Күрдемдә яшәүче Рәмилә Яфесова да шушы ышанычлы тылның бер әгъзасы. Ул көн саен өмет белән телефонын кулына ала. Иң кадерле кешесе – махсус хәрби операциядәге улы Рамилдән шалтырату көтә ул.
Рәмилә Кашкакта яшәүче Рауза һәм Габделхай Габдуллиннар гаиләсендә дөньяга килә. Кашкак сигезьеллык, Шулган урта мәктәпләрендә белем ала. Аннан соң белем алуын Нефтекама шәһәренең 59нчы санлы һөнәрчелек училищесында дәвам итә. Анда ул пешекче һөнәренә ия була. Хезмәт юлын Рәмилә туган мәктәбе Кашкакта пешекче булып башлый.
1994 елда Күрдем егете Рафаэль Яфесов белән матур гаилә коралар. К.Маркс исемендәге колхозга пешекче булып урнаша уңган килен. Бер-бер артлы уллары Рәфил һәм Рамил туа. Үз көчләре белән заманча матур йорт төзеп чыга Яфесовлар. 2011 елдан башлап Рәмилә Габделхай кызы Күрдем балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып хезмәт куя.
Тыныч кына яшәп ятканда, илебез өчен тынгысыз көннәр башланды – махсус хәрби операция игълан ителде. Һәм аның кысаларында 2022 елның 28 сентябрендә районыбызның бертөркем асыл ир-егетләре махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнде. Алар арасында Яфесовларның кече улы Рамил дә бар. Ата-ананың күңеле яу кырындагы газиз баласы өчен өзгәләнә.
– Кеше барысына да өйрәнә. Мин дә сабыр итәм. Аллаһка шөкер, район хакимияте, авыл Советы биләмәсе хакимияте, авылдашлар һәрвакыт хәлебезне белеп, кирәк чакта ярдәм итеп торалар. Шулай ук якыннары яу кырында булган ханымнар, апалар белән дә элемтәдә торабыз, бер-беребезнең хәлләрен белеп, дәртләндереп торырга тырышабыз. Бүген хәрбиләрнең якыннары аларның исән-сау кайтуын көтә. Еламаска тырышам. Догалар укыйм һәм барлык яугирләрнең исәнлеген телим. Болар барысы да һичшиксез тормышка ашачак дип ышанам, – ди Рәмилә Габделхай кызы. –Улыбыз каты яраланып кайткан иде. Тиешле дәвалану алгач, яңадан яуга китте. «Алгы сызыкка керәбез, мине югалтмагыз», – диде. Көн саен хәбәр көтәбез. Аның тавышын ишеткәч, яшиселәр килеп китә, үземдә ниндидер көч барлыкка килә. Бу авыр хәлләр тизрәк тәмамланып, илебез иминлеге хакына батырлык өлгеләре күрсәтүче якташ егетләребез тизрәк туган якларына әйләнеп кайтсын иде, Ходаем! Шул теләк белән йоклап китәбез, шул ук уйлар белән таңны аттырабыз. Ил күләмендә барган хәлләр тизрәк тәмамланып, улыбыз кайтып керсә, миннән дә бәхетле кеше булмас иде…
Өлкән уллары Рәфил гаиләсе белән Югары Тәтешледә яши. Эльвина Илфат кызы белән ике ул тәрбиялиләр. Оныклары – иң зур юанычы Рәмилә Яфесованың.
Матур-матур гөлләр үстерергә яратучы ханымның күңеле дә матур. Авылдашлары, хезмәттәшләре аны ярдәмчел, аралашучан, изгелекле булганы өчен хөрмәт итә. Туганнары, дуслары өчен ул яхшы киңәшче дә, тугры дус та.
Тәтешле районы егетләренең һәркайсы бүген тынычлык өчен батырларча көрәшә. Һәркем сугышка акча яки дан өчен түгел, аяусыз дошманны юк итү өчен китте... Һәрбер якташыбыз өенә җиңү белән кайтсын иде. Ә өйдә аларны әниләре, тормыш иптәшләре һәм якыннары каршы алыр.