Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
27 декабрь 2022, 08:58

Шундый хезмәт бар – нефть чыгару

Кечкенә вакыттан ук нефть скважиналары күреп үскән Динарис Усманов шул вакытта ук күңеленең бер почмагына «Нефтьче булам» дигән уйны салып куйгандыр, күрәсең.

Шундый хезмәт бар – нефть чыгару
Шундый хезмәт бар – нефть чыгару

Күптән түгел «Башнефть-Добыча» ҖЧҖдә «Иң яхшы остаз – 2022» корпоратив конкурсына йомгак ясалды. Гадәттәгечә, предприятиенең Эксперт советы ике номинациядә – «Эшчеләрнең иң яхшы остазы» һәм «Яшь белгечләрнең иң яхшы остазы» номинациясендә өчәр призерны билгеләде. Шунысы куанычлы, якташыбыз – Краснохолмск нефть һәм газ чыгару цехы операторы Динарис Усманов та иң яхшы остазлар арасына керде. Остазлар конкурсында җиңүчеләрне Эксперт советы бер көнлек ярыш чарасы кысаларында түгел, ә ел нәтиҗәләре буенча формалаша торган һәм төрле факторлар комплексын исәпкә ала торган рейтинг нигезендә билгели. Алар арасында производствода куркынычсызлык культурасына тугрылык, һөнәри үсешкә ирешү, эшчеләр өчен җитештерү потенциалын үстерү һәм яшь белгечләр өчен фәнни-техник потенциал.

«Башнефть-Добыча»да остазлык программасын 2018 елда ил Президенты Владимир Путинның «2024 елга кадәр чорга Русия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Указын гамәлгә ашыру кысаларында башлап җибәрделәр. Шул вакыттан бирле остазлар рәте сизелерлек артты.

Конкурсның географиясе дә киңәйде. Биш ел элек остазлык программасы башкорт нефтьчеләре тарафыннан пилот проекты сыйфатында бары Туймазы ятмалары бүлекчәләрендә генә эшли башлаган иде. Бүген остазлык институты ятмаларның Ишембай, Туймазы, Чакмагыш, Арлан, Краснохолмск һәм Уфа группаларында эшләүче барлык җитештерү бүлекчәләрендә дә уңышлы гамәлгә ашырыла.

"Башнефть-Добыча»да остазлык программасын алга таба да үстерергә ниятлиләр, чөнки квалификацияле, тәҗрибәле остазларга яңа тәҗрибәсез хезмәткәрләрне беркетү чын профессионалларга әверелдерү вакытын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә. Өстәвенә, 2023 ел ил Президенты Владимир Путин тарафыннан Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде.

Кечкенә вакыттан ук нефть скважиналары күреп үскән Динарис Усманов шул вакытта ук күңеленең бер почмагына «Нефтьче булам» дигән уйны салып куйгандыр, күрәсең.

Күрдем авыл Советына караган Ташкент авылында туып-үскән Динарис Йосып сигезьеллык, Күрдем урта мәктәпләрендә белем ала. Нефтекамадагы 127нче һөнәрчелек училищесын тәмамлый. Нефтьче булу теләге аны шул ук шәһәрдәге нефть техникумына алып килә. 1988-1990 елларда Төньяк Кавказда  хәрби хезмәтен намус белән үтәп туган авылына кайта. Кайту белән күңеленә якын булган, балачактан хыялланган хезмәткә чума – «Краснохолмнефть һәм газ чыгару идарә»сенең 4нче промыслендә нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшли башлый.

Нефть һәм газ чыгару буенча оператор вазифасына техника һәм җиһазларга хезмәт күрсәтү, скважиналарны карау, үлчәү приборлары күрсәткечләрен күзәтү, планлы ремонт һәм башкалар керә. Аларның иңнәрендә нефть чыгаруның өзлексез технологик процессы өчен җаваплылык ята. Динарис Рәис улы үз вазыйфаларын тырышып башкара.Ул да, йөзләгән нефть һәм газ чыгару операторлары кебек үк, һәр көн үз маршрутына чыга. Һәр скважина, һәр станок-качалканы ул яттан белә. Тик бу хакта мактанып тормый. Оператор һөнәрендә иң авыры нәрсә дигәнгә, һава шартлары, ди. Чөнки аларның эше ачык һавада ел әйләнәсенә, теләсә кайсы һава шартларында башкарыла.

 – Ул эшенә җаваплы карый. Көтелмәгән хәл килеп чыкса, аңа таянырга була, – ди коллегалары аның турыда.

Тәҗрибә һәм җаваплылык – болар Динариска хас сыйфатлар. Ул инде 30 елдан артык үз һөнәренә һәм промысленә тугры кала.

 – Үз коллективым, «Краснохолмнефть» идарәсе – миңа якын, кадерле. Идарә белән бергә мин үстем, тәҗрибә тупладым, - ди ул.

Тәҗрибәле операторның хезмәте шулай ук «Башнефть-Добыча» җәмгыятенең, «Краснохолмнефть һәм газ чыгару идарә»сенең бик күп Мактау грамоталары белән бәяләнгән.

Динарис үзенең җиңүенә тыныч карый, хәтта үз шәхесенә мондый игътибардан ояла да, чөнки ул бәйгеләрдә бүләкләр алыр өчен түгел, ә үз белемен яшьләргә җиткерү, алардан аның эшен дәвам итәргә сәләтле яхшы хезмәткәрләр әзерләү өчен катнаша.

Эшендә генә түгел, гаиләсендә дә ныклы терәк ир узаманы. Тормыш иптәше Лена Рафаэль кызы белән кызлары Ирина, уллары Салаватны да үз үрнәкләрендә тырыш, максатка омтылучан итеп тәрбияләгәннәр. Ихата тулы мал-туар, кош-корт асрау, бал кортлары үрчетү кебек эшләрне алар бергәләп башкара.

«Безнең һөнәр — белемле, профессиональ, психик һәм физик яктан чыдам кешеләр өчен. Әлеге сыйфатлардан башка аны озак башкарып булмаячак, — дип ышандыра Динарис Усманов. — Бу турыда профессия сайлау алдында басып торучы яшьләр дә истә тотсын иде. Минем өчен нефтьче булу. — яшәү рәвеше дип саныйм».

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: