Барлык яңалыклар
Яшәеш
5 ноябрь 2021, 20:06

Ноябрьдә ветераннар 50 мең сумлык яңа түләүләр алачак.

Президент указы нигезендә акчаны Россия, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Приднестровье территориясендә даими яшәүче ветераннар алачак.

Ноябрьдә ветераннар 50 мең сумлык яңа түләүләр алачак.
Ноябрьдә ветераннар 50 мең сумлык яңа түләүләр алачак.

«Ленинград оборонасы өчен» медале яки «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән ветераннар 50 мең сум алачак. Русия Хезмәт министрлыгы мәгълүматы буенча, бу акчаны 77 меңгә якын кеше алачак. Карарны Русия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Русия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков сүзләренчә, «Дорога жизни» ачылуның 80 еллыгына бәйле рәвештә Президент указы белән бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнгән. «Ул 50 мең сум тәшкил итәчәк. Акча ноябрьдә пенсияләре белән бергә түләнәчәк», — дип сөйләде министр. Хезмәт министрлыгында бер тапкыр бирелә торган түләү гражданнарны пенсия белән тәэмин итүне гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан башкарылачак, дип аныкладылар. Ике пенсия алучы гражданнар түләүләрне Русия Пенсия фонды линиясе буенча алачак. Президент указы нигезендә акчаны Русия, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Приднестровье территориясендә даими яшәүче ветераннар алачак. Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society

Автор:
Читайте нас: