Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
7 ноябрь 2025, 16:01

Һөнәре – участковый

Без күбрәк нинди дә булса батырлык кылган, я булмаса куркыныч җинаятьчене эләктергән полиция хезмәткәре турында ишетеп беләбез. Ә көн саен бетмәс-төкәнмәс эш башкарган, халык проблемалары эчендә кайнаган полициянең участок уполномоченныйлары турында бик аз сөйләнә. Күрше белән бер карыш җир бүлешмәгән, яшьләр шау-шулы кичәләр оештыра, яшүсмер начар компания белән элемтәгә кергән, капка төбендә калдырылган велосипед югалган - бу мәсьәләләрнең уңай чишелеше артына полициянең участок уполномоченныеның да тырыш хезмәте салынган.

Һөнәре – участковый
Һөнәре – участковый

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченные, полиция майоры Гәзнәви Вәлиев белән аралаштык. Һәм бу ююка гына түгел. Ул һәр җиргә җитешә, һәрвакыт сафта, аның барысы да тәртиптә. Үз эшенең остасы, дип әйтсәң дә ялгыш булмас. Ул авыл халкының ничек яшәп ятуын, аларны нинди проблемалар борчуын, кайда нәрсәне кисәтергә, булдырмаска кирәклеген яхшы белә. Шуңа күрә аңа мөрәҗәгать итүчеләр яклау табачакларын аңлап яши. Үзең үрнәк булмасаң, законнарны биш бармагыңдай белмәсәң, халык аны тиз сизә.

Гәзнәви Мөхәмәттаһир улы Ялгызнарат егете. Шунда туып-үсеп, шунда белем ала. Балачак хыялы аны Русия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Тагил махсус урта милиция мәктәбенә алып килә. 2004 елда әлеге уку йортын уңышлы тәмамлаган егет туган районына кайта. Һәм район эчке эшләр бүлегендә участковый булып хезмәт юлын башлый. Кальтәү һәм Бәдрәш авыл Советы биләмәләренә караган авылларда тәртип сагына баса ул. Бүгенге көндә аның карамагында – Аксәет, Бүлкайпан, Бәдрәш һәм Кальтәү авыл Советы биләмәләре.

Гәзнәви Вәлиев үз участогында яшәүчеләрнең барысын да белә һәм һәркем белән дә ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыра. Халык арасында эшләү, гражданнар белән даими аралашу, төрле тормыш проблемаларын хәл итү – болар барысы да участок уполномоченныена бик югары таләпләр куя. Әйтергә кирәк, мәкалә героем бу таләпләрнең барысын да җиренә җиткереп үти. 2024 елның декабреннән 2025елның июнь аена кадәр ул Ростов өлкәсендә  хезмәт командировкасында булып кайта. Монда да тәҗрибәле хезмәткәр үзен яхшы белгеч итеп күрсәтә һәм Ростов өлкәсе Эчке эшләр министрлыгының Почет грамотасына лаек була.

–Эшем ошый. Безнең районда яхшы халык яши. Мин инде 24 ел эчке эшләр органнары системасында эшлим. Шушы еллар эчендә мин ярдәмгә килергә әзер, игелекле кешеләрнең күп булуына инандым. Әмма закон каршында барысы да тигез. Барысына да бертөрле карарга кирәк, –ди полиция майоры.

Хезмәт бурычларын җиренә җиткереп үтәгәне, хезмәт эшчәнлегендә ирешкән уңышлары, шәхси дисциплинасы өчен полиция майоры Гәзнәви Вәлиев БР Эчке эшләр министрлыгы һәм район эчке эшләр бүлегенең күпсанлы Почет грамоталары белән бүләкләнә.

Тормыш иптәше Раушания Рүзил кызы, уллары Чыңгыз, Нургиз, Назар –аның ныклы терәге.

Гәзнәви Мөхәмәттаһир улы балачактан хыялланган хезмәтен ярата. Үзе турында: «Эштә яшим», – ди, ә мин эш белән яши дип уйладым. Бәйрәм уңаеннан аңа тынгысыз һәм җаваплы хезмәтендә имин көннәр, түземлек һәм уңышлар телибез.

Автор: Сирена Рахимьянова
Читайте нас