Барлык яңалыклар
Яшәеш
17 октябрь 2022, 11:06

Юллар, юллар…

Графиктан 2 елга алда 3,45 км озынлыктагы Югары Тәтешле-Бәдрәш автомобиль юлын төзекләндерү эшләре башкарылды. Автомобиль юлларын карап тоту буенча 6,5 мең кв.м. чокыр һәм 14,3 мең кв.м юллар карта ысулы белән ремонтланды. 1800 квадрат метр мәйдан асфальтланды һәм төзекләндерелде.

Юллар, юллар…
Юллар, юллар…

Югары тизлек һәм яңа технологияләр, эчке сәнәгатьне үстерү – болар барысы да яхшы автотранспортны гына түгел, иң яхшы юлларны да таләп итә. Аларны салу һәм ремонтлау белән юл хуҗалыгы хезмәткәрләре шөгыльләнә. 16 октябрьдә алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Районыбызның юл челтәрен үстерүгә һәм аны төзекләндерүгә юл идарәсе хезмәткәрләре үзләренең зур өлешләрен кертәләр. Бәйрәм алдыннан без  Тәтешле юл ремонтлау-төзү төзелеш идарәсе җитәкчесе Илнур Кәрамов белән очрашып әңгәмәләштек.Менә нәрсәләр сөйләде ул:

– Кыш айларында явым-төшемнең күп булуына карамастан, юл ремонтлау төзү идарәсе эшчеләре хезмәт күрсәтелә торган юлларда транспорт чараларының куркынычсыз һәм өзлексез хәрәкәтен тәэмин итә алды.

9 айда коллектив автомобиль юлларын төзекләндерү һәм тәртиптә тоту буенча дәүләт заказын тулысынча үтәде, бу узган ел дәрәҗәсеннән 25% күбрәк. Алар арасыннан түбәндәгеләрне аерым билгеләп үтәргә кирәк: «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» федераль программасы буенча графиктан  бер елга алдарак 5 км. озынлыгында Борай-Иске Балтач-Куеда автомобиль юлын төзекләндерү эшләре башкарылды. Әлеге объект үзебезнең, тулысынча модернизацияләнгән асфальт-бетон заводында эшләп чыгарылган заманча асфальт-бетон катнашмасын кулланып эшләнде. Графиктан 2 елга алда 3,45 км озынлыктагы Югары Тәтешле-Бәдрәш автомобиль юлын төзекләндерү эшләре башкарылды. Автомобиль юлларын карап тоту буенча 6,5 мең кв.м. чокыр һәм 14,3 мең кв.м юллар карта ысулы белән ремонтланды. 1800 квадрат метр мәйдан асфальтланды һәм төзекләндерелде.

АБЗда тузаннан чистартуның заманча системасы урнаштырылды – бу асфальт-бетон заводын модернизацияләүнең соңгы этабы. Модернизация сыйфатны яхшыртырга, чыгарыла торган продукциянең җитештерүчәнлеген арттырырга, барлык заманча асфальт-бетон катнашмаларын чыгарырга мөмкинлек бирде.

Сезонда 21 мең тоннадан артык асфальт-бетон катнашмасы чыгарылды.

Бәйрәм материалында фамилияләрне атау, кемне дә булса аерып мактау гадәткә кергән. Тик менә быел вәзгыять шундый ки, җитәкче буларак, мин кемне дә булса аерып әйтә алмыйм. Барысы да бердәм эшләделәр, мин хәтта фидакарь дип әйтер идем. Нинди вазыйфа биләүенә, нинди эш башкарыуна карамастан, һәр хезмәткәрнең керткән өлешен бәяләп бетергесез. Әлбәттә, быел һава торышы да безгә бик ярдәм итте.

Юл эшләре юл ремонтлау-төзү идарәсе хезмәте белән генә чикләнми, районда башка оешмалар да эшли. Район хакимияте башлыгы урынбасары Әлфит Мостафин эшләрнең торышы турында киңрәк сөйләде:

– Чыннан да, районда Башкиравтодор бүлекчәсе генә эшләми. Юлларны төзекләндерү буенча нефтьчеләр тарафыннан зур эш башкарыла. Мәсәлән, Ирәкте - Йосып - Биҗ юллары. Бәдрәш участогыннан 6 нчы нефть промыселы базасына кадәр эшләр бара. Шулай ук Аук-Бүләк авылыннан  алда әйтелгән юлга алып чыгучы юл участогы ремонтлана. Бу зонада «Башнефть» якынча 7 км юлны тәртипкә китерәчәк. Әлбәттә, бу аларның эчке юллары, алар шул юллардан йөриләр, ләкин без дә йөрибез, һәм бу безнең өчен яхшы. Әйтеп үтәргә кирәк, бу юллар таш белән капланачакалар – комташ түшәлгәнгә караганда тотрыклырак булачак.

Җирле әһәмияттәге юлларны ремонтлауга шактый акча бүленгән. Бәдрәш-Беләш юлларын төзекләндерә башладылар, район үзәгенең Восточная, Родниковая, Солнечная, Коммуналь, Механизаторлар, Заря урамнарындагы юллар, Ведерников урамыннан тыкрыклар яхшыртыла. Башка торак пунктларда да юллар ремонтлана. Төрле подрядчылар эшли – сыйфатны контрольдә тотарга өлгер генә!

Мин бер проблемалы участок турында да әйтми китә алмыйм (сез барыбер сорар идегез) - бу Шулганнан Чургулды авылына илтүче юл. Ул бик начар хәлдә. Билгеле булуынча, безнең район аша тиз йөрешле М12 трассасы узачак. Бу юлны төзегәндә инерт материалларны ташуда катнашучы барлык авыр йөк машиналары да әлеге участоктан файдаланачак. Шуңа күрә без бу участокны ремонтлауны трассаның гомуми сметасына кертүне максат итеп куйдык. Әлеге участок буенча проект документлары экспертиза көтә һәм барысы да әйбәт үтсә, бу юл М12 төзелеше белән бергә ремонтланачак. Әлеге федераль юл төзелешенең «шау - шу астында» сметага Иске Сикияз-Ялгызнарат юлын да кертә алырбыз дигән өмет бар.

Юл ремонтлау-төзү идарәсе хезмәткәрләренә  көндез дә, төнлә дә, яңгыр һәм салкында, кыр шартларында эшләргә туры килә. Бу һөнәр ияләренә физик көч, ныклык, сәламәтлек һәм стресска каршы торучанлык кирәк. Махсус машиналарның күп булуына карамастан, юл төзүчеләрнең хезмәте физик яктан бик авыр һәм һәрвакыт хөрмәткә лаек.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: