Күңел салып башкарган шөгыль

Бүгенге көндә яшәешебезне социаль челтәрләрсез һәм блогерларсыз күз алдына китереп булмый. Әйтергә кирәк, блогерлар күп, аларны ихтыяҗлар буенча сайларга да була.

Күңел салып башкарган шөгыльКүңел салып башкарган шөгыль
Күңел салып башкарган шөгыль

Кемнедер авыл тормышын тасвирлаган блогерлар кызыксындыра, кемнәрдер табиб, укытучы, тренер, турист, комик блогерларны даими карый. Эльвина 100, Башкорт хуҗабикәсе, Дневник татарина – татар-башкорт халкының шактые бу блогерларны белә, гел күзәтеп бармасалар да, ким дигәндә, бер видеоларын булса да караганнары бардыр дип уйлыйм.

Районыбызда да үз блогларын алып баручылар юк түгел. Видеоязмаларын Гөлнур Медовик исеме астында язылучыларына тәкъдим иткән блогер белән без дә очраштык.

– Ничек блогер булып киттегез? Берәр этәргеч булдымы моңа, әллә киңәш иттеләрме? – дигән беренче соравыма:

– Сторисларымны электән дә социаль челтәрләрдә куя идем. Игезәк улларым белән декрет ялында утырганда моңа күбрәк вакыт бүлә башладым. Мин моны акча эшләү максаты белән башламадым. Бары тик нәрсә беләндер шөгыльләнеп, кешеләргә файда китерәсем килде. Барысы да үзем пешергән баллы торттан башланды дисәм дә ялгыш булмас. Үстергән чәчкәләрем турында язу, шәхси тормышымның кызыклы мизгелләре белән бүлешү – күңел салып башкарган шөгылем, – дип җавап бирде Гөлнур Әхмәтсафина.

Тумышы белән Югары Тәтешледән булган кыз, 1нче санлы мәктәпне тәмамлагач, Туймазы юридик колледжында белем ала. Хезмәт юлын район кулланучылар җәмгыятендә ревизор булып башлый ул. Аннан инде Русия авыл хуҗалыгы банкының райондагы өстәмә офисында эшли. 2009-2014 елларда Мәскәү шәһәренең икътисад һәм хокук институтының Уфа филиалында читтән торып югары белем ала.

– Үземне блогер итеп танытасым килми. Язылучыларым, бүгенге көнгә алар ике меңгә якын, мине карыйлар, яраталар, язалар икән – шул җитә. Мине кирәкле дип тапканнары өчен рәхмәт аларга. Белгән әйберне башкалар белән дә уртаклашырга кирәк. Иң мөһиме – кешеләргә хәзерге вакытта булган авырлыкларны бераз гына булса да җиңеләйтү, алар белән аралашу. Безгә бит хәзер аралашу җитми, бу авыру безне капка артына бикләде, – дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем.

Күп кенә блогерлар өчен социаль челтәрләр акча эшләү чарасы булып тора. Әммә Гөлнур өчен блог алып бару – бары тик күңел тәлабы. «Әгәр дә үземә максат куеп, зур аудиториялар җыярга теләсәм, мин аны булдыра алыр идем, бәлки. Ләкин минем андый теләгем юк әлегә», – ди Гөлнур Гакиф кызы.

Бакча эшләрен бик яратып башкара ул.

– Мин авыл баласы, монда калуыма һич кенә дә үкенмим. Хәзер бездә дә яшәү шартлары шәһәрдән ким түгел. Табигатькә бирелеп, аның белән бергә яшәү, аны ярату мөһим. Миңа туфрак кирәк. Чәчкәләр, үсемлекләр янында чын-чынлап ял итәм, көч алам. Үз кулларым белән тудырган матурлыкны башкалар белән бүлешү күңелгә рәхәтлек, канәгатьлек хисе өсти, – дип фикерләре белән бүлеште мөләем яшь ханым.

Тормыш иптәше Артур Рәшит улы белән 2011 гаилә корып, дүрт балага гомер бүләк итә алар. «Бер урамда туып үссәк тә, бер-беребезне белмәгәнбез. Яшьләр көне уңаеннан уздырылган дискотекада таныштык», – дип елмаеп  искә алды хуҗабикә яшьлек елларын. Өлкән уллары Искәндәр Гали Чокрый исемендәге Гимназиянең 7нче сыйныфын тәмамлаган. Күпләр аны ирекле көрәш буенча призлы урыннар яулаган районыбызның яшь көрәшчесе буларак белә. Уртанчы уллары Зиннур быел беренче тапкыр мәктәп ишеген ачып керәчәк. Әйтергә кирәк, аның мөмкинлекләре чикле бала булуын Гөлнур язылучыларыннан яшерми, киресенчә, аны дәвалау, тәрбияләү буенча үз тәҗрибәсе, фикерләре белән уртаклаша, башкалардан киңәшләр сорый. Игезәкләр Аслан һәм Салманга 3 яшь кенә әле. Шулай булуга карамастан, алар әниләре белән кухняда кайнашырга ярата, кулинария серләренә төшенә.

Блогер ханымның тормыш девизы – нинди генә чакта да төшенкелеккә бирелмәскә. Һәм моңа ирешә дә. Буш вакытларында бәйләм бәйләргә дә вакыт таба, тормыш иптәше вахтада чакта машина руле артына да утыра ул.

Менә шулай күңел кушуы буенча, тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып яши Гөлнур Әхмәтсафина. Моның сере дә гади: «Әгәр кеше тынгысыз, эзләнә икән, барыбер үзенә кирәклесен таба», – ди ул.

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас