Барлык яңалыклар

Хезмәтләре җаваплы һәм кирәкле

Өйләребездә, эш урыннарында ут сүнсә, без һәрвакыт югалып калабыз. Электр булмаса, тормыш туктап калган сыман тоела: радио һәм телевизор да дәшми, компьютер һәм замана казанышы булган башка күпсанлы техника да эшләми. Сәнәгать предприятиеләре, дәүләт учреждениеләре, белем учаклары, дәваханәләрнең өзлексез эшләве, йортлардагы җылылык һәм уңайлылык турыдан-туры энергетикларның җаваплы хезмәтенә бәйле.

Хезмәтләре җаваплы һәм кирәкле
Хезмәтләре җаваплы һәм кирәкле

«Нефтекама электр челтәрләре»нең Тәтешле участогында да үз эшен белгән, белемле, һөнәрләренең остасы булып өлгергән чын профессионаллар эшли.

– Бүгенге көндә район электр челтәрләре өч 110/35/10 киловольтлы, дүрт 35/10 киловольтлы подстанцияне, 6-10кВ – 610 км, 0,4кВ – 603 км электр линияләрен,  10/0,4 киловольтлы 456 трансформатор подстанцияләрен хезмәтләндерә. Коллектив 50 кешене берләштерә, барлыгы 12 берәмлек төрле техникабыз бар. 110/35/10 киловольтлы подстанцияләрнең әһәмияте бик зур. Пермь крае Чернушка шәһәре һәм районы, Балтач, Аскын, Караидел районының бер өлешен электр белән тәэмин итү  безнең электр җиһазларының торышына бәйле. 2023 елда Күрдем подстанциясенә капиталь һәм тагын алтысына агымдагы ремонт эшләнде. Шулай ук эксплуатация эше планы буенча 91 ТПда ремонт эшләре башкарылды, Кальмияр авыл Советы биләмәсе территориясендә 2,3 гектар,  Бүлкайпан һәм Аксәет авыл Советы биләмәләрендә 8,2 гектар агач киселде. 135 яңа абонент электр челтәрләренә тоташтырылды. 18200 исәпләү приборлары күрсәткечләрен контроль төшерү үткәрелде, куллану вакыты үткән 320 исәпләү приборлары яңасына алыштырылды.

Коллектив тырышлыгы белән электр челтәрләрендә аварияле очраклар оператив рәвештә хәл ителә, – дип  сөйләп үтте район электр челтәрләре начальнигы Эдуард Нәбиоков.

Тәүлек дәвамында халык хуҗалыгының иң мөһим тармагында хезмәт салучы энергетикларның һәрберсе мактауга лаек. Зур төгәллек белән үзләренә йөкләнгән эшне башкаручы, ут сүнгәндә, тиз арада килеп проблеманы чишүче баш инженер Илдар Гарипов, бүлү челтәрләрен эксплуатацияләү буенча электромонтер Рамил Шәймиев, оператив-күчмә бригада электромонтеры Илдус Кыямов, водитель Хәмит Фазлыевларны җитәкчелек аерым билгеләп үтте.

Баш инженер Илдар Гарипов 1997 елда Уфа энергетика колледжын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын район электр челтәрләрендә монтер булып башлый. Читтән торып Башкорт аграр университетын тәмамлый. Тырыш егетне  2005 елда подстанция мастеры итеп билгелиләр, ә 2022 елдан башлап ул баш инженер вазыйфасында. Аның иңнәренә барлык производство процессы белән җитәкчелек итү, хезмәткәрләр белән эшләү, ремонт һәм хезмәтләндерү кебек эшләр йөкләтелгән. Намуслы хезмәте өчен Илдар Фәрит улы БР Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгының, «Башкирэнерго» һәм «БСК» җәмгыятьләренең, «Нефтекама электр челтәрләре»нең Почет грамоталарына лаек була.

Яңа Мәнәгәз авылында туып-үскән Рамил Шәймиев та Уфа энергетика колледжында белем ала. Озак еллар «Танып» колхозында баш энергетик булып хезмәт сала. 2008 елның ноябрендә район электр челтәрләренә эшкә килә. Тырыш электромонтерның хезмәте «Нефтекама электр челтәрләре»нең Почет грамотасы белән билгеләнгән.

Илдус Кыямов район электр челтәрләрендә ун елга якын хезмәт сала. Шушы вакыт эчендә ул коллективта үз кеше булган. Оператив-күчмә бригада электромонтерының эше бик җаваплы һәм куркыныч, 110000В көчергәнешле чөнки катлаулы подстанцияләрдә оператив күчерүне башкарырга кирәк. «Нефтекама электр челтәрләре»нең Рәхмәт хаты юкка гына бирелмәгәндер Илдус  Райфат улына.

Автомобилен  һәрвакыт төзек тоткан, тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан, һәрвакыт эшкә әзер водитель Хәмит Әмир улының  әлеге оешмага  эшкә башлавына әллә ни күп булмаса да, коллектив та ихтирам яуларга өлгергән инде.  «Нефтекама электр челтәрләре»нең Рәхмәт хаты тапшырылуы аның хезмәтенә югары бәя бирелүе турында сөйли.

Энергетиклар хезмәтендә вак-төякләр юк. Хезмәткәрләрнең җаваплылыгы,  осталыгы һәм тугрылыгы – энергетика тармагында мөһим сыйфатлар. Бәйрәм, ял көннәрендә дә алар дежур торалар, һәр гадәттән тыш хәлдә бердәм һәм оператив эшләргә әзерләр, кешеләргә яктылык, җылылык һәм уңайлылык бүләк итәләр.

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: