Мондый сыйфатларның барысы да ритуаль хезмәтләр күрсәтүче эшкуар Дим Гәрәйшинга хас. Аның исеме район халкына бик яхшы таныш.
Дим Чургылдыда Фәүзинә һәм ике Хезмәт ордены иясе Даян Гәрәйшиннарның эшсөяр гаиләсендә туып-үсә. Балачагы, яшьлек еллары туган авылында үтә. Чургылды төп, Акбулат урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, укуын Нефтекама нефть колледжында дәвам итә. Хезмәт юлын үзәк район дәваханәсендә башлый. 16 ел хуҗалык эшләре буенча урынбасар вазыйфасын башкара. Шушы елларда ул Кама гуманитария һәм инженерия технологияләре институтын да тәмамлый.
– Сездә эшкуарлык белән шөгыльләнү теләге кайчан уянды? – дигән сорауга:
– Дәваханәдә эщләгән чорда якыннарының вафатыннан соң ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр белән бик күп тапкырлар очрашырга туры килде. Алар мәрхүмне соңгы юлга озату буенча килеп туган барлык сораулар белән килә иде. Ә дәваханә мондый сорауларны да хәл итүче оешма түгел бит. Менә шул вакытта миндә, халыкка ритуаль хезмәтләр күрсәтү буенча нәрсә дә булса эшләргә кирәк, дигән уй туды. Гаиләм, туганнарым белән киңәшләшкәннән соң, 2017 елда районда шундый хезмәтне башлап җибәрдем. Тәүдә транспорт хезмәте күрсәтү, кабер ташлары җитештерү белән генә шөгыльләндем. Хәзер исә эшчәнлегебез киңәйде. Хезмәтебезне дини кануннар буенча алып барабыз.
– Үлем, кайгы-хәсрәткә бәйле эшчәнлек алып бару авыр түгелме? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
– Һәр хезмәтнең үз авырлыгы. Якыныңны югалту – гаилә өчен һәрвакыт зур тетрәнү. Кеше авыр хәлдә кала, нәрсә эшләргә дә белми. Кайгы күргәннәрнең уйлау сәләте дә берникадәр кими. Авыр халәттә калганнарның аңа ярдәм итәрдәй кешеләргә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булырга тиеш.
Безнең хезмәттә көчле эмоцияләр һәм кичерешләр белән эш итәргә туры килә. Ләкин барысын да күңелеңә якын алып, йөрәгең аша үткәрәсең икән, монда эшләп торасы да юк. Кайвакыт салкынканлылык, түземлек кебек сыйфатларга да ия булырга кирәк.
Пандемия чорында авыр булды. Ул вакытта Уфага, Нефтекамага көненә икешәр тапкыр барып кайтырга туры килде. Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызны соңгы юлга озату күңелдә әйтеп бетергесез авыр тойгылар калдыра, – ди Дим Гәрәйшин.
Шәхси эшкуар шулай ук Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә Мемориаль комплекслар төзү эшен дә башкара.
– Монда шунсын билгеләп үтәргә кирәк: үлгәннәрне истә тоту тереләр өчен бик мөһим, алар турындагы якты истәлекне саклау – безнең изге бурычыбыз. Ниндидер мәгънәдә истәлекләрне саклауда үз өлешебезне кертәбез икән, бу безнең өчен зур мәртәбә.
Сөбханаллаһ, Дим Даян улында бүгенге заман өчен иң кирәкле сыйфатлар тупланган: ул белемле, тәрбияле, яңалыкка омтылучан. Ә иң мөһиме – сүздән бигрәк, заман белән бергә атлаучы эш кешесе. Якташыбыз өч кешене хезмәт урыны белән тәэмин иткән. Гаиләсе, туганы Мөнирә Бәсимова аның төп ярдәмчеләре.
– Мөнирә апа минем уң кулым. Кибеттәге барлык эшләрне ул башкара. Мин, дөресен генә әйткәндә, кайда нәрсә барлыгын да белмим, – дип елмая мәкалә героем.
Дим Даян улы тормыш иптәше Роза Рәмзил кызы белән өч балага гомер бүләк итеп, матур гаилә учагы булдырганнар. «Райондашларыбыз үз эшләрен башларга курыкмасын иде. Тик көтеп утырырга гына кирәкми, үзеңә дә тырыш булырга кирәк», – дигән уй-теләкләрен җиткерде алар.