Барлык яңалыклар
Яшәеш
24 март 2025, 09:45

Мөмкинлекләр бар әле

Хуҗалыкларда отчет җыелышлары дәвам итә. Анда үткән елда башкарылган эшләргә йомгак ясала, резервлар барлана һәм киләчәккә бурычлар билгеләнә. Шушы көннәрдә Әмиров АПКсы да узган елга нәтиҗәләр ясады. Җыелышта район хакимияте башлыгы урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Вадим Гореликов катнашты.

Мөмкинлекләр бар әле
Мөмкинлекләр бар әле

Вакытлыча хуҗалык җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Азат Ханов узган елда эшләнгән эшләргә йомгак ясады. Ирешелгәннәрне генә түгел, борчыган мәсьәләләрне дә телгә алды. Булган проблемаларны хәл итү юлларын билгеләде.

– Узган 2024 елда Әмиров АПКсы барлыгы 111 миллион 180 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерде. Шул исәптән басучылыкта 31 млн 3 мең сумлык, малчылыкта 80 млн 178 мен сумлык.

Амбар авырлыгында 21 мең 701 центнер ашлык җыеп алынды. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 5907 центнерга күбрәк. Хуҗалык хезмәтчәннәре 12 мең 018 центнер сөт, 657 центнер ит җитештерде, 457 центнер артым алды. 458 баш бозау алынды.

Көтүне тулыландыру максатында, 2024 елда 59 баш нәселле мал – 49 баш тана һәм 10 баш үгез сатып алынды. Бүгенге көндә шуларның 43 баш танасы бозаулаган, алар савыла. Кызганычка каршы, сыйфатсыз сенаж ашату нәтиҗәсендә, аларның берничәсен ит комбинатына озатырга туры килде. Район ветеринария станциясе, авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә малларга профилактик чаралар билгеләнде, кирәкле препаратлар алынды. Ветеринария хезмәткәрләре, терлекчеләр һәм ферма эшчәннәре тырышлыгы белән малларны саклап кала алдык. Бүгенге көндә 35 центнер сөт сатыла

Сөт – ул безнең төп керем чыганагы. Сөт җитештерүнең күләмен арттыру, аны сыйфатлы итеп сату, үз кыйммәтен киметү – 2025 елда малчылык тармагы хезмәтчәннәре алдында торган бурычлар менә шундый. Моңа ирешү юлын үзебезнең белгечләребез белә һәм бу алар өчен ирешә алмаслык киртә түгел. Иң мөһиме, төшенкелеккә бирелмичә, һаман алга карап, эш итәргә кирәк.

Язгы һәм җәйге кыр эшләрен башкару, техника сатып алу өчен дотация һәм субсидияләр бүленде. 6 миллион 442 мең сумлык техника – бер чапкыч, МТЗ-82, МТЗ-921 тракторлары, азык тараткыч һәм башка техника сатып алынды. Фермаларда зур булмаса да ремонт эшләре башкарылды. Аксәет фермасында азык таратырга техника кертү өчен проходлар үзгәртелде, ишекләр яңартылды. Силос ямына керү-чыгу юлына вакташ түшәлде. Йосып авылындагы амбар түбәсе калай белән капланды, стеналары ныгытылды, – диде Азат Мөхтәсим улы чыгышында.

Әмиров АПКсы механизаторлары язгы кыр эшләренә әзерлекне тулы куәтенә алып бара. Бригадаларда техника ремонтлау эшләре башкарыла, запас частьләр сатып алына. 700 гектар җирләр көздән туңга сөреп куелган. Бик күп җирләрне эшкәртеп чәчәсе бар әмировлыларның. Эшне тиешенчә башкарып, технологияне төгәл үтәгәндә, нинди генә культура чәчмә, хуҗалыкка яхшы керем алырга мөмкин.

Вадим Гореликов үз чыгышында яуланган үрләр белән генә чикләнмичә, алга баруның барлык мөмкинлекләрен һәм алымнарын куллануны максат итеп куюның кирәклеген ассызыклады.

Җыелыш азагында хуҗалык хезмәтчәннәре бертавыштан Азат Мөхтәсим улын АПК рәисе итеп сайладылар. Иң яхшы хезмәткәрләргә акчалата премияләр, хаклы ялга китүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Һәр тармактагы эшчәнлек хезмәткәрләр көченә һәм төзек, куәтле техникага бәйле. Хуҗалыкта бүген күңел салып эшләүче механизаторлар да, терлекчеләр дә җитәрлек. Киләчәктә эшне тагын да нәтиҗәлерәк башкару өчен һәр тармакта продукция җитештерү күләмен арттыру, яңа ысуллар табу бурычы куелды.

Автор: Сирена Рахимьянова
Читайте нас