Ләйсән Радик кызы – Кодаш авылы сылуы. Радик һәм Гүзәл Хатыйповларның күп балалы гаиләсендә үсә, Кодаш урта мәктәбендә яхшы билгеләргә генә укый. Башкорт дәүләт университеты Нефтекама филиалының тарих факультетын тәмамлаган яшь белгеч 2014 елда хезмәт юлын туган төбәгендә мәктәп музее җитәкчесе булып башлый. Шул ук елның декабрь аенда Күрдем егете Салават Самат улы белән гаилә коралар. Чәчләрен чәчкә бәйләгәнче, мәхәббәтләрен алты ел буена сыный алар. Күрдемгә килен булып төшкәч, социаль хезмәткәр вазыйфасын башкара Ләйсән.
Салават та Саҗидә һәм Самат Хәйруллиннарның ишле гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Күрдем урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Әрибаш һөнәрчелек училищесында эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын К.Маркс исемендәге колхозда башлый. Аннан соң «Мегабит» җәмгыятендә эшли.
Ләйсән һәм Салават Хәйруллиннар бүгенге көндә Куеда ит комбинатында хезмәт сала. Пекарняда халык өчен тәмле мич ашлары пешерә алар.
– Пешеренергә бик яратам. Шуңа күрә йөреп эшләргә туры килсә дә, хезмәтемне һич авырсынмый башкарам. Төннән торып, юлга чыгып, халык эшкә барганчы тәм-том пешереп өлгертүе бик җиңелдән түгел, әлбәттә, – ди Ләйсән Радик кызы.
Хезмәттәшләре, авылдашлары да бу гаиләне эшчән, җитез, намуслы булганнары өчен хөрмәт итә. Тынгысыз Хәйруллиннар күпләп кош-корт асрый, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерә. Буш вакытларында туйларга, төрле мәҗлесләргә чәк-чәк, пироглар да пешерә Ләйсән. Тимер-томыр эшен үз иткән Салават та вакытын бушка уздырмый. Хуҗалыктагы кирәк-яракны үз куллары белән булдыра ул.
– Ел саен бройлер, каз бәпкәләре үстерәбез. Үзебездән артканын сатып, гаилә бюджетын тулыландырабыз. Боларның барысын да эшкәртергә күрше-тирә, туганнар ярдәм итә. Үзебез эштә чакта кош-кортны кызларыбыз туйдыра. Күршебез Әлфия апа Гыймаева бик рәхмәтлебез, һәрчак күз-колак булып тора, – дип сүзен дәвам итте хуҗабикә.
Менә шулай, эш эчендә кайнап яши авыл яшьләре. Аларны кыенлыклар да, авырлыклар да куркытмый. Чөнки тырыш булганда кыенлыклар үзеннән үзе чишелә һәм нәтиҗәсен татып күңел шатлана. Уңган гаиләнең балалары да үзләренә охшап, һәр яктан да булдыклы. Хәйруллинарның өлкән кызлары Миләүшә 4нче сыйныфта укый, ә Зарина исә быел мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән. Миләүшә – тырыш, әнисенең зур ярдәмчесе. Зарина балалар бакчасына йөргәннән бирле төрле чараларда актив катнаша. Туймазы шәһәрендә якташ шагыйрьләр Әнгам Атнабаев, Назар Нәҗми һәм Илдар Юзеевның күркәм юбилейлары уңаеннан уздырылган «Ак кәгазьне алдыңа сал» төбәкара бәйгесендә I дәрәҗә Дипломга лаек була ул. Мондый талант кызга әнисеннән күчкәндер, мөгаен. Чөнки мәктәп елларында Ләйсән Радик кызы да район үзәгендәге бик күп түгәрәкләрдә шөгыльләнә.
Бу гаиләне тормыш көтәр өчен генә яратылган диярсең. «Алдагы көннәрдә дә матур яшәп, тигезлектә балаларны аякка бастырырга насыйп булса иде. Бәхетне һәркем үзенчә таба. Авылда, туган җиреңдә тапканы кадерле дә, газиз дә ул», – дигән изге теләктә Ләйсән Радик кызы һәм Салават Самат улы.
Әлбәттә, авылларның уты сүнмәсен өчен бүген Хәйруллиннар гаиләсе кебек уңган, чәмле яшьләр кирәк. Нәкъ менә Ләйсән һәм Салават кебек дөнья көтә торганнары!