Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
23 гыйнвар 2023, 11:12

Шофер булып тугансыңдыр…

Коткаручылар көненә багышланган чарада торак-коммуналь хуҗалыгында шофер булып эшләүче егетләрне Почет грамоталары белән бүләкләү миндә зур кызыксыну уятты.

Бу уй мине районның торак-коммуналь хезмәтләр идарәсенә алып китте. Егетләр белән танышкач, бүләкләрнең нәкъ аларга бирелергә тиешлегендә бернинди дә икеләнүләр калмады.

Югары Тәтешле егете Алмаз Шәйбаков 1нче урта мәктәпне тәмамлагач, белем алуын Уфа ягулык-энергетика колледжында дәвам итә. Анда ул газовик һөнәрен үзләштерә. «Тәтешле электр челтәрләре, торак һәм төзекләндерү» җәмгыятенә эшкә килгәнче, ул төрле тарафларда, төрле оешмаларда эшләп карый. Ләкин туган як, гаиләсе белән бергә булу теләге көчлерәк була. Ни өчен башка яшьләр кебек чит якларга китеп урнашмадың дигән сорауга «Беренчедән, мин авылны яратам. Икенчедән, «минем стихиям» дип әйтәләр бит әле, машина менә нәкъ шул минем стихиям инде. Аны йөртү генә түгел, ә шуның эчендә чокынырга, әле теге частен, әле бу җирен карарга, техниканы өйрәнергә кирәк. Машинаң сәгать кебек эшләп торса, үзеңә рәхәт бит. Шуңа да «тимер атым»ны гел төзек тотам», – дип җаваплады тырыш егет.

 – Шофер һөнәре – бик мактаулы, түземнәр, чыдамнар һөнәре, дияр идем. Шофер булырга җыенучы егетләргә үз техникасын бик нык яратырга, аны биш бармагы кебек өйрәнергә һәм төзек булмаган җирне «ярар, иртәгә карармын әле» дип калдырмаска киңәш итәм. Машина соңарганны, көттергәнне яратмый, – ди Алмаз. – Бөтен кеше дә югары белем алып бетерсә, машина-тракторларда кем эшләр? Бүген шул ук КамАЗда, тракторда эшләп тә, матур яшәп, үз дөньяңны корып була.

Чыннан да, гади шофер булып эшләсә дә, матур итеп яши Алмаз Фидәрис улы. Эшендә һәрвакыт мактаулы хезмәткәр, гаиләсендә тормыш иптәше Рәзилә Рамил кызы өчен сөекле ир, балаларына (гаиләдә алар дүртәү) кадерле әти ул. Ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрарга да иренми Шәйбәковлар. Яңа йорт тергезү дә аларның уртак мәшәкате.

Уйлап карасаң, чыннан да, сабыр һәм түзем булмаганнар машина руле артына утыра алмый. «Минем теге җирем хәзер ватылачак, бу җирем килеп чыгарга тора» дияргә машинаның теле юк бит. Ә оста йөртүче, моны алдан белеп, күреп алырга һәм вакытында төзәтергә тиеш. Юлда йөргәндә дә шофер нинди генә хәлләргә тарымый?! Шуңа күрә дә аннан осталык та, түземлек тә, белемле булу һәм тәвәккәллек тә сорала. Юлда йөргәндә машинасында җырлый-җырлый баручы, сине күргәч кояштай балкып елмаючы егетне очратсагыз, белегез: ул Тәтешле егете Роберт Ягафаров булыр.

Роберт та Алмаз кебек Тәтешледә туып-үскән. 2нче урта мәктәптә, Әрибаш һөнәрчелек училищесында белем ала. Туган авылында төпләнеп калуны күп нәрсәдән өстен күрә ул. Айгөл Дамир кызы белән матур гаилә корып, кызларына тиешле тәрбия биреп, олы тормыш юлына аяк бастырганнар. Заманча зур йорт төзеп чыгу бәхетенә дә ирешкән алар. Роберт Хәбибулла улының тагын бер яраткан шөгыле – бал кортлары үрчетү.

 – «Тәтешле электр челтәрләре, торак һәм төзекләндерү» җәмгыятенең универсаль шоферлары дияр идем бу егетләрне. Тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, нинди генә эш кушсаң да, нинди генә техникага утыртсаң да, үзләренә йөкләтелгән бурычны җиренә җиткереп башкара алар, – ди хезмәткәрләре турында җәмгыять җитәкчесе Камил Фәйзрахманов.

Һөнәр сайлаганда күпчелек авыл малайлары шофер, машина йөртүче булам, дип хыяллана. Якташыбыз, Илдар Мөбәрәкшинга исә, балачагыннан ук машина җене кагыла. Ул тумышы белән Кальтәүдән. Туган авылы урта мәктәбен тәмамлаган егет, балачак хыялын тормышка ашыру максаты белән Бүлкайпандагы Башкорт төняк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында автомеханик һөнәрен үзләштерә. Туган ил алдындагы изге бурычын Саратов шәһәрендә намус белән үти. 2014 елдан башлап «Коммсервис» җәмгыятендә шофер булып хезмәт куя. Безнең күпсанлы сорауларыбызга аз сүзле Илдар: «Үз эшемне бик яратам», – дип кенә җавап бирде. Шулайдыр, үзе сайлаган һөнәр бит ул. Һәм яратмасаң, шофер булып эшләп булыр идеме икән?! Кайда гына хезмәт итмәсен, җитәкчелек тарафыннан гел мактау кәгазьләренә, рәхмәт сүзләренә лаеклы Илдар Илгизәр улы. Ял көннәрендә, буш вакытларында әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша ул.

Әйе, егетләр үз эшенең осталары, универсаллар. Тик шулай да нигә аларны коткаручылар көненә туры китереп Мактау грамоталары белән бүләкләделәр соң? Менә ни өчен: бу егетләр барысы да савытлар урнаштырылган махсус автомобильләр шоферлары. Бу машиналар су белән тутырылган килеш төнлә дә, ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә дә җылы гаражларда торалар. Районның бердәм диспетчерлык хезмәтенең беренче чакыруы буенча бу егетләр үз техникаларында янгын сүндерү автомобильләре белән беррәттән янгынга чыга. Алар алып килгән су еш кына янгынны локальләштерү һәм сүндерү өчен бик мөһим була. Ә һәрвакыт – ял көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә әзер булу – җиңел түгел!

Халык телендә «Эш сөйгән – бәхетен табар» дигән әйтем бар. Тәҗрибәле шофер егетләребез Алмаз Шәйбаков, Роберт Ягафаров, Илдар Мөбәрәкшин бәхетләрен туган якларында тапкан. Алар вакыт белән исәпләшеп эшләргә күнекмәгән. Шофер һөнәрен яшьләр модалы яки абруйлы дип санамый. Ләкин ул кешеләргә һәр вакыт кирәкле, актуаль. Ә эштә бу иң мөһиме.

Шофер булып тугансыңдыр…
Шофер булып тугансыңдыр…
Шофер булып тугансыңдыр…
Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: