Барлык яңалыклар
Яшәеш
13 март 2023, 08:57

Бергә тартсаң – йөк җиңел

Хуҗалыкларда отчет-сайлау җыелышлары дәвам итә. Шушы көннәрдә Әмиров АПКсы да узган елга отчет тотты. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Илдар Булатов, район ветеринария станциясе җитәкчесе Нурия Ваһапова катнашты.

Бергә тартсаң – йөк җиңел
Бергә тартсаң – йөк җиңел

АПК рәисе Рамил Саяпов үзенең докладында хуҗалыкның узган елда ирешелгән уңышлары белән беррәттән җитешсезлекләргә дә тукталды:

 – Безнең төп байлыгыбыз – басу-кырларда, фермаларда хезмәт куйган эшчәннәребез. Алар тырышлыгы белән 2022 елда 138 млн 131мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Амбар авырлыгында 52301 центнер ашлык җыеп алынды, 14025 центнер сөт, 1794 центнер ит җитештерелде. Хуҗалык терлеген, шәхси хуҗалык малларын тәэмин итәрлек азык тупланды. Язгы һәм җәйге кыр эшләрен башкарып чыгу, техника алу өчен бирелгән дотацияләр һәм субсидияләрнең гомүм күләме 4 млн 585 мең сум тәшкил итте. Ел әйләнәсенә ремонт эшләре башкарылды.

Канәгать булырлык урыннар да күп, шул ук вакытта проблемаларны да хәл итәргә кирәк. Мал азыгының сыйфатын яхшырту өстендә эшләү – төп мәсьәләләрнең берсе. Үткән җәйнең коры килүе азык сыйфатында начар чагылыш тапты. Урыннарда тиешенчә оештыру эшләрен башкарып җиткермәү дә эш нәтиҗәсенә кире йогынты ясый.

Язгы кыр эшләренә әзерлек барлык бригадаларда да тулы куәтенә бара. Басуларга 16 дым каплату агрегаты һәм 16 культиватор, 5әр чәчү һәм катоклау агрегатлары, 9 чылбырлы, 14 МТЗ-80-82 тракторлары, өч Т-150, бер К-700 тракторлары чыгачак.

Илдар Фәрит улы әмировлыларга нәсел эшен җайга салуда төпле киңәшләрен бирде, яуланган үрләр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, алга баруның яңа алымнарын һәм юлларын табуны максат итеп куюның кирәклеген ассызыклады.

Район ветеринария станциясе җитәкчесе Нурия Ваһапова исә җыйналучыларны ветеринария өлкәсендәге яңалыклар, эт һәм песиләрне вакцинацияләү, читтән мал сатып алу кагыйдәләре белән таныштырды.

Гадәттәгечә, алдынгыларны һәм хаклы ялга китүчеләрне бүләкләү – матур минутлар булды. Җыелышта актив катнашкан кебек, әмировлылар  эштә дә шулай бергә һәм бердәм булсыннар.

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: