Барлык яңалыклар

«Юлларны кайгырту – безнең бурыч»

Юлларның нинди хәлдә булуы һәр төбәкнең икътисади торышын ачык күрсәтә. Шуңа күрә юл эшчеләренең хезмәте югары социаль әһәмияткә ия. Яхшы юллар дәүләтебез иминлеге күрсәткечләренең берсе булып тора, алар рульдәге кешеләрнең хезмәтен җиңеләйтә, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән берләштерә, авылларны һәм шәһәрләрне, төбәкләрне һәм илләрне тоташтыра.

«Юлларны кайгырту – безнең бурыч»
«Юлларны кайгырту – безнең бурыч»

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эше катлаулы һәм җаваплы. Әлеге тармак алдына ел саен зур бурычлар куела һәм юлчылар аларны уңышлы үтәп килә. Моны дөрес аңлап, төбәгебезне заман таләпләренә җавап бирә торган автомобиль юллары белән тәэмин итүдә кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша район юл ремонтлау-төзү идарәсе коллективы. Асфальт-бетон заводы исә әлеге идарәнең «йөрәге». Завод эшчәнлеге турында менә нәрсәләр сөйләде мастер Фирдус Галиев:

– Асфальт-бетон заводына 2020 елның көзендә конструкция үткәрә башлап, 2021 елның язында инде яңа заводтан беренче партия асфальт чыгардык. Моңарчы аның җитештерү куәте сәгатенә 40 тонна булса, хәзер исә 80 тонна асфальт җитештерелә. Коллективыбыз зур түгел. Ләкин һәркем үзенең вазыйфасын бар күңелен салып, җиренә җиткереп башкара. Асфальт «пешерүчебез», ягъни операторыбыз Ленар Закиров арабызда иң яше. Аның иңнәренә һәр производство этабының үтәлешен күзәтү һәм әзер катнашманың бирелгән рецептка төгәл туры килүен тәэмин итү йөкләтелгән. Асфальт җитештерү өчен чимал төяүчеләребез Руслан Фадеев һәм Павел Шәйсламов вакыт белән исәпләшми эшлиләр. Завод яңа булса да, тимер-томыр ватылмый тормый. Боларны тиз арада эретеп ябыштыручыбыз Мөнир Нурмөхәмәтов ремонтлап, ябыштырып куя. Мин үзем 2005 елдан башлап мастер булып хезмәт куям. Бер-беребез белән аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез.

Юл хезмәткәрләренең эше елның кайсы фасылында җиңелрәк, дигән соравыбызга, Фирдус Галиев:«Безнең хезмәт авырлыкларга, начар һава шартларына карамастан, елның теләсә кайсы вакытында җәмәгать транспортының тотрыклы эшләвен, йөк һәм пассажир ташу иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән», – дип җаваплады. Кышын тәүлек әйләнәсе юлларны кардан тазартсалар, язгы-көзге чорда юлларны ремонтлау, һава торышы нинди булуга карамастан, юл хезмәткәрләреннән эшне сыйфатлы итеп башкаруны, чыдамлыкны, сабырлыкны таләп итә.

Район юл ремонтлау-төзү идарәсе хезмәткәрләре үзләре алдында торган бурычларны җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкару өчен көчләрен кызганмыйлар. Районыбыз киләчәктә дә үсеш алсын өчен юлларның әйбәт булуы кирәкле шарт булып тора. Юлчыларның тырыш һәм намуслы хезмәте нәтиҗәсендә автотрассалар, район үзәге һәм авыл урамнары яхшы якка үзгәрә. Алар автомобильләр өчен иминрәк, җәяүлеләр өчен уңайлырак ителә. Бу тармакта хезмәт куйган һәр кешегә киләчәктә дә нәтиҗәле эшләп, уңышларга ирешүләрен телибез.

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: