Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
20 декабрь 2024, 14:26

Хезмәт төбе – хөрмәт

Энергетикларның хезмәте җиңелләрдән түгел. Аларга электр тапшыру линияләрендәге җитешсезлекләрне, һава торышы нинди булуга карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында көйләргә туры килә. Моннан тыш, бу әле куркыныч профессия дә. Ул хезмәткәрләрдән зур игътибар һәм җаваплылык һәм, әлбәттә, ныклы белем таләп итә. Чөнки аларның эштәге кечкенә генә хаталары да зур фаҗигагә китерергә мөмкин.

Хезмәт төбе – хөрмәт
Хезмәт төбе – хөрмәт

«Нефтекама электр челтәрләре» җитештерү бүлегенең Тәтешле участогы мастеры Радик Гәрәев нәкъ шул сыйфатларга ия булган ир-ат. Кодаш авылында туып-үскән егет туган авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфа ягулык-энергетика колледжын тәмамлый. Бәхетен читтән эзләми Радик – 2008 елда район электр челтәрләрендә бүлү челтәрләрен эксплуатацияләү буенча электромонтер булып хезмәт юлын башлый. Бу һөнәр югары квалификация, электротехника өлкәсендә белем, төрле шартларда, шул исәптән авария хәлләрендә эшләргә әзерлек таләп итә. Алар трансформатор подстанцияләреннән электр энергиясен соңгы кулланучыларга бирүне тәэмин итә торган линияләр һәм җайланмалар белән эшлиләр. Димәк, безнең йортларыбызда ут януы, электр приборларының өзеклекләрсез эшләвендә Радик Рәсим улының да өлеше зур. 2012 елда аны оператив-күчмә бригада электромонтеры итеп тәгаенлиләр.  Монда да ул үзенә йөкләтелгән хезмәт бурычларын җитенә җиткереп үти.

Радик район электр челтәрләре бүлегенең иҗтимагый тормышының  активисты да. Буш вакытларында спорт ярышларында, мәдәни чараларда катнаша һәм уңышларга ирешә. Әйтик, 2020 елда «Нефтекама электр челтәрләре» җитештерү бүлеге бригадалары арасында һөнәри осталык конкурсында чемпион исемен яулый. 2023 елда «Башкирэнерго» җәмгыятенең бүлү челтәрләре бригадалары арасында һөнәри осталык конкурсының зона этабында җиңүче була ул. Ә быел исә Күмертауда үткән шушы ук конкурсның республика этабында шәхси зачетта 1нче урынга лаек була.

Коллектив җитәкчелеге егетнең тырышлыгын күреп, Радик Рәсим улына мастер вазыйфасын тапшырган.

Уңган егетнең хезмәте район хакимияте, «Нефтекама электр челтәрләре» җитештерү бүлегенең Почет грамоталары, «Башкирэнерго» җәмгыятенең Рәхмәт хаты белән билгеләнгән.

  Радик 2009 елда  Хәйбулла районы сылуы  Индира Разиф кызы белән гаилә кора һәм яшьләр  Кодашта төпләнеп кала. Дүрт кызга гомер бүләк итеп, гөрләтеп дөнья көтә алар. 2014 елда заманча йорт төзеп чыкканнар.

Авыл халкы да Радикны ихтирам итә. Авылда үткән бер генә чара, бер генә күмәк эштән дә читтә калмаска тырыша ул. Дини йолаларны үтәп, һәркемгә кулыннан килгәнчә ярдәм итеп, изгелекләр кылып яши .

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: