Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
30 гыйнвар 2023, 10:03

Тәрбияче булу— күңел халәте

Аның хезмәт кенәгәсендә бары бер генә язу – Аксәет балалар бакчасы тәрбиячесе.

Тәрбияче булу— күңел халәте
Тәрбияче булу— күңел халәте

Балалар бакчасы... Әлеге сүзтезмә үз эченә бәхетле балачакның онытылмас хатирәләрен дә, тәрбия һәм белем күнекмәләрен дә, аерылмас дуслыкны да, ә иң мөһиме яраткан бакча хезмәткәрләрен кертә. Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь. Аңа көн саен һөнәри яктан камилләшергә, балалар белән сабыр, ягымлы булырга, шул ук вакытта аларга белем, дөрес тәрбия дә бирергә кирәк.

Аның хезмәт кенәгәсендә бары бер генә язу – Аксәет балалар бакчасы тәрбиячесе. Сүзем Зинфира Кашапова турында.

– Беренче көн эшкә килүем әле дә хәтердә. Яшь чагым булгангадыр инде, берара куркып та калдым кебек. Тик сабыйларга булган мәхәббәтем, аларның самими карашларын күрү курку хисен таратты һәм мин  бар күңелемне салып эшкәтотындым,– дип елмаеп искә ала ул елларны тәрбияче.

Ул көннәрдән бирле күпме сулар аккан. Аксәет урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зинфира Уфага юллана. Уфа педагогия  училищесында укыган еллары иң күңеллесе булып хәтерендә калган аның. Кулына диплом алган белгеч туган авылына  эшкә кайта. Мәктәптә укыган вакытта Әнзирә Ханова җитәкчелегендәге баян классында укуы аңа бик зур ярдәм итә. Хәзерге кебек заманча музыкаль җиһазлар булмаган 80-90нчы елларда ул балалар бакчасындагы һәр чараны музыкаль яктан үзе баянда уйнап бизи.

Беренче төркемдә чыгарган балалар инде үзләре әти-әни булганнар. Ә Зинфира Заһит кызы быел янә үз төркеменә сабыйларны җыйды. Зур балалары әлеге тәрбиячегә йөргәнгә күрә, кечесен дә шушы төркемгә бирергә теләүчеләр дә юк түгел. Иң якын кешеләре булган әти-әнидән  аерылып, беренче тапкыр бакча бусагасын атлап кергән бала, әлбәттә, борчыла, елаучылары да юк түгел. Ә үз сабыйларын бакчада калдырып киткән әти-әниләрнең күңеле һәрчак тыныч: тәҗрибәле «апалары» балаларның елауларына юл куймый, һәр сабыйның күңеленә ачкыч, аларның мең төрле сорауларына җавап таба алачак.

Менә 37 ел инде Зинфира Кәшапова сабыйларга әниләрен алмаштырып, әлеге һөнәргә тугры кала. Бүген аның төркемендә 15 бала бар. Һәр иртәдә кызыклы китаплар, аюлар, курчаклар һәм туплар белән  бизәлгән балалар бакчасында аларны  тәрбияче елмаеп каршы ала.  Ул – үз эшенең остасы, бай педагогик стажлы, мәктәпкәчә тәрбия бирү методикасын тирәнтен белүче, үз эшенә бирелгән, намуслы, итагатьле, ярдәмчел тәрбияче.

– Зинфира Заһит кызы – һәр кеше белән уртак тел таба, яшь белгечләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк булырлык кеше. Яхшы киңәшен беркайчан кызганмас, каты итеп эндәшә белмәс. Ярдәм сорап килгәндә дә борып җибәргәнен хәтерләмибез. Үзе белгәннәрне бик теләп безгә өйрәтә, – диләр аның турында коллегалары.

Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен, сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле телле тәрбиячене нәниләр дә, ата-аналар да, хезмәттәшләре дә яраталар, хөрмәт итәләр.

– Үз эшемнең нәтиҗәсен – балаларның яратып бакчага йөрүләреннән, ата-аналарның хөрмәт итүләреннән, гаиләмнең, коллегаларымның хуплавыннан күрәм. Бары тик бергәләшеп, күмәкләшеп эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була, – дип, фикерләре белән уртаклаша язмам герое.

Гаиләсендә дә бик бәхетле бу мөлаем ханым. Балалары Алсу һәм Ринатның кадерле әнисе, тормыш иптәше Әлфит Касыймҗан улының сөекле хатыны ул. Матур гөлләр үстерү, бәйләү, тегү, тәмле-тәмле ризыклар пешерү –Зинфираның иң яраткан шөгыльләре.

Һәркем тәрбияче була алмый, аның өчен тәрбияче булып туарга, төркемдәге һәрбер балага үз мәхәббәтеңне тигез өлештә бүлеп бирә белергә кирәк. Бигрәк тә хәзерге заман шартларында бу һөнәр шактый катлаулы һәм җаваплылык сорый, чөнки күптөрле белем, тәҗрибә генә түгел, бик зур түземлек тә, даими иҗади эзләнүләр, ниндидер яңалыклар да кирәк.

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: