда катнашабыз, – дип җаваплады.

Рамил үзе дә «Башнефть» җәмгыяте уздырган «Эш остадан курка» һөнәри осталык смотр-конкурсларында катнашып, 2011 елда 2нче, 2018 елда 4нче урын яулаган.

– Электромонтер профессиясе бик кирәк һәм кыйммәтле, аның белән кызыксыну елдан-ел арта гына бара. Технология бер урында тормый, шуңа күрә өйрәнер нәрсәләр һәрвакыт күп, – дип сүзен дәвам итте ул.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен тәҗрибәле электромонтер Краснохолм нефть һәм газ чыгару идарәсенең 4нче промысленың, «Башнефть» җәмгыятенең күп Почет грамоталары белән бүләкләнгән. Хезмәтендәге уңышларында тормыш иптәше Илүзә Ясәви кызының, балалары Гөлназ белән Илнурның да өлешләре зур дип саный Рамил. Улы Илнур да шушы ук промыселда нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшли.

Бу һөнәр ияләрен нәтиҗә өчен җаваплылык берләштерә. Нефть сәнәгатенең җитештерү циклын тәэмин итә торган катлаулы технологик җиһазларның эшләве нәкъ менә Рамил Зарипов кебек тәҗрибәле белгечләргә бәйле.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: