Бригада белән таныштыруны коллектив белән җитәкчелек итүче һәм күп очракта җитештерү нәтиҗәләрен генә түгел, ә хезмәттәшләр арасында хөкем сөргән эчке атмосфераны билгеләүче мастердан башлыйбыз. Яңавыл шәһәрендә яшәүче Айрат Хәмзинның тамырлары Тәтешле туфрагыннан башлана. Ул бу вазыйфада ике елдан артык кына эшли әле. Ә «Башнефть-добыча» җәмгыятенә Айрат 2013 елда килә.
– Бригадада 16 кеше, мин 17нче, – дип сүзен башлады мастер, – Коллективыбыз тату, бердәм. Операторлар барысы да югары класслы белгечләр, чын профессионаллар. Территориябез шактый зур. Тугыз тикшерү маршруты буенча 187 скважинаны хезмәтләндерәбез. Аларның иңнәрендә техника һәм җиһазларга хезмәт күрсәтү, скважиналарны карап тору, үлчәү приборлары күрсәткечләрен күзәтү, планлы ремонт эшләре, нефть чыгаруның өзлексез технологик процессы өчен зур җаваплылык ята.
Нефть чыгару – өзлексез процесс, шуңа күрә операторларга карата таләпләр дә бик җитди. Аларга үз эшләрен арифметиканың дүрт гамәле кебек яхшы белергә кирәк. Моннан тыш, хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтәү дә бик мөһим. «Бу безнең беренче урында!» – дип ассызыклады Айрат Рифат улы.
Коллективта иң яше – Ринат Хәсәнов. Оператор булып эшли башлавына күп булмаса да, ул үзен тырыш, максатчан егет буларак күрсәтеп өлгергән.
Биредә өлкәннәргә карата хөрмәт зур. Рөстәм Әхмәдуллин – яше буенча иң олысы. Оператор Илһам Вәлиев аеруча зур абруй казанган. Үз участогында 35 ел эшләгән тәҗрибәле белгеч бүген нефтьче һөнәренең серләренә төшенүче яшьләр һәм яңа эшкә килүчеләр өчен остаз булып тора. Аның тырыш хезмәте "Башнефть-добыча" җәмгыятенең Почет грамотасы һәм Рәхмәте белән билгеләнгән. Илһамның тормыш юлдашы Эльмира да шушы ук коллективта хезмәт куя. Бригаданың тагын бер хатын-кыз операторы – Лира Габдерафыйкова. "Эшкә килгән беренче көннәрдә барысы да бик катлаулы тоелды, мин беркайчан да өйрәнә алмам кебек иде. Ләкин вакыт узу белән тәҗрибә тупладым, хәзер минем өчен монда барысы да аңлашыла, үз эшемнән ямь табып эшлим", – дип уртаклашты ул.
Монда өлкәннәргә хөрмәт белән карыйлар. Рөстәм Әхмәдуллин яше буенча иң өлкәне. Оператор Илһам Вәлиев аеруча абруй казанган. Үз участогында 35 ел эшләп, ул бүген нефтьче һөнәренең нечкәлекләрен үзләштерүче яшь һәм яңа кабул ителгән егетләр өчен тәҗрибәле остаз булып тора. Аның тырыш хезмәте «Башнефть-добыча» җәмгыятенең Почет грамотасы һәм Рәхмәте белән билгеләнгән. Тормыш иптәше Эльмира да аның белән бергә эшли. Бригаданың тагын бер хатын-кыз операторы – Лира Габдерафыйкова. «Башта барысы да катлаулы булып тоелды, мин беркайчан да өйрәнә алмам кебек иде. Вакыт узу белән тәҗрибә тупладым, хәзер минем өчен монда барысы да аңлашыла, үз эшемнән ләззәт алып эшлим», – ди ул.
Илнур Әхияров, Рәсил Мөхәмәтов, Илнур Муллагалиев, Әнвәр Халиков, Ришат Шәмсетдинов – төнге смена операторлары. Ришат Шәмсетдинов исә тырыш хезмәте өчен Кубага юллама белән бүләкләнгән. Ришат Шәмсетдиновның тырыш хезмәте өчен Кубага юллама белән бүләкләнүен әйтми китсәк, гаеп булыр.
Илдус Ахунов, Филүс Вәлиуллин, Әлфир Нигамәтуллин, Марат Нигамәтҗанов, Алгиз Хисмәтов, Надир Шәрәфиев та үз эшләрен биш бармагыдай белүче оста операторлар.
Егет һәм кызлар Күрдемнән генә түгел (цех шунда урнашкан), Аксәет, Кәрдәвеш, Биҗ, I-Җиремҗибаш, Югары Тәтешле авылларыннан да йөреп эшли.
Бригадада кемнеңдер ниндидер эше барып чыкмаса, өлкән иптәшләре һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Әйтергә кирәк, егетләр үзләренең хезмәт юлын иң беренче һәм иң мөһим һөнәри баскычтан – оператор хезмәтеннән башлый. Һәм бу дөрес, дип саный Айрат Хәмзин. Процессның асылын аңлагач кына осталыкның яңа баскычларына таба хәрәкәт итәргә мөмкин бит. Бүгенге көндә мастер булып эшләүче Илсур Фәйзрахманов һәм Данир Габбасов та шушы бригадада оператор булып хезмәт юлын башлаган егетләр.
Әмма әлеге бердәм коллектив хезмәт белән генә чикләнми. Аларның һәрберсенең шәхси хуҗалыгы, мал-туары, кош-корты, умарталыгы бар. Шулай ук, үз белемнәрен камилләштерү өстендә даими эшлиләр, төрле һөнәри конкурсларда һәм мәдәни чараларда катнашырга да вакыт табалар.
Әмма бердәм коллектив хезмәт белән генә яшәми. Аларның һәрберсенең шәхси хуҗалыклары бар. Күпләре мал, кош-корт асрый, бал кортлары үрчетә. Алар белемнәрен камилләштерү өстендә дә эшли, төрле профессиональ конкурсларда, мәдәни чараларда катнашырга да вакыт таба.
Шунысы игътибарга лаек, коллектив күпчелек ир-атлардан торса да, монда бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан. Бу үзара ярдәмләшүдә генә чагылмый. Туган көннәр, юбилейлар һәм бәйрәмнәрне алар һәрвакыт бергәләп күңелле чәй табыны артында әңгәмә корып билгеләп үтә.
Ә безгә исә биредә хезмәт салучы егет һәм кызларга алда тагын да зур, югары, җаваплырак бурычлар, матур планнар көтсен, барлык уй-ниятләрегез тормышка ашсын, игелекле хезмәтегездә яңа казанышлар һәм уңышлар юлдаш булсын, дип телисе кала.