Түбәндә бәян итәсе шәхес Айрат Хуҗин да шундый ир-атларның берсе. Чыгышы буенча ул районыбызның Кәртек (Яңа Акбулат ) авылыннан, ишле гаиләдән. Тормыш авырлыкларын кечкенәдән үз җилкәсендә татып үскән авыл егете әтисе Рафият абый , әнисе Әфинә ападан үрнәк алып, эшкә уңган булып, намуслы хезмәтнең тормыш нигезе икәнлеген кечкенәдән үк күңеленә сеңдереп үсә.
Сәвәләй башлангыч, Акбулат урта мәктәбенең 7нче сыйныфын тәмамлаганнан соң, апасы янына Нефтекамага китә Айрат Рафият улы. Шәһәр мәктәбендә 8нче сыйныфны тәмамлый һәм укуын Дуван авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итә. Зоотехник белгечлегенә ия егет ерак Казахстан далаларына армия хезмәтенә чакырыла.
– Шулай бер тапкыр идән юып йөрүче хезмәттәшемнең күкрәгендә значок күреп калдым һәм аның нәрсә аңлатуын сорадым. Ул аның Мәскәү академиясе значогы икәнлеген әйтте. Шул көннән башлап миндә шул академиядә белем алу теләге туды. Яхшы укыган иптәшләремнән миңа ярдәм итүләрен сорадым. Хезмәтемне тутырганчы мин алар ярдәмендә академиягә укырга керү өчен әзерлегемне туктатмадым. Һәм 1986 елда үз теләгемә ирештем – мин К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе студенты булып киттем, – дип искә алды узган елларын әңгәмәдәшем.
Ул җиң сызганып зооинженер һөнәре нечкәлекләренә төшенә башлый. Уку белән беррәттән академиянең җәмәгать тормышында да актив катнаша, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Үзенең тиң яры Гөлнарасы белән дә Мәскәүдә таныша алар. Татарстанның Мөслим районы кызы абыйларына килгән була. 1991елда яшьләр чәчләрен чәчкә бәйләп, матур итеп яши башлый. Айрат Хуҗин укуын тәмамлагач, яшь гаилә районыбызның ул вакыттагы Киров исемендәге колхозына эшкә кайта. Белемле егетне хуҗалыкның баш зоотехнигы итеп куялар.
Яшь чак – дәртле чак, күңелнең яңалыкка омтылган, чит җирләрне күбрәк күрү теләгенең ташып торган мизгеле. Яшь Хуҗиннар гаиләсе дә Удмуртиянең Сигаево колледж-совхозына килеп урнаша. Монда дүрт ел хезмәт куйганнан соң, алар Ноябрьск шәһәренә юллана. Трансорт компаниясендә төрле вазыйфалар били, шул исәптән 12 ел җитештерүне тәэмин итү буенча әйдәп баручы инженер була Айрат. Кайда гына хезмәт салса да, аның хезмәте һәрвакыт мактауга лаек була. Шушы елларда ул йөк автомобильләренә запас частьләр сату буенча үз эшен башлап җибәрә, магазин төзи.
Авыл баласы өчен туган җирдән дә кадерлерәк нәрсә юктыр ул. Еллар үткән саен мәкаләм герое да туган якка кайту турында ешрак уйлана башлый. 2019 елда тормыш иптәше белән Нефтекамага кайтып төпләнә ул. Хаклы ялдамын дип, өйдә генә ятмый ир узаманы – эшкуарлык эшчәнлеген дәвам итә.
Тамырлары авыллардан булган ир-егетләрнең туган җирләренә ниндидер изге гамәл кылуын ишетеп, күреп сөенәбез. Айрат әфәнде дә Акбулат авыл Советы биләмәсенә караган авылларга кулыннан килгәнчә ярдәм итеп тора. Инде картадан юкка чыккан туган авылы территориясендәге чишмәгә яңа сулыш өрә. «Бер кайтуымда ташландык хәлдәге чишмәне күреп йөрәк әрнеде. Ә бит кайчандыр шушы чишмәдән дәү әнием, әнием су ташый иде. Аларга ияреп без дә килә идек», – ди ул.
Хәзер инде бу чишмә танымаслык булып үзгәргән: тирә-ягы чистартылып төзекләндерелгән, ял итү урыны булдырылган. Авыл халкы аны «Айрат чишмәсе» дип йөртә. «Биләмә башлыгы Фәгыйл Нигамәтҗанов белән һәрвакыт элемтәдә торам, бергәләп киңәш-табыш итәбез», – дип сүзен дәвам итте ул.
Аның туган ягы өчен башкарган изге эшләре бу гына түгел әле. Ул шулай ук Сәвәләй, Акбулат авылларының зират коймаларын яңартуга, Сабантуй, «Саумысыз, авылдашлар!», Яңа ел чараларын үткәрүгә матди ярдәм күрсәтә. Сәвәләйдәге Бөек Ватан сугышында катнашучыларга обелиск төзелешендә дә аның ярдәме зур. Махсус хәрби операция башлану белән илебез халкы яугирләребезгә гуманитар ярдәм күрсәтүгә бердәм тотынды. Якташыбыз да бу изге эштән читтә калмый, үз өлешен кертә. Шәхси эшкуар үзе мондый изге эшләрен йөрәк, күңел кушуы буенча башкарам, ди.
Кул кушырып утыруны җене сөйми Айрат Рафият улының. Ул һаман эштә-хезмәттә. Бер дигән гаилә башлыгы да, уллары Айнур һәм төпле киңәшчесе дә, өч оныгының яраткан дәү әтисе дә, туган-тумачасының, якыннарының, дусларының ышанып таянырлык төпле терәге дә ул.