Барлык яңалыклар
Яшәеш
6 март 2023, 11:35

Алга карап яшиләр

Хуҗалыкларда узган җыелышларда үткән елга нәтиҗәләр генә ясалмый, ә алдагысына старт та бирелә.

Алга карап яшиләр
Алга карап яшиләр

Күптән түгел «Агро-Танып» АПКсы узган җитештерү елына йомгак ясады. Аның барышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе зоотехнигы Айрат Рәхимов катнашты.

Районда «Агро-Танып» АПКсы уңышлы эшләүче, башка хуҗалыкларны үз артыннан әйдәүчеләрнең берсе.

Тәҗрибәле, таләпчән Сергей Ханов хуҗалыкны алдынгылар рәтенә чыгаруга күп көч куйган җитәкче. Язгы кыр эшләре нәтиҗәләре, сөт җитештерү һәм сату күрсәткечләре буенча буенча  таныплылар алдынгылар рәтендә бара.

 – 2022 ел безнең хуҗалык өчен тулаем алганда уңышлы булды. Җәйнең коры килүе ашлыкларны югалтуларсыз, коры килеш, үз көчебез белән җыеп алырга ярдәм итте. Мал азыгы да җитәрлек күләмдә хәзерләнде. Планлаштырылган күләмдә җирләр туңга сөрелде. Уртача уңыш гектарыннан 24,5 центнер тәшкил итте. Бер шартлы баш мал исәбенә 36 центнердан артык азык берәмлеге тупланды. Без агротехнологияләрне төгәл үтәргә тырышып, заманча авыл хуҗалыгы техникасы белән эш итәбез. Басучылык, малчылыкта мул уңыш алу өчен кулдан килгәннең барысын да үтибез. Шулай да хезмәт кешесе – беренче урында. АПКның төп байлыгы булган механизаторларыбыз Дмитрий Семенов, Геннадий Вәлинуров, Григорий Павинев, Заһит Хөсәенов, Генрих Шәйхетдинов, Валерий Бәдертдинов, Геннадий Бәйрәмшин, савучылар Клара Шевелева, Веселина Ибраева, Анюта Сәмигулова, Олеся Ялаева, терлекчеләр Герман Муллаяров, Илдус Байдиев, Антонио Моратшин, бозау караучылар Алина Гыйбатова, Туктафия Вәлинурова, Флүзә Бактиева һәм башкаларның тырыш хезмәт нәтиҗәләре ул хуҗалыкның югары күрсәткечләргә ирешүе, – диде Сергей Тимерҗан улы. – Язгы кыр эшләренә барлык ашлык чистарту һәм төягеч машиналарны әзерләп кую, орлык складында эшкәртү үткәрү зарур. Шулай ук орлыкларны һәм басуларны эшкәртү өчен биопрепаратлар, гербицидлар сатып алуны да тиз арада башкарып чыгарга кирәк, – дип алда торган бурычларга, АПКда булган җитешсезлекләргә дә тукталып үтте җитәкче.

Айрат Рәхимов үз чыгышында 2022 ел нәтиҗәләренә йомгак ясап, «Агро-Танып» АПКсының нәселле хуҗалык статусын алырга барлык шартлары да булуга басым ясады. Кадрлар барысын да хәл итә, дигән лозунг бүген дә актуальлеген югалтмый. Сергей Ханов хуҗалык  тотрыклылыгына зур өлеш керткән эшчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм алар акчалата премияләр белән бүләкләнде. Шулай ук хаклы ялга китүчеләр һәм юбилярларны да бу көнне алкышларга күмделәр.

Сүзен йомгаклап, Сергей Тимерҗан улы алга таба тотрыклы үсеш өчен барлык мөмкинлекләр дә булуын билгеләде. Моңа ирешүдә АПК идарәсенең бурычы – хуҗалыкның агымдагы торышын исәпкә алып, эшчәнлекне дөрес оештыру, чәчүлекләрнең уңышын, сөт саву һәм артым алуны арттыру, җитештерү бәясен киметү һәм хезмәт дәрәҗәсен күтәрү. Фәкать шунда гына АПКның алга таба икътисади тотрыклы эшчәнлеге һәм шуңа ярашлы хуҗалык хезмәткәрләре һәм авыл халкы тормышының алга китеше булачак. Бу мәсьәләләрне чишүдә дә таныплылар югалып калмас дип ышанабыз.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: