Барлык яңалыклар
Яшәеш
24 апрель 2023, 12:15

Иңнәрендә – авылдашлар язмышы

Вакыйгаларга бай тагын бер ел үтеп китте. Һәр кеше өчен ул үзенчәлекле булып истә калды. Күрдем авыл Советы өчен ел нинди булган соң? Нәрсәләргә ирешелгән һәм алда нәрсәләр эшлисе бар? Авыл биләмәсе территориясен үстерү буенча нәрсәләр планлаштырылган?

Иңнәрендә – авылдашлар язмышы
Иңнәрендә – авылдашлар язмышы

Авыл биләмәсе башлыгы Лариса Нисапова белән әңгәмәбез шул турыда.

– Күрдем авыл Советы – районда иң зур биләмәләрнең берсе. Димәк, хәл ителергә һәм үтәлергә тиешле сораулар да күп. Соңгы вакытта төзекләндерү буенча нинди эшләр башкарылды, чишелешен көткән нинди проблемаларыгыз бар? Аларны хәл иткәндә халык ярдәмен тоясызмы?

– Сигез авылны берләштергән безнең авыл Советында барлыгы 1869 кеше яши. Шуларның мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны – 114, укучылар – 178, пенсионерлар – 504, бапрлыгы 647 шәхси хуҗалык исәпләнә. Авылларыбыз төзек, халкы матур яши. Чөнки алар эш белән тәэмин ителгән. Авыл Советы территориясендә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев исемендәге урта мәктәп, балалар бакчасы, врачлык амбулаториясе, дүрт фельдшер-акушер пункты, 4нче нефть һәм газ чыгару идарәсе, К.Маркс исемендәге АПК, Русия почтсы, «Саклык банкы» бүлекчәләре, мәдәният йорты бар, шәхси эшкуарлар кибетләре эшли.

Төрле программалар нигезендә авылларда төзекләндерү, ремонт эшләре алып барыла. «Шәһәр мохите» программасы кысаларында Күрдемдә урамнарны яктырту лампалары алыштырылды, балалар мәйданчыгы төзелде. Киләчәктә дә бу программага планнарыбыз бар.

«Бердәм Русия» партиясе, «Реаль эшләр» программасы буенча төрле елларда Юрмиязбаш һәм Сараштыбаш авыллары зират киртәләре яңартылды, чишмәләр төзекләндерелде, Гражданнар сугышы яугирләре обелискы яңартылды.

«Урындагы башлангычларны яклау» программасы ярдәме белән Күрдем урта мәктәбе тәрәзәләре яңартылды, балалар бакчасына ремонт эшләнде, янгын сүндерү машинасы, МПК – 4,0 мобиль пожар комплексы алынды, Ташкент авылында урам юлы ремонтланды. Алдагы проектта катнашып, чапкычлы МТЗ-82 тракторы алу нияте белән янабыз.

2022 елның декабрь аенда Күрдем авылында яңа балалар бакчасы ишеген ачты. 50 урынга исәпләнгән бу бинаның мәйданы 965 квадрат метр тәшкил итә. Балалар һәм тәрбиячеләр, шулай ук техник персонал өчен барлык уңайлыклар булдырылган: музыка, физкультура заллары, медицина блогы һәм башка заман таләпләренә туры килгән бүлмәләр бар. Төзелеш республика социаль максатлы программалар фонды буенча  финансланды. Бу зур бүләккә биләмә халкы зур рәхмәтле, чөнки авылларыбыз киләчәге нәкъ менә нәни балалардан башлана.

 – Авыл Советы буенча халыкны эчәр су белән тәэмин итү мәсьәләсенә кыскача тукталып үтсәгез иде.

 – Бу мәсьәлә иң катлаулыларның берсе, дияр идем. Бүгенге көнгә авыл Советы буенча Күрдем авылындагы урта мәктәп, балалар бакчасы һәм 20ләп шәхси йорт кына суүткәргечкә тоташтырылган. Калган шәхси хуҗалыклар үз коеларыннан, чишмәләрдән файдалана. Шулай да, боз урыныннан кузгалды, дип әйтергә була. «2023-2027 елларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» региональ программасына заявка бирелде. Шушы программа буенча авылларда яңа суүткәргеч суза алсак, бәлки әлеге проблема уңай чишелеш табар.

Чишмәләр торышын да күз уңыннан ычкындырмыйбыз. Һәр ел саен аларны төзекләндерү, тирә-якларын чистарту буенча өмәләр үткәрелә. Биләмә халкы мондый чараларда актив катнаша.

 – Юллар торышы нинди хәлдә?

 – Юллар төзеклеге һәрвакыт игътибар үзәгендә. Билгеле, бу чыгымлы эш, республика һәм район ярдәменнән башка булмый. «БРның Тәтешле районы җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын үстерү» муниципаль программасы нигезендә Күрдем авылының Мәктәп, Үзәк урамнары юллары яңартылды. Күрдем-Боргынбаш юлын ремонтлау «Башнефть» җәмгыяте ярдәме белән башкарылды. Шулай ук соңгы елларда авыл биләмәсе көче белән Ачы-Елга, I-Җиремҗибаш авыллары юллары ремонтланды, Ташкент авылы юлы яңартылды.

