Барлык яңалыклар

Тәртип һәм иминлек сагында

«Авырлыклар сизелми», – ди эш башкару һәм режим төркеме инспектор-җитәкчесе, эчке хезмәт капитаны Эльмира Зекрина

Тәртип һәм иминлек сагында
Тәртип һәм иминлек сагында

Эчке эшләр хезмәте еллар дәвамында ничек кенә үзгәртелмәсен, асылы –халкыбызны яклау, саклау булып кала бирә. РФ Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге коллективы һөнәри бәйрәмнәрен тынгысыз хезмәттә каршылый. Анда курку белмәс, көчле ир-егетләр белән беррәттән хатын-кызлар да хезмәт алып бара.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Тәтешле районы буенча эш башкару һәм режим төркеме инспектор-җитәкчесе, эчке хезмәт капитаны Эльмира Зекрина тумышы белән Борай районыннан. Миләүшә һәм Илшат Мәхмүтовлар гаиләсендә туган кыз Борай 2нче гимназиясен тәмамлый.  Укуын Башкорт дәүләт университетының Нефтекама филиалында дәвам итә ул. 2014 елда Яңавыл районы эчке эшләр бүлегендә эш башкару һәм режим төркемендә кече инспектор булып эшли башлый Эльмира.  Һәм моңа һич кенә дә аптырарлык түгел: әтисе Илшат Зыя улының да, абыйсы Эмильнең дә хезмәт юллары эчке эшләр органнарына багышланган. Подполковник Илшат Мәхмүтов җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы булып хезмәт итә, Эмиль дә полковник дәрәҗәсенә күтәрелә. Бүгенге көндә ул махсус хәрби операция зонасында туган илебез киләчәге өчен көрәшә.

2016 елда дус кызы Эльмираны  Иске Сикияз егете Илгиз Зекрин  белән таныштыра. Яшьләр арасында мәхәббәт уты кабына һәм алар гаилә учагын тергезергә карар итәләр. Килен булып төшкәч тә хезмәт юлын  район эчке эщләр бүлегендә дәвам итә ул. Шунсын да әйтеп китергә кирәк: өлкән лейтенант Илгиз Борис улы да Тәтешле районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге өлкән инспекторы булып эшли.

Эльмираның хезмәте җитәкчелекне документлар белән тәэмин итү, кергән-чыккан корреспонденцияне, норматив документларны теркәү, гражданнарның телдән яки язмача булган мөрәҗәгатьләрен кабул итү, гаризаларның һәм башка документларның срогында каралуын контрольдә тоту белән бәйле. Шулай ук җавапларны махсус бланкларга тутырып җибәрү, яшерен документлар белән эш итү – болар барысы да аңа  йөкләнгән.

– Эштә нинди авырлыклар очрый? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

– Минем өчен иң мөһиме – документларны вакытында карау, чөнки күп кенә йөкләмәләр тикшерлееп торыла, ә бу исә – зур җаваплылык. Эш башында, әлбәттә, авырлыклар булгандыр, тик озак еллар эшләү дәверендә, теләсә нинди хәлдән дә чыгу юлын табарга өйрәнәсең. Яратып, бар күңелемне салып башкарган хезмәтемнең авырлыклары сизелми дә.

«Икегез дә бер структурада эшләү авыр түгелме?» дигән сорауны да бирми кала алмадым мин.

– Бергә эшкә чыгып китәбез. Иң беренче улыбыз Тимурны мәктәпкә, ә Таһирны балалар бакчасына илтәбез.Ә менә эштән бергә кайту бик сирәк туры килә. Хезмәтебез  авыр. Шуңа күрә бер-беребезгә ярдәм итеп, аңлашып эшлибез, яшибез. Икең бер хезмәттә булуның авыр вакытлары да, җиңел чаклары да була. Тырышабыз, шушы эшкә алынганбыз икән, башка чарабыз юк. Матур итеп, аңлашып эшләргә кирәк. Җитәкчеләребез безне аңлый, хәлгә керә,– дип җаваплады  Эльмира Илшат кызы. – Полиция  хезмәтенең нечкәлекләре кечкенәдән таныш булгач, мин төнге сменаларга, дежурстволарга бик тиз ияләндем.

Эльмира Зекринаның тырыш хезмәте БР Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәте белән билгеләнгән. Хезмәттәшләренең  хөрмәтен, ихтирамын тою аңа авырлыкларны җиңеп, тагын да яңа дәрт, яңа көч белән эшләргә этәргеч бирә.

Мәкаләм герое буш вакытларында китаплар укырга,  төрле шәһәрләргә сәяхәт итәргә ярата.

Җәмгыятьнең иминлеге – эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кулында. Аларга тынгысыз, авыр эшләрен намус белән башкарырга язсын.

 

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: