Марат Шакиров 1968 елда Шулганда туып-үсә. Туган авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Аскын һөнәрчелек училищесында укып, водитель һөнәренә ия була.
– Күпчелек авыл малайлары кебек мин дә руль артына утырырга хыяллана идем. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң, водитель булырга карар иттем, – ди Марат Мөдәрис улы.
1986 елда Марат армия сафларына алына. Утны-суны кичеп, Әфган җирендә ике ел ярым хезмәт итә ул. Армиядән кайту белән, 1988 елда, Крупская исемендәге колхозда шофер булып эшкә тотына. Менә шул вакытлардан бирле 36 ел гомер үткән, ә Марат Шакиров һаман туган хуҗалыгында көч сала.
Җәмгыятьнең тырыш водителе уңыш җыюда, мал азыгы хәзерләүдә катнаша, ерак рейсларга йөри. Хезмәт дәверендә төрле автомобильләрдә эшләргә туры килә аңа. Әлеге вакытта КамАЗ автомобилен йөгәнли. Ул үзенә тапшырылган техниканы һәрвакыт төзек тота. Уңган һәм эшенә җаваплы караган Марат Мөдәрис улын коллективта да хөрмәт итәләр, җитәкчелек тә хезмәтеннән канәгать. Ул берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Халык телендә «Эш сөйгән – бәхетен табар» дигән әйтем бар. Тәҗрибәле шофер үз бәхетен туган авылы, туган хуҗалыгында тапкан. «Бәхет эзләп әллә кайларга китәргә дигән уй булмады. Минем бәхетем – туган җиремдә. Үземне техникадан башка күз алдына да китерә алмадым», – ди ул. 30 елдан артык гомерен шушы авыр, әмма мактаулы һәм игелекле хезмәткә багышлаган шофер, нинди генә техникага утырса да, аны биш бармагы кебек белә. Эшендә искиткеч пөхтәлеге, төгәллеге белән дә аерылып тора.
– Техникаң булгач, аны төзәтеп, һәрвакыт карап торырга да кирәк. Шулай булганда гына ул үз эшен яхшы башкара, – ди тәҗрибәле водитель.
Кыр эшләре чорында өйдән таң белән чыгып китеп, төнлә генә кайтуына гаиләсендә дә күнеккәннәр инде. Хәер, тормыш иптәше Илүзә апа да шушы хуҗалыкта хезмәт куя. Гаиләңдә җылы мохит, аңлашып яшәү, эштән борчылып-сагынып көтеп алучы, кайгыртучан кешең булмаса, уңышларга ирешеп булмыйдыр ул. Бер-берсенә терәк һәм кирәк булып яши алар. Бу тормышның сикәлтәле юллары күп булса да алар бирешмичә, алга таба атлый.
Ике кызга гомер бүләк итеп, аларны олы тормышка аяк бастырган Шакировлар. Эльвина гаиләсе белән Уфада яшәсә, Ралина туган авылында төпләнгән. Өч оныклары – аларның зур шатлык һәм куанычы.
«Үз эшемне бик яратам», – ди Марат Шакиров. Әлбәттә, шулай. Яратмасаң, гомерең буе шофер булып эшләп булыр идеме икән?!