Илмир Шәрәфиев – Күрдем егете. Инзилә һәм Наил Шәрәфиевлар гаиләсендә үскән егет, туган авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының юриспруденция факультетында укып, югары белемгә ия була. Туган илебез алдындагы изге бурычын Көньяк Осетиядә намус белән үти. Армия хезмәтеннән соң, туган якларына кайтып төпләнә ул. Әгәр төп һөнәре умартачы дип уйлагансыз икән, ялгышасыз. Бу эш аның мавыгуы гына. 2017 елдан башлап «Тәтешле электр челтәрләре, торак һәм төзекләндерү» предприятиесендә башта юрист, хәзер өч ел инде директор урынбасары булып хезмәт сала Илмир Наил улы.
– Ни өчен умартачылык белән шөгыльләнергә булдың? – дигән сорауга ул болай дип җаваплады:
– Дәү әтием Фәрит бал кортлары тоткан. Аның вафатыннан соң, бу шөгыльне дәвам итүче никтер булмаган. Әтием белән киңәшләштек тә, бу эшне яңадан башлап җибәрергә карар иттек. 2010 елда берничә баш бал корты күче сатып алдык. Хәзер инде умарталарыбыз саны бихисап. Күпләр умартачылыкны җиңел шөгыль дип уйлый. “Умартаңны утыртып куясың да, балын суыртып аласың", – дигән сүзләрне бик еш ишетергә була. Бал кортлары үрчеткәннәр генә моның нинди җаваплы, күп тырышлык таләп итүче хезмәт икәнен аңлый. Эш башлаганда авыр булды, чөнки баштан ук акча кертмәсәң, табыш алырга мөмкин түгел иде. Умартачылык тармагы – бик чыгымлы. Авыл халкы умартачыларны бал сатып уч тутырып акча эшли, дип уйлый. Ләкин бал сатканчы, кортларны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләргә дә, шактый акча сарыф итәргә дә кирәк. Эшнең күплеге хакында әйтеп тә торасы юк. Бал акчага әйләнсен өчен бик күп тырышасы бар. Эше күп дип зарланырга яратмыйм, чөнки бөтен күңелемне биреп эшлим. Мин – авыл баласы, монда төпләнеп калуыма үкенгәнем булмады.
Умартачы булу өчен әнә шул бал кортлары кебек уңган булырга кирәклеген аңлап эш итә Илмир Наил улы. Әңгәмәбез барышында аның кортчылыкның барлыкка килү тарихыннан хәзерге заман яңа технологияләренә кадәр хәбәрдар булуы аңлашылып торды.
– Умартачылык – иң динамик үсеш алучы тармак. Умартачы барлык тенденцияләргә дә туры килергә, яңалыкларны үз эшендә кулланырга тиеш. Бигрәк тә минем кебек төп хезмәтеннән тыш шөгыльләнүчеләр. Хәзер инде ата-бабаларыбыз кулланган ысуллар артта калып бара, – ди Илмир.
Бал кортлары хакында сәгатьләр буе сөйләргә һәм белгәннәрен башкалар белән уртаклашырга әзер яшь егет. Аның бал корты аналары үрчетүен дә әйтми китсәк, хата булыр. Моның өчен ул үзе ике төрле инкубатор эшләгән. Биоматериалны заказ белән кайтарта. Умарта аналарын чыгару өчен өлешчә Nicot системасын кулланып эш итә. Ана кортларны сораучылар бар, димәк, сыйфаты яхшы.
Җәй көннәрендә умарталыкта Илмир Галин – аның төп ярдәмчесе. 9нчы сыйныфны тәмамлаган егет бал кортлары асрау серләренә бик теләп өйрәнә. Киләчәктә, бәлки, ул да билгеле умартачы булып китәр.
Умартачының эше җәй көне генә, дип уйлаучылар ялгыша, кышын да вак-төяк табылып тора, ди Илмир Наил улы. Өстәвенә, ул белемен даими камилләштереп тора: Интернет челтәреннән бал кортлары турында файдалы мәгълүмат туплый, төрле китаплар укый, үзе кебек оста умартачылар белән киңәшләшә, яңа ысуллар өйрәнә, төрле семинар, киңәшмәләрдә катнаша. Тырышлыгы да бушка китми: бүген аның үз сатып алучылары бар. Хәләл көч белән тир түгеп табылган татлы ризык белән күпме кешегә сөенеч китерә алар. Экологик яктан чиста, табигать кочагында урнашкан җирдән шифалы, татлы бал җыя Шәрәфиевларның бал кортлары. Андый балга, әлбәттә, халыкта сорау да зур.
– Хәзер инде безнең үз даими сатып алучыларыбыз бар. Балың сыйфатлы икән, аны урнаштыруның авырлыгы юк. Бал аертканны көтеп кенә торалар, тиз арада алып китәләр. Хәтта киләсе ел уңышына да алдан заявка биреп куючылар да бар, – ди умартачы. – Балны су кебек краннан ага дип уйлаучылар да бар. Бу, әлбәттә, алай түгел. Бал эшкәртү – авыр хезмәт. Маңгайдан тир агып торса гына савытларга бал тула.
Менә шулай төп эшенә дә, яраткан шөгыленә дә вакытын җиткерә Илмир Шәрәфиев. Илебез буенча сәяхәт итәргә дә ярата ул. Киләчәккә идеяләре, максатлары да бик күп аның. Шуларның берсе – умартачылык питомнигы булдырып, корт анасын сатуны киңрәк җәелдерү теләге белән яна тырыш егет. Аллаһка шөкер, хәзер эшлим, булдырам дигәннәр өчен мөмкинлекләр күп. Иң мөһиме исәнлек-саулык булсын. Ильмир белән тагын очрашырга насыйп булсын. Без, бал яратучылар, тырышлыгыгызга күрә, һава торышы да яхшы килсен, җәегез баллы булсын, дигән теләктә калабыз.