Бүген мал караучыларның төп бурычы – терлекләрне җылыда, тук итеп асрау һәм аларның продуктлылыгын саклау һәм арттыру. Крупская җәмгыяте районда тотрыклы икътисадлы, алга карап эш итә белүче хуҗалыклардан санала. Тиешенчә шартлар тудырылган җәмгыятьтә мал кышлату яхшы бара. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Урал Нурисламов, малларны уңышлы кышлату өчен иң элек сыйфатлы мал азыгы белән тәэмин итү мөһим, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта терлекләр рационының туклыклы булуын контрольдә тотарга кирәк, чөнки бу турыдан-туры савымга йогынты ясый.
– Узган елның табигать шартлары кырыс килүенә карамастан, басучылык тармагы хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә җитәрлек күләмдә мал азыгы туплауга ирештек. Моның өчен барлык терлекчеләр исеменнән аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, чөнки азык запасы булганда гына малчылыкта уңышларга ирешеп була, – дип сөйләп үтте ул. – 5500 центнер печән, 198 мең центнер силос, 155 мең центнер сенаж хәзерләдек. Шуңа күрә мал азыгын мул кулланабыз. Шулай ук терлекләрнең азык рационына жом, тоз, акбур, мочевина кебек минераль өстәмәләр һәм витаминнар кертелгән.
Шулган фермасында 35 кеше хезмәт сала. Алар үз вазыйфаларын җаваплы башкара, һәр эшне белеп, аңлап, тырышып эшләргә, югалтуларны булдырмаска тырышалар.
Ферма мөдире Илнур Әхмәтнуров та уртак тырыш хезмәт булганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була дип саный.
– Һәр эшне зур җаваплылык белән сыйфатлы итеп башкарсаң гына яхшы нәтиҗәләр алып була, – ди белгеч. – Маллар караулы булганда гына үрчем, дәвамлы нәсел һәм күп сөт савып алып була. Иң яхшы нәтиҗәләр, һәрвакыттагыча, тәҗрибәле савучылар Зинфира Шәмсиярова, Надежда Әхмәтнурова, Мәҗүдә Гайнуллина, Илмира Шәехова, Раушания Хәҗетдинова һәм башкаларда. Аларның һәркайсысы сыйфатлы сөт савып ала, майлылык 3,9 процент тәшкил итә. Мал караучылар Азамат Әминев, Финус Шәрәфетдинов, Валерий Иманголов, Ришат Әхмәтнуров, бозау караучылар. Алия Ишмөхәмәтова, Венера Заһитова, Гөлназ һәм Радик Харисовлар, Лилия Рәхимҗанова, Рәмзин Сәхипгәрәевның да хезмәте һәрвакыт мактауга лаек.
Тотрыклы нәтиҗәләргә ирешү өчен күпме тырышлык һәм сабырлык, малларны ярату таләп ителә.
Әлеге вакытта фермада 1400 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 400 савым сыер, 1000 баш тана һәм бозаулар бар. Бүгенге көндә һәр сыердан 20 килограмм савып алынып, җиде тоннадан артык сөт сатыла.
Хуҗалыкта сөт савып алу күләме узган елдагыга караганда югарырак, маллар тук, артым әйбәт, биналарда тәртип. Болар барысы да коллективның бердәм хезмәт нәтиҗәсе. Шулган фермасында малларны кышлату уңышлы үтәчәгенә шигебез юк.