 – Нефть төбәге булган Күрдемдә нефтьчеләр белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

 – Алда әйтелгәнчә, безнең авыл биләмәсе территориясендә 4нче нефть һәм газ чыгару идарәлеге урынашкан. Авыл Советы эшчәнлегендә аларның ярдәмен һәрдаим тоябыз. Шул ук юлларны ремонтлау, техника белән ярдәм итү булсынмы – бервакытта да үтенечебезне кире какканнары юк.

 – Торак пунктларны газификацияләү буенча илебездә һәм республикабызда төрле программаларга старт бирелде. Сезнең авыл Советында бу тармакта нинди эшләр башкарыла?

 – Авыл Советы территориясендәге сигез авылның берсендә – Күрдемдә генә – газ үткән. Үткән елларда Күрдем авылының яңа Механизаторлар урамы зәңгәр ягулыкка тоташтырылды. Калган авыллар халкыннан да газ үткәрү буенча гариза һәм башка документлар җыелды, тиешле органнарга тапшырылды. Киләчәктә биләмәнең барлык авылларына да зәңгәр ягулык тоташтырылыр дип ышанабыз.

 – Белүебезчә, авыл Советы территориясендәге авылларның икесендә генә сәүдә нокталары эшли. Калган авыллар халкы сәүдә хезмәтеннән ничек файдалана? Ә бит бәләкәй авылларда яшәүчеләрнең күпчелеге пенсионерлар, олы яшьтәге әби-бабайлар. Сезнең тарафтан бу проблеманы чишәр өчен нинди дә булса чаралар күреләме?

 – Әйе, бүгенге көндә Сараштыбашта район кулланучылар җәмгыяте һәм Күрдемдә шәхси эшкуарлар кибетләре эшли. Калган авыллар халкы нигездә Күрдем кибетләре хезмәте белән файдалана. Авыл халкы мөрәҗәгатьләре булганда шәхси эшкуарлар ярдәмгә килә. Шулай ук район кулланучылар җәмгыяте дә автолавка белән авылларга килүне оештыра.

 –Авылда калырга теләүче яшьләр бармы?

 – Бөтенләй юк, димәс идем мин. Кече авылларда газ, су мәсьәләләре проблемалы булгач, өстенлекне Күрдемгә бирәләр. Анда Механизаторлар урамы калкып чыкты. 20ләп йортта инде тормыш гөрли, якын киләчәктә өч дистәгә якын гаилә яңа йортка күченү алдында тора. Шушы ук урамда 30дан артык күп балалы гаиләләргә участоклар бүлеп бирелде. Шулай булгач, авылыбыз алга табан атлый, дип курыкмый әйтә алабыз. Чит өлкәләрдә, Себер тарафларында яшәүче авылдашларыбыз да туган якка кайтып төпләнә.

 – Белүебезчә, агымдагы ел Башкортстанда Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы дип игълан ителде…

 – Авылларыбызда игелекле кешеләр бик күп. Алар «Атайсал» проектын да, кече Ватан өчен файдалы эшләр елын да хуплап каршы алды. Шәхси эшкуар Камил Ибәтуллин төзекләндерү эшләренә зур көч сала. Аның ярдәме белән чишмәләр яңартыла, юллар ремонтлана, Тегермән буасы сафка басты, бөек мәгърифәтче, дин әһеле Гарифулла Киековка һәйкәл ачылды. Шулай ук төзекләндерү эшләрендә, төрле мәдәни-спорт, бәйрәм чараларын үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән иганәчеләребез – шәхси эшкуарларыбызга – аерым рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә.

 – Эшегездә кемнең ярдәменә таянасыз?

 – Авыл хакимияте коллективына. Биредә белемле, эшлекле, кешелекле, үз вазыйфаларын яхшы үтәгән белгечләр эшли, алар биләмә халкы иминлеге өчен тырышып хезмәт итә. Шул ук вакытта, әйтүемчә, авыл хакимияте эше халык белән тыгыз хезмәттәшлеккә бәйле. Авыл биләмәсе Советы депутатлары, авыл старосталары ярдәм кулы суза. Шулай ук район хакимиятене тарафыннан да зур ярдәм күрсәтелә. Моның өчен авыл Советы халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәсем килә.

 – Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

 – Ачы-Елга һәм II-Җиремҗибаш авылларында халык инициативасы белән Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә обелиск төзү планлаштырыла. Әлеге вакыттаәзерлек эшләре алып барыла. Киләчәк буынга матур тарихи истәлек калдыру – безнең бурычыбыз, ди авыл халкы.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: биләмә хакимияте эше – бу, беренче чиратта, кешеләр турында хәстәрлек, анда территорияләрне төзекләндерү аерым игътибарга лаек. Биредә мин депутатлар, старосталар һәм авылның барлык халкының аңлап каравына исәп тотам. Һәр яшәү пунктының төзек һәм матур булуы турыдан-туры халыкның битараф булмавына һәм энтузиазмына бәйле. Бары тик бердәм тырышлык белән авылларыбызны матуррак, төзегрәк итә алабыз.

 – Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: