Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
16 октябрь 2024, 11:25

Эше барның - ашы бар

Район АПКлары, крестьян-фермер хуҗалыклары кышкы чорга күчү белән мәшгуль. Ашлык хәзерләү кампаниясе тәмамланган, фермалар малларны җәйләүләрдән кабул итәргә әзер.

Эше барның - ашы бар
Эше барның - ашы бар

Хәлләр торышы белән танышыр өчен без «Урожай» АПКсына юл тоттык. Хуҗалык рәисе Айрат Әхкәмов басудагы эшчеләргә кайнар аш таратып кайтып килгән чакка туры килдек. Без аннан АПКның бүгенгесе, ирешелгән уңышлары турында бәян итүен сорадык.

– Хуҗалыкта бүген урып-җыю эшләре тәмамланды. Елына карата уңыш зарланырлык булмады.  Киләсе ел өчен җитәрлек орлык салып куелды.  Сорап килгән кешегә сатар өчен дә ашлыгыбыз бар. Беррәттән җирләрне туңга сөрү дә башкарыла. 1000 гектар җирләрне эшкәртеп куябыз быел.  Бу эшне дә бүген-иртәгә тәмамларбыз, дип торабыз. Һава шартлары уңай тора, басуларда ашатырга азык булгач, малларны җәйләүдән фермаларга кайтармадык әле. Фермаларның барысы да хуҗалык малларын кышкылыкка кабул итәргә әзер. Хуҗалыкта барлыгы 300 башка якын савым сыер бар. Башкибаш, Ялгызнарат фермаларының түбәсен яңарттык. Ялгызнарат фермасында барлык уңайлыклары булган (киенү-чишенү бүлмәсе, бәдрәф, телевизор, чәй эчү урыны) терлекчеләр бүлмәсе булдырдык. Душ бүлмәсе, автомат кер юу машинасы гына урнаштырасы калды. Фермаларда киләсе елларга запас белән җитәрлек күләмдә азык тупланды. Шәхси хуҗалыкларга да кемгә күпме кирәк печән, салам, ашлык таратылды. Хезмәт хакы аена ике тапкыр тоткарлыксыз таратыла. Һәр кешенең хезмәте тиешенчә бәяләнергә тиеш, – ди Айрат Рәфил улы.(Редакциягә кире кайтканда, мин бу терлекчеләр йортын кереп карап чыкмый булдыра алмадым. Әйтергә кирәк, андагыдай евроремонт кайбер өйләрдә дә юк).

Хезмәт кешесенең кадерен беләләр «Урожай»да. Хуҗалык хезмәтчәннәре көненә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Моның өчен идарә бинасында ашханә бүлмәсе булдырган хуҗалык җитәкчелеге. Обед вакытына туры килгәч,  Айрат Рәфил улы безне дә тәмле ризыклар белән сыйлады. Әйтергә кирәк, ашханәдәге меню яхшы кафеларныкыннан бердә ким түгел.  Төрле салат, мич ашлары, итле кайнар шулпа, компотларны районның барлык хуҗалык ашханәсендә дә очратып булмый. Һәм болар бар да бушка.

Әлеге вакытта ремонтчылар бригадасы АПК КЗСының түбәсен яңарта. Шулай ук АПК идарәдәсендә дә заманча ремонт бара.

– Зур төзелеш эшләре алып бара алмасак та, ремонт һәм реконструкция эшләренең туктап торганы юк. Амбар, фермаларның, колхоз идарәсе бинасының түбәләрен яңартып бетердек. Алда МТМ бинасының түбәсен ремонтлауны күз алдында тотабыз. Моның өчен мөмкинлекләребез бар, Аллаһка шөкер. Тагын бер планыбыз – малларны ясалма орлыкландыруны җайга салып җибәрүгә дә беренче адымнар ясарга тырышабыз. «Уралплемцентр» җәмгыяте белән сөйләшүләр алып барабыз. Хуҗалыкның төп табышы сөт һәм ит сатудан булгач, бу эшне максатлы рәвештә алып барырга кирәк, –дип дәвам итте сүзен АПК рәисе.

 «Урожай» АПКсы район хуҗалыклары арасында аягында ныклы басып торучылар сафында. Ә моңа ирешүдә хезмәт кешесенең өлеше бәяләп бетергесез. Хуҗалык җитәкчелеге моны аңлап эш итә.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: