Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды. Шуңа карамастан, тармак хезмәтчәннәре сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Хуҗалык маллары җәйге лагерьлардан кайтарылып, ремонтланган, яңартылган сарайларга урнаштырылды. Алар кышкы ашату режимына күчерелде. Район буенча һәр шартлы баш малга 32,9 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Бу планга карата 106 процент тәшкил итә. Барлыгы 7510 тонна печән, 43мең тонна сенаж, 84 мең тонна силос тупланган.
Һава шартларының начар булуына карамастан, район хуҗалыклары ашлык җыюны вакытында, югалтуларсыз җыеп алуга иреште. Бөртекле һәм кузаклы сабан культураларының тулаем җыемы 34169 тонна. Бункер авырлыгында уртача уңдырышлылык гектарыннан 18,1 центнер тәшкил итте. «Крупская», «Татагроинвест» җәмгыятьләрендә, «Агро-Танып» АПКсында бу күрсәткечләр тагы да югарырак. Крупскаялылар гектарыннан 27,2 центнер, Татагроинвест җәмгыяте 25,3 центнер, ә Агро-Таныплылар исә 23,6 центнер ашлык җыеп алды.
Уңыш җыю белән беррәттән җирләрне туңга сөрү эше дә алып барылды. Әлеге вакытка район буенча 13100 гектар басулар эшкәртелгән. Бу планга карата 60 процент дигән сүз. «Крупская» һәм «Татагроинвест» җәмгыятьләрендә җирләрне туңга сөрү тулысынча тәмамланган.
2200 гектар җирләрдә көзге арыш чәчеп куелган. Киләсе ел уңышы өчен 5105 тонна орлык салып куелган. Бу планга карата 100 процент тәшкил итә.
Һәр хезмәт, һәр күрсәткеч артында үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте ята. Кызганычка каршы, хуҗалыкларда эшче кулларның җитмәве кыенлыклар тудыра. Аграр тармакта эшләүчеләрнең күбесе илле яшьтән өлкәннәр. Кышкы салкында, эссе челләдә, кар-яңгыр астында шушы тармакта эшләүчеләр елына 365 көн һәркөн хезмәттә. Безнең район өчен авыл хуҗалыгы – мәшгульлекнең һәм керем чыганагының төп өлкәсе генә түгел, ул яшәү рәвеше дә.