– 2024 ел безнең өчен катлаулы булды, – дип башлады үз чыгышын хуҗалык директоры Динил Бәдертдинов. – Узган елда барлыгы 348866 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Халыкка төрле продукция сату һәм хезмәт күрсәтүдән керемне 110 процентка үтәдек. 4691 гектар җирдә чәчү эшләре башкарылды. Механизаторларыбыз Радик Бакиров, Өлфәт Кәрамов, Илсур Сафин, Ришат Гарифуллин, Филүс Якупов, Илнар Хәмзин, водительләр Марат Шакиров, Ринал Шакиров, Назыйм Мөкъсинов, Фәрхәт Фатыйхов, Азат Әхмәтов, Илвир Фәюршин һәм башкалар чәчүне кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгуда зур көч салды. Чәчелгәнне югалтуларсыз җыеп алу – хуҗалык механизаторлары алдында торган мөһим бурычларның берсе. Мал азыгы хәзерләү кампаниясе вакытында һава шартлары безнең яклы булмады. Туктаусыз яуган яңгырлар азык запасы туплауда кыенлыклар тудырды, аның сыйфатына да йогынты ясады. 551 тонна печән тупланды, бу планга карата 32 процент, 15949 тонна сенаж, 27461 тонна силос хәзерләнде. 3511 гектар җирләргә бөртекле ашлык культуралы чәчелгән иде. Ул тулысы белән җыйналды. Уртача уңыш һәр гектардан 17 центнер тәшкил итте. Комбайнерлар Фәдис Бәдертдинов, Рамил Мәгърупов, Филүс Якупов, Фәдис Солтангәрәевларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә амбар авырлыгында 5257 тонна ашлык җыеп алынды. Планлаштырылган 4579 гектар җирләр туңга сөрелеп калдырылды. Яңа техника, нәселле маллар, органик ашлама сатып алу өчен хөкүмәт тарафыннан бирелгән төрле дотацияләрнең ярдәме хуҗалык өчен зур.
Малчылык – хуҗалыкның төп табыш тармагы. Җаваплылыгы чикләнгән Крупская авыл хуҗалыгы оешмасында барлыгы 3859 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 800 баш савым сыер, 187 баш ат исәпләнә. 1431 баш бозау алынган. Узган елда крупскаялылар 55917 центнер сөт, 4628 центнер ит җитештергән. Бу 2023 ел белән чагыштырганда күбрәк.
Язгы чәчү эшләрен башкару өчен хуҗалыкта җитәрлек күләмдә ашлама, орлык запасы тупланган. Ягулык-майлау материалларына да кытлык булмас дип ышана крупскаялылар.
Аз чыгымнар белән артым алу, җитештерү күләмен арттыру, хезмәт хакын күтәрү, хезмәтчәннәрнең эш шартларын яхшырту – агымдагы елда хуҗалык алдына торган бурычлар.
Район ветеринария станциясе җитәкчесе Нурия Ваһапова җыйналучыларны республика һәм райондагы эпидемиологик хәл белән таныштырды, шәхси хуҗалыктагы малларны биркалау һәм чиплаштыру турында аңлатты.
Район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов хуҗалыкның узган елгы эшчәнлеген уңай бәяләп узды, хуҗалык хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре җиткерде. Ә бу инде хуҗалык өчен олы дәрәҗә. «Җаваплылыгы чикләнгән Крупская авыл хуҗалыгы оешмасы – районда аягында ныклы басып торучы хуҗалык. Ирешелгәннәр белән генә тукталып калмыйча, киләчәктә тагын да зуррак үрләр яуларсыз дип ышанабыз», – диде Фәнүр Рәфис улы.
Гадәттәгечә, лаеклы ялга китүчеләр һәм хезмәт алдынгыларын бүләкләү җыелышның матур минутлары булды.
Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт салучылар саны елдан-ел азайса да, алар башкарган эш күләме кимеми, барысы да элеккечә: җирләр эшкәртелә, иген игелә, маллар асрала. Авырлыкларга карамастан, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызны сыйлы итәр өчен бар көчен салган тәҗрибәле мезанизаторларыбыз, игенчеләребез, малчыларыбыз белән чын мәгънәсендә горурланабыз.