Авыл уңганнарны ярата

Туып-үскән төбәгенә тугры, туган хуҗалыгына бар көчен биргән, шушы җирдә төпләнеп калган кеше тулысынча бәхетле. Эш башлаган тәүге көненнән алып әлеге вакытка кадәр туган җиренә намус белән хезмәт иткән игенчеләребез иң зур рәхмәт сүзләренә һәм мактау-хөрмәтләргә лаек.

Авыл уңганнарны яратаАвыл уңганнарны ярата
Авыл уңганнарны ярата

«Колос» җәмгыяте һәм Лиана Биктимерова КФХсы басуларыннан күңелләрне сөендерерлек мул уңыш үз вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алынып, яхшы сыйфатта амбарларга салынуда тракторчы Илнар Мөбәрәкшинның да хезмәт өлеше зур. Үзенә тапшырылган техниканы көйле эшләтүгә ирешеп, эшенең барлык нечкәлекләрен белеп, тракторын кабызып җибәрү белән үк аның «сулышын тоеп» дип әйтерлек эшли, аның исеме һәр вакыт алдынгылар арасында телгә алына. Үзенә йөкләтелгән теләсә нинди эшнең һәркайсын җиренә җиткереп, зур җаваплылык тоеп башкара ул.

Гомерләрен туган колхозларына багышлаган Әлхәния һәм Илгизәр Мөбәрәкшиннар гаиләсендә туып-үскән егетнең кече яшьтән үк иген кырларында әтисенә булышырга тырышып йөрүләре эзсез калмый. Кайсы басуның нинди үзенчәлеккә ия булуын үзе кул арасына керә башлагач ук күңеленә сеңдерә. Кальтәү мәктәбен тәмамлау белән Фәнгә АПКсында тимер атны йөгәнли. Халык телендә «Эш сөйгән – бәхетен табар» дигән әйтем бар. Тәҗрибәле механизатор Илнар Мөбәрәкшин ак бәхетен кара басулардан тапкан. «Минем бәхетем – басуларда. Үз гомеремне кырлардан һәм техникадан башка күз алдына да китерә алмыйм», – ди ул. 20 елдан артык гомерен шушы авыр, әмма мактаулы һәм игелекле хезмәткә багышлаган механизатор, нинди генә техникага утырса да, аны биш бармагы кебек белә.

Ике дистә елдан артык намуслы хезмәт салган, булсын дип эшләүче механизаторны хуҗалык, район җитәкчелеге дә күрә. Илнар Илгизәр улын Сабантуй мәйданнарында чакырып хөрмәтлиләр. Ул район Советы һәм хакимияте, БР авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамоталарына лаек була.

Тормыш иптәше Вязовка сылуы Радмила Радмир кызы белән өч балага гомер бүләк итә алар.  Кызлары Илнара Чернушка политехник колледжында белем ала. Бүген алар оныклары Тимурның яраткан дәү әни-дәү әтисе. Уртанчы кызлары Рамина Кальтәү мәктәбенең 7нче сыйныфын тәмамласа, төпчекләре Ранил көз көне мәктәп ишеген беренче тапкыр ачып керәчәк.

Күкрәк тутырып, туган авылы һавасын сулап, җир җимертеп эшләп, авылга терәк булып яши  Илнар кебек уңган, булган ир-атлар.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас