Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
17 ноябрь 2025, 16:27

Үз эшенең остасы

Бүген бухгалтерия хезмәткәренә җитди таләпләр куела: ул бухгалтер исәбе нигезләрен, законнарны төпле өйрәнгән, зур күләмле мәгълүмат, махсус компьютер программалары белән эшли белгән профессионал булырга тиеш.

Үз эшенең остасы
Үз эшенең остасы

Барлык шушы сыйфатларны Әмиров АПКсының баш бухгалтеры Гадилә Ибраһимова уңышлы берләштерә.

Гадилә Рәшит кызы Юрмиязбашта туып-үсә. Күрдем урта мәктәбен тәмамлаган кыз башкалабыз Уфага юллана. Башкорт кооперация техникумын уңышлы тәмамлаган белгеч 1981 елның апрелендә Күрдем сельпосында ревизор булып хезмәт юлын башлый. Район кулланучылар җәмгыятендә кадрлар җитмәү сәбәпле, Гадиләне бер айга гына дип Аксәет магазинына сатучы итеп күчерәләр. Яшь, чибәр кызга күз салучы егетләр күп була. Алар арасыннан Гадилә Харис Хәсән улын үз итә. Яшьләр озакка сузмый гаилә корырга карар кыла. Шулай итеп, Гадилә һәм Хәсән Ибраһимовларның күп балалы гаиләсенә килен булып төшә.

Ибраһимовлар авылда төпләнә. Матур итеп йорт тергезәләр. Гадилә Рәшит кызы сатучы хезмәтен башкара. 2000 елда аңа Әмиров АПКсында бухгалтер булырга тәкъдим иткәч, ул кире какмый. Ә инде 2002 елда үз иңнәренә тагын да җаваплырак эш – баш бухгалтер вазыйфасын йөкләп ала.

– Иңнәремдә зур җаваплылык булуга карамастан, эшемне яратып башкарам. Җитди игътибар һәм төгәллек таләп итсә дә, бухгалтер һөнәре кызык та, –ди баш бухгалтер. – Һәр сан хуҗалыкның ниндидер торышын күрсәтә, анда булган вакыйга турында сөйли. Исәп-хисап төгәл алып барылып, керем-чыгымнар дөрес бүленгәндә, нәтиҗәләргә таянып, киләчәккә карап эш иткәндә генә хуҗалык аякта ныклы басып тора ала, уңыш тутырылган документларның дөреслегенә, законда билгеләнгән таләпләргә ярашлы төзелгән отчетка да бәйле.

– Бухгалтер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? – дигән сорауга:

– Саннар белән эшләгәндә төгәллек, игътибарлылык, җаваплылык сорала. Законнарны яхшы белү, үзара хезмәттәшлек иткән органнардагы үзгәрешләрдән гел хәбәрдар булу зарур. Һәр отчетның үз вакыты бар, шуңа күрә пунктуальлек тә бик мөһим сыйфат. Бухгалтер эше елдан-ел катлаулана. Элек кул белән исәпләү иде, хәзер саннар компьютерда. Яңа программалар кертелә, барысын да үзләштереп, мәгълүматларны кертергә кирәк, –дип җаваплады әңгәмәдәшем.

– Гадилә Рәшит кызы – җаваплы, профессиональ белемле белгеч, аңа һәрвакыт таянырга һәм беркайчан да сынатмаячагына ышанырга була. Ул тәҗрибәле белгеч кенә түгел, ә ихлас күңелле, ярдәмчел, яхшы әңгәмәдәш тә, аның белән һәрчак киңәшләшергә мөмкин, – ди аның турында АПК җитәкчелеге.

Мәкалә героемның күпеллык намуслы хезмәте район Советы, кулланучылар җәмгыятенең, шулай ук БР Хөкүмәте һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты И.З.Бикбаевның Почет грамоталары һәм Дипломнары белән билгеләнгән.

Гадилә Ибраһимова – күп балалы әни, дүрт оныгының яраткан дәү әнисе. Тормыш иптәше Харис Хәсән улы белән өч ул, бер кызга гомер биреп, олы тормышка басарга ярдәм иткән алар. Өлкән уллары Булат тормыш иптәше Елена белән Алмаз исемле ул үстерәләр, Аксәеттә төпләнгәннәр. Уллары Илшат һәм киленнәре Нурзилә дә авылда яшәүне хуп күргән. Алар балалары Ләйсән, Руслан, Алиягә матур тәрбия бирә. Ибраһимовларның кызлары Эльвира «РН-Сервис» җәмгыятендә геолог булып хезмәт сала. Төпчекләре Ринат быел гына КФУны тәмамлап, «Лукойл-Пермь» җәмгыятенең 2нче нефть һәм газ чыгару цехында нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшли башлаган. Ул гаиләсенә аңлаулары һәм ярдәмнәре өчен  чиксез рәхмәтле.

Һәрт хатын-кыз кебек үк, Гадилә ханымга бакча эшләре ошый, гөл-чәчәкләр тәрбияләү, якыннарын тәмле аш-су белән куандыру иң яраткан шөгыльләре аның.

Гадилә Ибраһимова – бүгенге заман таләпләре белән бергә атлаучы белгеч. Аны профессиональлеге, үзенә йөкләтелгәнне җаваплы башкаруы аерып тора.

Автор: Сирена Рахимьянова
Читайте нас