Барлык яңалыклар

Кышлату экваторына җиттек

Кышлату чорының яртысы уңышлы үтелгән. Терлекчелек продукциясен җитештерү буенча төп күрсәткечләрнең үтәлеше дә нәкъ менә шуңа бәйле.

Кышлату экваторына җиттек
Кышлату экваторына җиттек

«Урожай» АПКсы фермаларында малларны кышлату гадәти эш режимында бара, чөнки хуҗалыкта җәйдән үк зур әзерлек эшләре башкарылган.

– Барысы да үз тәртибе белән бара, – дип башлады сүзне хуҗалык рәисе Айрат Әхкәмов. – Уңышлы кышлату өчен иң мөһим чараларның берсе – җитәрлек азык запасы булдыру. Бу мөһим мәсьәләгә безнең хезмәтчәннәребез намус белән карадылар: ике елга җитәрлек азык запасыбыз бар. Димәк, кышлату чорын проблемаларсыз үткәреп җибәрербез, дип тулы ышаныч белән әйтә алабыз.

Ялгызнарат һәм Иске Сикияз фермалары коллективлары зур булмаса да, тәҗрибәле, эшсөяр кешеләр хезмәт сала монда. Ферма мөдирләре Әнгам Рәхимов, Роберт Ситдыйков эшләрне җайлы алып бару өчен бар көчен куя. Савучылар Резеда Сәгыйтова, Есения Кисаева, Илүсә Фәтхуллина, Гөлнара Ситдыйкова, Эльвира Минәҗетдинова, Надежда Рябованы һәрчак мактап телгә алабыз. Терлекчеләр Виталий Кисаев, Вячеслав Апуков, Салават Хәйбуллин, Илфат Минәҗетдинов, Малик Әхәтов, Нәфкать Фәтхуллин малларны карау буенча эшне җайга салган булдыклы ир-атлар. Әниф Әхмәтҗанов исә сөт җайланмаларының, тирес чыгару системаларының өзлексез эшләвен тәэмин итә – кыскасы, фермада барлык механизмнарның эшләве өчен җаваплы.  Алар тырышлыгы белән хуҗалык  тәүлегенә уртача 15 центнер сөт җитештерә.

Кышлату чорында малларның дөрес туклануы зур әһәмияткә ия. Һәркөнне 3–5 килограмм фураж бирелә. Шулай ук акбур, тоз, патока кебек минераль өстәмәләр һәм витаминнар да маллар рационына кертелгән.

Уңышлы кышлатуның тагын бер өлеше – терлекләрне карауны оештыру. Хуҗалыкта биналарны кышка әзерләү буенча вакытында һәм сыйфатлы эш башкарылган, барлык шартлар да тудырылган. Маллар утарларга чыгарыла.

 Бүгенге бозаулар – көтүнең һәм тулаем авыл хуҗалыгы предприятиесенең киләчәге. Урожай АПКсында яхшы үрчем алалар, димәк, яшь терлекләр саны да тулыланачак. Шуңа күрә ферма хезмәтчәннәренең киләчәккә фаразлары уңай, оптимистик. Бозау караучылар Алия Шәрифҗанова, Илһам Зиннәтуллин, ДифинәЛатыйпова, Светлана Хәсәнҗанова үз эшләрен төгәл һәм намус белән башкаручы хезмәткәрләр. Бозауларны бала караган кебек, яратып, назлап тәрбияли алар.

Көтүне даими тулыландырып тору терлекчелек продукциясен мул алуга һәм сыйфатын саклауга нигез сала. Биредә бу хакта да онытмыйлар – 50 баш башмак төп көтүгә кушылган.

Терлекчеләр өчен фермаларда уңай шартлар тудырылган. Ялгызнарат фермасында барлык уңайлыклары булган (киенү-чишенү бүлмәсе, бәдрәф, телевизор, чәй эчү урыны) терлекчеләр бүлмәсе булуы турында язган идек инде. Иске Сикияз фермасында да ял итү, чәй эчү, киенеп-чишенү өчен аерым бүлмә җиһазландырылган.

Терлекче хезмәте ялда да, бәйрәмдә дә туктап тормый. Бу эш булу, дигән сүз. Ә эшле булу – үзе бәхет. Бигрәк тә авыл җирендә.

.

Кышлату экваторына җиттек
Кышлату экваторына җиттек
Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: